Дөрес туклану
Кишер маффиннары
Кишер – хуҗабикәләрнең иң күп кулланган яшелчәсе, дисәк тә ялгышмабыз. Без аны ашларга да кушабыз, салатларга да... Икенче ашларны да ансыз гына пешермибез. Кишердән хәтта десертларга кадәр әзерлибез. Менә бүген дә журнал укучыларыбызга кишердән тәмле һәм бик файдалы маффиннар пешереп карарга тәкъдим итәбез. Дөрес тукланучыларның да күңеленә хуш килер ул.
Күбесенчә судан һәм углеводлардан торса да, кишердә кыйммәтле витаминнар, минераллар һәм туклыклы матдәләр дә җитәрлек. Беренчедән, ул бета-каротинга һәм клетчаткага бай. Анда К һәм С витамины күп. Кишер – чи килеш тә кулланып була торган аз калорияле тамыразык. 100 г кишердә якынча 3 г клетчатка бар, шуңа да ул бик туклыклы. Баллы кишер ашаганнан соң сәламәтлек өчен файдасы булмаган кондитер ризыклары кулланасы килү теләге басыла. Моннан тыш, сусыл һәм кетердәп торган кишер чипсы, тозлы чикләвек, хәтта җиләк-җимеш кебек тәм-томнарны алыштыра ала.
- Кишер эчәклекнең сәламәтлеген яхшырта. Андагы азык җепселләре (целлюлоза, гемицеллюлоза, лигнин) ашкайнату эшчәнлегенә уңай йогынты ясый.
- Күзләр сагында тора. Кишердәге бета-каротин организмда А витаминына әверелә, ә ул күзләр өчен бик тә мөһим.
- Йөрәк-кан тамырлары системасын ныгыта. Әлеге тамыразык составында кан басымын көйләүдә катнашучы калий һәм артерияләрне атеросклероздан сакларга булышучы К витамины бар.
- Тән тиресенең һәм организмның яшьлеген озынайта, чөнки ул бета-каротин, альфа-каротин, лютеин кебек антиоксидантларга бай. Алар, үз чиратында, ирекле радикаллар белән көрәшә.
- Сөякләрне ныгытырга ярдәм итә. Анда сөякләр өчен бик мөһим булган ике матдә: кальций һәм К витамины күп. Менә шундый файдалы яшелчәдән әзерләнгән маффиннар иртәнге аш өчен яки аш арасында капкалап алыр өчен иң идеаль вариант.
Кирәк
- 2 стакан солы лачавы (180 г)
- 1 чәй кашыгы камыр көпшәкләндергеч
- 1,5 стакан (350 мл) үсемлек сөте
- 2 йомырка (аны 50 мл суда бүрттереп төелгән 2 аш кашыгы җитен орлыгына алыштыра аласыз)
- 1–2 уылган кишер
- 50 г төелгән пекан чикләвеге (тагын бераз чиклә-век эчлек өчен кирәк булачак)
- 1 чәй кашыгы дарчин яки 1 ваниль таякчыгы
- 1–2 чәй кашыгы өрәңге ширбәте («кленовый сироп»). Ансыз гына да пешерергә мөмкин.
Эш барышы
- Барлык ингредиентларны да зур савытта бергә катнаштырабыз.
- Әзер камырны майланган кекс табасына яки кечкенә кекс формаларына салып чыгабыз.
- Өстенә төелгән пекан чикләвеге сибәбез.
- Маффиннарны 180 градуска кадәр җылытылган мичтә 20 минут пешерәбез. Әзерлеген агач таякчык тыгып белергә була.
Камилә ДИМӨХӘММӘТОВА
Фото ясалма фәһем ярдәмендә ясалды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк