Логотип
Белмәсәң бел

Кичке аш урынына... шампан шәрабы: СССР чорында балериналар нәрсә ашаган һәм ничек яшәгән?

Советлар Союзында илнең иң зур сәхнәләрендә чыгыш ясаган балериналар матурлык, нәфислек һәм зәвыклылык символы булып саналган. Аларны исемнәре белән белгәннәр, чыгышларына билетларны алдан ук сатып алганнар, алар турында легендалар сөйләгәннәр.

Советлар Союзында илнең иң зур сәхнәләрендә чыгыш ясаган балериналар матурлык, нәфислек һәм зәвыклылык символы булып саналган. Аларны исемнәре белән белгәннәр, чыгышларына билетларны алдан ук сатып алганнар, алар турында легендалар сөйләгәннәр. Күпләр балериналарның сәхнә артындагы тормышы да сәхнәдәге образлары кебек үк гүзәл һәм мавыктыргыч дип уйлаган.

Әмма балет дөньясына якын кешеләр генә бу кызларның танылган балерина булып җитешкәнче нинди сынаулар аша узуын һәм чынлыкта ничек яшәвен белгән.

Балет мәктәбенә кабул итү

Совет чорында, башка дәверләрдәге кебек үк, профессиональ балетка бик яшьли килгәннәр. Булачак биючеләрне сайлап алу һәм әзерләү системасы дөньяда иң катлаулыларның берсе булган. Барысы да хореография училищесының кабул итү комиссиясеннән башланган. Ата-аналар анда 8-9 яшьлек балаларын алып килгән: кечкенә кызларга берничә этаптан торган җитди сайлап алу сынауларын узарга туры килгән.

Иң беренче чиратта баланың табигый сәләтләренә игътибар иткәннәр. Кызлар өчен матур тышкы кыяфәт, зифа буй-сын, сыгылмалылык, сикерү сәләте һәм, әлбәттә, озын аяклар мөһим шартлар булып саналган. Болардан башка алга таба балет белән шөгыльләнүнең мәгънәсе булмаган.

Баланың сәламәтлегенә дә зур игътибар бирелгән. Училищега кергәндә һәм уку дәверендә аларның йөрәге, буыннары, күрү сәләте һәм балет белән шөгыльләнү өчен мөһим булган башка күрсәткечләрен даими тикшереп торганнар.

Сайлап алуны узган кызларны училище каршындагы интернатына урнаштырганнар. Алар тулысынча дәүләт тәэминатында яшәгән. Торак, туклану, балет костюмнары һәм пуантлар бушлай булуга карамастан, яшәү шартлары шактый кырыс булган. Хореография училищесында уку сигез ел дәвам иткән. Гомуми белем бирү фәннәреннән тыш, укучылар музыка белеме алган, балет һәм театр тарихын өйрәнгән. Боларның барысы да көн саен берничә сәгатькә сузылган, хәлдән тайдыргыч күнегүләр белән бергә алып барылган.

Шул ук вакытта укучыларны училищедан куылу куркынычы һәрвакыт сагалап торган. Физик күнегүләрне күтәрә алмасалар, артык авырлык җыйсалар яки балетка куелган катгый таләпләргә туры килмәгән үзгәрешләр күзәтелсә, уку белән хушлашырга туры килгән. Нәтиҗәдә, училищега кабул ителгән кызларның яртысы гына укуын тәмамлый алган.

Тормыш-көнкүреш, тәртип һәм көндәлек режим

Балет мәктәбен тәмамлау, әлбәттә, һәр балерина өчен шатлыклы вакыйга булган. Әмма бу тормыш җиңеләя дигән сүз түгел. Киресенчә, профессиональ биючеләргә карата таләпләр тагын да арткан. Аларның репертуары һәм киләчәк карьерасы да нәкъ менә шул таләпләрне ничек үтәүләренә бәйле булган.

Совет балеты илнең дөньяга күрсәтә торган «йөзек кашы» саналган. Шуңа күрә әйдәп баручы театрлар сәхнәсенә иң яхшылар гына эләккән.

Әлбәттә, танылган балериналар барлык кирәкле әйберләр белән тәэмин ителгән: аларга фатирлар биргәннәр, сыйфатлы азык-төлек, кытлык булган товарларны алу мөмкинлеге тудырганнар. Әмма бу аларның муллыкта һәм рәхәтлектә яшәвен аңлатмаган. Танылган балериналарның көнкүреше еллар дәвамында формалашкан дисциплинага буйсынган. Күпләр уйлаганча, аларның өйләре артык зиннәтле булмаган. Гадилек, тәртип, минимализм, тыныч төсләр һәм кирәкмәгән детальләрнең булмавы – аларның өй интерьерына хас үзенчәлекләр.

Шулай да күпләре борынгы әйберләрне яраткан, гастрольләрдән төрле истәлекле сувенирлар алып кайткан, өйләрендә күп китаплар саклаган. Ә һәр балеринаның кунак бүлмәсендә, гадәттә, рояль торган.

Чит илләргә еш сәфәр кылгач, аннан затлы киемнәр алып кайту мөмкинлеге булса да, совет балериналары, кагыйдә буларак, иң кирәкле һәм уңайлы әйберләр белән генә чикләнгән. Алар күзгә ташланып торган зиннәтле тормышка омтылмаган. Балачактан ук тәртипкә һәм дисциплинага күнеккәнгә, бу гадәтләрен өйдә дә саклаганнар.

Совет балериналарының тормышы һәрвакыт төгәл тәртипкә һәм катгый көндәлек режимга буйсынган. Алар кичке мәҗлесләргә, төрле чараларга йөрүне өнәмәгән. Билгеле бер график буенча яшәргә күнеккәннәр, иртә йокларга ятканнар. Иртән яхшы ял итеп, көч-куәт туплап уяну һәм яңа эш көненә әзер булу алар өчен бик мөһим саналган.

Совет балериналарының туклану фәлсәфәсе

Совет балериналары гел кырыс диеталарда утырган дигән фикер киң таралган. Әмма ул чорда хәл бөтенләй башкача булган: диеталар сәламәтлеккә зыян китерә, организмны көчсезләндерә дип санаганнар. Шуңа күрә төрле диеталар тыелган булган.

Шул ук вакытта еллар дәвамында формалашкан үзенчәлекле туклану фәлсәфәсе яшәгән. Аның төп принцибы гади булган: ризык организм өчен ягулык кебек каралган. Ягъни сәламәтлекне саклау, яхшы физик формада булу һәм бию вакытында җиңел хәрәкәт итү өчен кирәк кадәр генә ашарга кирәк дип исәпләгәннәр.

Педагоглар кызларга физик күнегүләргә кадәр тукланырга, ә аннан соң ашамаска киңәш иткән. Көн дәвамында аз-азлап, кечкенә порцияләр белән ашау хупланган. Йокларга ятар алдыннан исә ризык кабул итү катгый тыелган.

Балериналарга кич белән... бер бокал шампан шәрабы эчәргә киңәш иткәннәр. (Шампан шәрабы турындагы мәгълүматны тарихи факт буларак кына бирәбез. Аны бүгенге көндә расланган сәламәт туклану киңәше итеп кабул итәргә ярамый.) Ул ачлык хисен киметә, стрессны баса һәм йокы вакытында артык калорияләр җыелуга китерми дип саналган. Балериналарның зифа буй-сыннарын саклау серләренең берсе нәкъ менә шуны дип исәпләгәннәр.

Еллар дәвамында формалашкан бу гадәт яхшы нәтиҗә биргән: кызлар организмга кирәкле энергияне алган, физик формаларын саклаган һәм артык калорияләр җыймаган.
Балериналарның төп рационын майсыз ит, балык, эремчек һәм карабодай тәшкил иткән. Бу ризыкларны, гадәттә, бер-берсе белән кушмыйча һәм су эчмичә ашаганнар. Суны исә күп күләмдә, ләкин ашау араларында эчкәннәр. Көн дәвамында балеринага ике литрга кадәр чиста су эчәргә киңәш ителгән.

Углевод чыганагы булган җиләк-җимеш һәм яшелчәләрне рационга аз күләмдә генә керткәннәр. Икмәк, камыр ризыклары, макарон һәм татлы ризыклар катгый тыелган булган. Бердәнбер искәрмә – ачы шоколад. Балерина иртәнге чәйгә берничә кисәк шоколад ашарга үзенә рөхсәт итә алган.

Гадәттә, атнага бер тапкыр организмга ял бирү көннәре оештырганнар. Мондый көннәрдә иртәнге һәм төшке аш урынына майсыз кефир яки алма согы гына эчкәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар