Логотип
Дин

Әнием догасы

Бу юл – һәркемнең үзенеке. Монда берәү дә икенчесен кабатламый. Кемдер аңа тормышының түгәрәклегенә, бөтенлегенә рәхмәт йөзеннән баса, икенчеләр – язмыш күтәрә алмастай булып тоелган сынауларын җибәргәч, өченчеләр...

«Мин намазга ничек бастым» дигән яңа сәхифәгә хатларыгызны сез дә юллый аласыз. Бәлки, нәкъ менә сез язган юллар кемнеңдер күңеленә кагылыр, һәм ул беренче тапкыр кыйблага карап: «Илаһи ният кылдым...» – дип кабатлар...

55 яше тулгач әни пенсиягә чыкты һәм шунда ук мәдрәсәгә укырга керде. Күп вакыт та узмады, әнием танымаслык булып үзгәрде: көдрә чәчләре гади яулык астында калды, матур костюмнары шкафта гына эленеп тора башлады, ә биек үкчәле туфлиләрен дусларына таратты. Минем белән сөйләшү-аралашулар да 180 градуска борылды: нәрсә турында гына сөйләшсәк тә, аның ахыры һәрвакыт: «Кызым, намазга бас!» – дию белән тәмамлана иде.

Мин аннан ераклаша башладым: янына да бик еш кермим, шалтыратулар да сирәгәйде. Күпмедер вакыт узгач, сүзгә үк килдек (Аллаһы Тәгәлә мине гафу итсен). «Үзең теләгәнеңне эшлә, әмма миңа тимә, бу темага берни дә әйтмә», – дип чыгып киттем.

Йә Раббым! Менә хәзер әниемнең ул чакта минем өчен ничек кайгыруларын аңлыйм. Газиз баламны ут газабыннан саклыйм, дип, күз яшьләре белән елавын, йөрәгенең интегеп әрнүен...

Әкренләп тату тыныч тормыш кире кайтты. Әни еш кына Коръән ашлары уздыра башлады. Берсендә абыстай белән исламга килгән бер рус хатыны да булды табында. Ул ислам диненең хатын-кызга нинди рәхәтлек, жиңеллек бирүен сөйләде. Шунда исламның икенче якларын күрдем, һәм алар мина ошады.

Еллар уза, тормыш бара... 2008 ел җитте. Миңа 46 яшь тулды.

Бер дустым бүләк итеп СD диск бирде. Ул вакытта мине «личность, личностный рост, психология отношений» дигән темалар кызыксындыра иде – шул өлкәдә эшләгән чагым.

Ул көнне бик яхшы хәтерлим. Иртүк торып, аш пешереп, идәнемне юып, өемне җыештырып чыгардым да, ял итим дип паласка сузылып яттым. Ачык тәрәзәдән саф һава керә, ятам, тик нәрсәдер җитми. Музыка, әлбәттә, музыка! Тордым, эзләнә башладым: Клайдерман оркестры язмалары һәм дустым бүләк иткән теге диск килеп чыкты. Аны биргән дус хатыным: «Тыңладыңмы?» – дип, әллә ничә тапкыр сорады инде. «Вакыт барында тынлап карыйм әле», дип, шул дискны куйдым. 3 сәгатьлек булып чыкты ул! Ниндидер тренер Градецкий (бәлки, Городецкий – тәгаен хәтерләмим) сөйли. Башта исәнләште, кереш сүз әйтте, аннары сорау бирде: «Күз алдыңа китер: син бу дөньяда яшисең һәм син – япа-ялгыз! Синең турында беркем дә белми, ярдәм итүче дә юк, беркемгә кирәкмисең һәм син берәүгә дә эндәшә дә алмыйсың – сине күрмиләр... Үзеңне ничек хис итәр идең?»

Ул әйткәнчә барысын да күз алдыма китердем һәм дөньям шунда ук соры-кара төскә керде, туңа башладым, битем буйлап күз яшем агып төште...

Тренер сөйләвен дәвам итте: «Ә хәзер кабат күз алдыңа китер – син ялгыз түгел! Бу дөньяда синең турында белә һәм һәрвакыт сиңа ярдәм итә ала торган ниндидер бер көч бар... Инде үзеңне ничек хис итәсең?» Үзем дә сизмәстән елмаеп куйдым, тәнемә ниндидер бер җылы рәхәтлек таралды. Шул секундта ук сикереп торып утырдым һәм үзалдыма: «Бу көч – Аллаһ! Бу көч – Аллаһ!» – дип кабатладым. (Ә тренер, әлбәттә, бөтенләй башка нәрсәләр турында сөйли иде. Аның әйтүе буенча, бу көч – аларның тренинг системалары. Әлеге тренингны узмаса, кеше тормышта югалып кала, башкаларны да чакырып китермәсә, тормышы уңышсыз булуы мөмкин, диде ул. Әмма монысы инде аның бөтенләй башка тарих – безгә кагылмый.)

Менә шулай итеп, Аллаһы Тәгалә: «Мин бар!» – дип хәбәр бирде, мең шөкер Аңа... Намаз укырга Рәшидә абыстай Исхакый китабыннан өйрәндем. Елый-елый, үкенә-үкенә: «Син, Аллаһым, миңа бу дөньяда нәрсә генә бирмәдең, ә мин Сиңа рәхмәт дә әйтмәдем... Гөнаһларыма түздең, ничек мине гафу итәрсең?!» – дия-дия.

Әниемә алдан «намазга өйрәнәм» димәдем. Бер көнне өйлә намазы алдыннан янына кердем дә чәй куйдым, Әни тәһарәт алып, өйлә намазының дүрт сөннәтен укыганда, мин дә тәһарәт алып аның яныңа килеп бастым. Фарызны бергә укыдык... Аннары ул намазымның хаталарын дөресләде.

Әнинең ничек шатлануын язмасам да аңлашыладыр.

– Синең өчен көне-төне дога кылдым... «Йә Раббым! Кызымны намазга бастыр, аңа иманлы тормыш насыйп ит», дип сорадым, – диде ул.

Белемем буенча мин – икътисадчы, хәзер лаеклы ялда. Мөхәммәдиядә укыйм. 17 ел элек Казаннан авылга күчтек, тәрәзәләр офыкка карый: көн саен кояш чыкканын күреп яшибез. Оныкларымны динле итеп үстерергә бөтен көчемне куям: минем догамны да Аллаһы Тәгалә кабул итеп, рәхмәтенә ирешергә насыйп итсен.

Ләйлә СӘГЫЙТОВА.

Биектау районы.
 

Теги: дин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар