Яшәү дәверендә һәркемнең тәненә төрле тимгелләр, таплар, миңнәр, сипкелләр чыга. Тәндәге бу таплар күп очракта сәламәтлеккә куркыныч тудырмый, ләкин матурлык җәһәтеннән еш кына борчып тора.
Ул таплар нилектән килеп чыга һәм аларны ничек бетерергә?
Табиб-онколог, табиб-дерматолог, Профессиональ компетенцияләр үзәге мөдире Ләйсән ГАЛИӘСКАРОВА белән сүзебез шул хакта.
Әгәр карасак, һәр кешенең үз тән төсе. Кемнеңдер – аксыл, кемнеңдер кара-кучкыл, кемдер саргылт тәнле. Тәннең төсе өчен меланин пигменты җаваплы, һәм пигментация – табигый процесс. Безнең тире әллә ничә катламнан тора. Меланин тиренең базаль күзәнәкле катламында ясала. Ләкин кайчагында ул күбрәк яки азрак ясала башларга мөмкин. Менә шул чагында тәнгә тимгелләр, таплар, сипкелләр чыга да.
Ул берничә төрле була.
Беренчесе – тимгел тән төсеннән караңгырак.
Икенчесе – тимгел тән төсеннән яктырак. Алатәнлелек (витилиго) шушы төргә карый. Алатәнлелек тә яши-яши барлыкка килә. Ләкин аның да барлыкка килү сәбәпләре әлегә тулысынча өйрәнелмәгән.
Пигмент таплар балаларда да очрый. Күбесенчә аларга сипкелләр чыга. Бу куркыныч түгел. Ләкин шулай да баланы табибка күрсәтергә киңәш итәм.
Тәнгә кызыл миңнәр дә чыга. Алар – гемангиомалар. Болар пигментация белән түгел, капиллярлар белән бәйле, һәм алар сәламәтлеккә куркыныч тудырмый.
Тимгелләр тәннең теләсә кайсы өлешенә чыгарга мөмкин. Ләкин күбесенчә ул биттә, муенда, кулларда, беләкләрдә, җилкәләрдә була. Таплар чыгуның сәбәпләре күп.
Пигмент таплар бөтен кешегә дә чыкмый, ул тән тиресенең үзенчәлегенә бәйле.
Тимгелләрне бетереп булу-булмавы аның сәбәпләренә, тирәнлегенә бәйле. Кайчагында пилинг, лазер, фототерапия кулланырга туры килә.
Бу мөһим: тәндәге таплар, тимгелләр сәламәтлек өчен куркыныч тудырмаса да, елга бер тапкыр табиб-дерматологка күренеп торырга кирәк. Кайчагында без гади генә миң дип уйлаган тап та куркыныч чирнең башлангычы булырга мөмкин. Елга бер тапкыр дерматологка күренергә иренмәгез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк