«Россия – Ислам дөньясы: КазанФорум» 17нче мәртәбә үткәрелә һәм елдан-ел аның популярлыгы арта бара. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советы Секретаре, оператив штаб әгъзасы, форумда катнашучыларны аккредитацияләү буенча эш төркеме җитәкчесе Лилия Маврина журналистлар белән аралашканда белдерде. Аның әйтүенчә, быел федераль статуска ия чарада 13 меңнән артык кунак катнаша.