Логотип
Салатлар

Чөгендердән кыстыбый

Журнал укучы уңган ханымнарның чөгендердән төрле салатлар әзерләгәне, хуш исле тәмле борщ пешергәне булгандыр, әмма менә чөгендердән кыстыбый да әзерләүләрен, мөгаен, ишеткәннәре дә юктыр.

Тәмле дә, файдалы да, иң мөһиме – артык катлаулы да булмаган әлеге ризыкны әзерләү серләрен
«Татар» рестораны су-шефы Эльвина ИСЛАМОВА безнең белән бик теләп бүлешә. Азнакайда туып-үскән Эльвина белән укучыларыбызны журналның алдагы санында таныштырган идек инде. Бәлки, күпләрегез кабак белән үрдәк итеннән ул өйрәткән көзге салатны да ясап карагандыр. Аш-су остасы тәкъдим иткән бу рецепт та сезгә ошар дип ышанабыз. Һәр хуҗабикәнең рецептлар китабына теркәлергә лаеклы ризык ул. Әйдәгез, Эльвинага ияреп, нәкъ ресторандагыча итеп әзерлик әле шушы үзенчәлекне кыстыбыйны.

Кирәк 
2 уртача зурлыктагы чөгендер / 1 аш кашыгы үсемлек мае / ярты чәй кашыгы шикәр комы / бер чеметем тоз / тимьян;
эчлек өчен:
50 г эремчекле сыр / 10 г сөт өсте (22%) / 15 г караҗимеш / 5 г баллы чили соусы;
соус өчен:
100 г үсемлек мае / 50 г әфлисун суы / 5 г тирияки соусы / 5 г соя соусы / 5 г лимон суы / 10 г сыек бал;
бизәр өчен 50 г кабак төше

Эш барышы 


Төшсез караҗимешне яхшылап юып, бераз суда тотып йомшартабыз. Суын саркытып, вак шакмаклап турыйбыз.


Тирән касәгә эремчекле сыр, сөт өсте, туралган караҗимеш һәм баллы чили соусын салып, яхшылап катнаштырабыз.


Блендер савытына соус өчен кирәкле барлык ингредиентларны салып, берничә минут дәвамында күпертәбез.


Чөгендерне юып, урталай бүләбез. Кисеменә тоз һәм шикәр комы, тимьян, үсемлек мае сибеп, фольгага төргән килеш 160 градуслы мичтә ике сәгать пешерәбез.


Пешкән чөгендерне 2 мл калынлыкта тәгәрмәчләп турыйбыз. Һәр тәгәрмәчнең бер читенә 17 г эчлек салып, икенче чите белән каплыйбыз.

Чистартылган кабак төшен пычак яки блендер белән ваклап турыйбыз. Кыстыбыйларны эчлек ягыннан вакланган кабак төшенә манып алабыз.


Матур тәлинкәгә һәр кешегә дүртәр кыстыбый исәбеннән куеп, өстән үзебез әзерләгән соусны сибәбез.

Кыстыбыйларны вак үлән белән бизәп, табынга чыгарабыз. Ул менә дигән кабымлык!
Ашларыгыз тәмле булсын!
 

Теги: иртәнге аш аш-су

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар