– Бу безнең өчен иң кадерлесе, – ди «На Максимова» гуманитар ярдәм пункты җитәкчесе Алсу ФАЗУЛЛИНА, стенада эленеп торган рамкага куелган солдатларның рәхмәт хатына күрсәтеп. Ап-ак кәгазь эреле-ваклы ир-егетләр язуыннан чуарланып беткән. «Татарин», «Шум», «Дизель», «Малай», «Старый» һәм тагын бик күп фронттагы егетләрнең «кайгыртуыгыз өчен рәхмәт» дип язган кыска гына җөмләләре йөрәк түреннән үк чыкканы сизелеп тора. Туган яктан килгән маскировка ятьмәсе гомерне саклап кала, ә кайгыртучан куллар ясаган чәй яраланып беткән җанга бераз булса да сихәт бирә...