Кичә кухняда күрше апа белән чәй эчтек. Ул ни өчен коридор буйлап баруын тагын оныткан, маңгае өстенә күтәреп кигән күзлеген ярты сәгать эзләгән. Хәзер зарланып утыра: «Картлык шатлык түгел, баш мие тузган», – ди.
60 яшьлек бу апа һәр иртәне кроссворд чишә, шуңа да карамастан, суы төбендә генә калган чәйнеген көнгә өч тапкыр газга куеп, сүндерергә оныта.
Нейробиологлар, монда «картлык» гаепле түгел, конкрет, еллар буе кабатланган гадәтләр әлеге хәтерсезлеккә сәбәп, дип аңлата.
Баш мие ничә яшьтә дә сыгылмалы була ала, ләкин ул ялкау. Әгәр сез еллар буе автопилотта эшләргә юл куйсагыз, ул энергияне кирәксезгә экономияли башлый. Кайбер көнкүреш гадәтләре баштагы шул экономияне күрсәтә. Нейрон элемтәләрен көнкүреш тузаны каплаган булып чыга.
.jpeg)
Күпләр иртән будильник шалтырауга смартфонга үрелә. Яңалыклар тасмасы, мессенджерлар, һава торышы... Һәм шулай дәвам итә.
Нейробиологлар фикеренчә, сез көнегезне читләр контентын пассив кулланудан башлыйсыз. Баш мие әле уянып җитмәгән, аның префронталь кабыгы – ихтыяр һәм планлаштыру дирижеры – әле кабынмаган. Көнегез үз ритмына күчкәнче, сез инде идарә итүне тышкы ярсыткычларга тапшырасыз. Баш мие шундый сигнал ала: «Бүген эзләнеп интегәсе юк, кирәкле мәгълүмат үзе кулга килеп керә».
Тикшеренүләр күрсәткәнчә, кешенең 40% хәрәкәте көн дәвамында кабатланып тора, һәм алар өйрәнелгән гадәт буенча башкарыла.
Ачкыч пальто кесәсендә, күзлек суыткыч өстендә, квитанция кашыклар тартмасында... Таныш күренешме?
Интеллекты ярты куәткә генә эшли торган кеше хаоста визуаль хәтергә таяна. Бер система булдырып, шуны үтәгәнче, баш миенә кайчының тартмада ятуын истә калдыру җайлырак.
Система булдыру гиппокамп һәм префронталь кабыкның эшләвен таләп итә – ә бу энергия тотуга сәбәп булып тора. Куйган әйберне эзләү өчен көн саен биш минут вакыт югалту ансатрак бит. Ә чынлыкта бу 5 минут мәгънәсез ыгы-зыгыдан тора. «Әйбер–урын» логик чылбырын төзергә теләмәгән баш мие структуралау күнекмәсен югалта.
Тычканнарда үткәрелгән тикшеренүләр табигый йокы вакытында сыеклык алмашы, зарарлы матдәләрдән арыну нәтиҗәлерәк барганын күрсәткән. Шуңа күрә яхшы ял файдалы күнекмәләрне булдыру өчен бик мөһим.
.jpeg)
Дистә еллар буена гел бер үк төрле иртәнге аш. Дүшәмбедә – йомырка тәбәсе, пәнҗешәмбедә – макарон...
Тәм һәм ис сизү – баш мие өчен көчле стимуляторлар. Яңа ис-тәмнәр ми кабыгының бер зонасын эшләргә мәҗбүр итә, ул исә эмоцияләр һәм карарлар кабул итү өчен җаваплы. Кеше еллар буе бер үк төрле ризык ашаса, ул зона йоклый. Кибеткә маршрут белән дә шул ук хәл. Әгәр сез өй янындагы «Пятерочка»га гел бер генә юлдан йөрсәгез, сезнең ми яңа карталар төземи. Ул бары иске «язма»ларны гына кабат торгыза. Көнкүрештә яңалык булмау – когнитив резервның тараюына туп-туры юл. Аның үсеше өчен уку гына җитми, төрле эшләрне гел алыштырып тору, яңа маршрутлар уйлап табу, яңа тәмнәр өйрәнү файдалы.
Капка төбендә яки кич ашаганда сөйләшеп утырганда кеше – кабул итүче ролендә. Ул баш кага, хуплый, әмма үзе сораулар бирми, үз тормышыннан мисалларын китерми. Нейробиологиядә Хебб кагыйдәсе бар: «Бергәләп активлашкан нейроннар үзара бәйләнешкә керә». Тыңлап кына утырганда, ишетү кабыгы гына активлаша. Сораулар бирсәгез, бәхәсләшсәгез, Брок һәм Вернике зонасы, хәтер зонасы эшкә тартыла. Баш миегезне күзәнәкләр арасында ми күперчеге төзергә мәҗбүр итәсез. Бәхәсләшми, сораулар бирми, үз тормыш хәлләрен сөйләми торган кеше үзенең сөйләм һәм аналитик аппаратының яртысын сүндерә. Социаль активлык баш мие тренировкалары өчен теләсә нинди компьютер программаларыннан өстенрәк.
.jpeg)
Еллар буе кабызу һәм сүндерү өчен генә кулланылган телевизор пульты, улыгыз айга бер тапкыр гына кереп эшләткән робот-тузан суырткыч күз алдына килеп баса...
Теләсә нинди яңа алгоритмны үзләштерү – баш мие өчен стресс ул. Аңа иске нейрон элемтәсен җимереп, яңасын төзергә кирәк.
Түбән когнитив тонуслы кешеләр аңлы рәвештә бу микростресстан кача. Алар дистәләгән көнкүреш аклануы таба: «Миңа кирәк түгел», «Артык катлаулы», «Элеккесе ышанычлырак» ише сәбәпләр табыла.
Чынлыкта баш мие глюкозаны экономияли. Ләкин катлаулылыкны кечкенә генә җиңү дә – мультиварканың яңа рецепты яки электр-газ күрсәткечләрен яңача түләү – нейропластиклыкка булыша.
Артык күп майлар куллану һәм пассивлык акыл сәләте мөмкинлекләре кимүне тизләтә.
Төнге икеләргә кадәр сериаллар карау һәм: «Мин ябалак булсам да, барыбер иртә тора алам», – дип сөйләнү гадәте. Үзегезне таныдыгызмы?
Нейробиолог Кристиан Джарретт һәм башка белгечләр гел кабатлап тора – тирән йокы фазасында хәтер консолидациясе була. Баш мие махсус сыеклык белән үзен юа, ягъни метаболик чүпне юып төшерә. Кеше биш сәгать кенә йокласа, пычрак ми белән уяна. Бернинди кроссворд та бу очракта иртән булышмый, чөнки нейроннарга яңа элемтәләр булдырыр нәрсә юк – токсик һөҗүмнән соң кабат үз хәлеңә кайтырга кирәк әле.
Йокы туймау когнитив сыгылмалылыкны киметә, хәтердә калдыру процессын начарайта.
* * *
...Күршем тыңлап утырып, чәен эчеп бетергәч, беренче тапкыр сорау бирде. «Әгәр мин кибеткә башка юлдан барсам, акыллырак буламмы?» – ди. Җавабы да шунда инде. Интеллект кызыл дипломнар саны белән бәяләнми. Бу – таныш түгел урамга йә тыкрыкка борылып, юл уңаенда кибеткә керү, сине гаҗәпләнүгә этәрергә әзер булу.
Баш мие үзеннән-үзе генә тузмый – ул яшәү рәвеше тәэсирендә үзгәрә. Хроник стресс һәм начар йокы кебек факторларны бетерү баш мие резервын яңача формалаштырырга булыша. Галимнәр фикеренчә, баш миен үстерергә беркайчан да соң түгел.
Фотолар ясалма фәһем ярдәмендә ясалды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк