Логотип
Сәхнә һәм язмыш

Әнинең күзләре, әтинең сүзләре

Бу җыр иң кадерле кешеләребезгә – әниләргә, әтиләргә багышланган. Күз алдында һаман бер картина: туган йорттан, әти-әни яныннан ерак юлга чыгарга әзерләнәбез. Инде җыеласы – җыелган, юл догалары укылган... Күңел каядыр ашкына!.. Саубуллашабыз да хәзер... Тик менә әти белән әни генә моңсулар. Әнинең күзләре яшьләрен яшерә. Әтинең тавышы калтырап чыга... Безгә китәргә кирәген дә аңлыйлар, җибәрәселәре дә килми... Их, әнинең шул күзләре!.. Никадәр сагыну, ярату аларда! Их, әтинең шул сүзләре!.. Никадәр җылылык, кайгырту аларда!

«Мәңгелек мәхәббәт» җыры әнә шул хис-кичерешләр тәэсирендә туган. Шагыйрь Рафис Корбан белән композитор Рим Хәсәнов язган бу җыр Зөһрә Сәхабиеваның күңелләрне иркәли торган моңлы тавышы белән җаннарны актара… Җырның язылу тарихы да үзенчәлекле икән.

Шагыйрь Рафис Корбан менә ниләр сөйли.

Мәңгелек мәхәббәт

Рим Хәсәнов көе
Рафис Корбан шигыре

Кайларда йөрсәм дә,
Ни генә күрсәм дә,
Иңемә тау хәтле
Басса да авырлык,
Бар ике юлдашым
Җанга көч алырлык –
Әнинең күзләре,
Әтинең сүзләре.

Ул күзләр күңелнең
Сафлыгын күзәтә,
Юлыңда ялгышсаң,
Ул сүзләр төзәтә.
Күк булып төбәлгән
Әнинең күзләре,
Җил булып пышылдый
Әтинең сүзләре.

Хәерле юл теләп
Калдылар кул изәп.
Йөргәндә еракта
Юлларда ил гизеп,
Беркайчан онытмам
Җанымны җылыткан
Әнинең күзләрен,
Әтинең сүзләрен.

«Мәңгелек мәхәббәт». Октябрь ахырларында Рәшит Ваһапов фонды үткәргән «Шәрык базары» төрки эстрада фестивалендә Башкортстан җырчысы Идрис Газиев Рим Хәсәновның шушы җырын башкарды. Бу җырны башка җырчылар башкаруында да әледән-әле ишетергә туры килә. Күбесенчә, Башкортстан җырчылары башкаруында. Тик бу фестивальдә ул башка сүзләр белән җырланды. Рим Хәсәновның үзе язган сүзләргә.

Мәңгелек мәхәббәт
Әнинең күзләре,
Юлларга әйтелгән
Әтинең сүзләре.
Соң гына аңлыйбыз
Күңелнең аклыгын,
Күзләрнең сафлыгын,
Күзләрнең сафлыгын...

Безнең Татарстан радиосы фондында Зөһрә Сәхабиева башкаруында минем сүзләргә язылган язмасы саклана бу җырның. Сәнгать советы тарафыннан кабул ителгәне.

Рафаэль Ильясов, Рафис Корбан, тавыш режиссеры Әминә Шаһиәхмәтова
Радиокомитетның тавыш яздыру студиясендә – уңнан сулга: Рафаэль Ильясов, Рафис Корбан,
тавыш режиссеры Әминә Шаһиәхмәтова. 1984 ел.

Бу язманың барлыкка килү тарихы болай булды. Зөһрә Сәхабиева белән Хәйдәр Бигичевның аеруча популяр чаклары, яшь чаклары. Икесе дә опера театрында эшли­ләр. Хәйдәр – операда, Зөһрә театрның концерт бригадасында, әледән-әле икесе бергә төрле төбәкләргә концертлар белән дә йөреп торалар. Аеруча Башкорт­стан якларында күп булалар иде. Еш кына Башкортстан композиторлары, шагыйрьләре иҗат иткән җырларны өйрәнеп Казанга да алып кайталар. Сиксәненче еллар урталары иде бу. Шундый гастрольләренең берсеннән Зөһрә өр-яңа җыр өйрәнеп кайткан. «Мәңгелек мәхәббәт» исемле. Рим Хәсәновның да популярлыкның пигына күтәрелгән заманнары. Безнең Сара Садыйковабыз шикелле ул да Башкортстанда халык күңеленә тирән үтеп керә торган җырларны бер-бер артлы иҗат итеп кенә тора. Монысы да шундый популярлык яулаган җыр булып чыкты. Зөһрә җырны студиядә яздырды да, сәнгать советында тыңлауга куйдык. Мин ул чакта радиоко­митетның музыкаль тапшырулар редакциясендә әдәби редактор, студиядә языла торган бөтен җырларда да сүзләренең камиллеге өчен җаваплы кеше. Ә сәнгать советында бик таләпчән, җырның көен дә, текстын да, башкару осталыгын да бөтен яктан тикшереп кенә кабул итә торган югары зәвыклы белгечләр утыра. Сүзлә­рен Сибгат Хәким, Гөлшат Зәйна­шева, Фәннур Сафин, Роберт Миңнуллин кебек шагыйрьләр энә күзеннән үткәрә. Рим абзыебыз­ның сүзләрен дә тәнкыйтьләп ташладылар бит. Югыйсә көе шулкадәр үзәккә үтеп керә торган, әти-әниләрен сагынып яшәүче безнең ише авыл балаларын тетрәндерә торган җыр! Төшеп калса, әрәм була бит! Зөһрәнең генә түгел, музыкаль тапшырулар бүлеге редакторы Рафаэль абый Ильясов белән минем дә кәеф кырылды.

– Рафис, яңа сүзләр язып бир әле, әниләр турында җыр бит. Башкортстанда җырладым, бөтен кеше ис китеп, яратып тыңлады, – ди Зөһрә. – Көеннән бигрәк, сүзләре үзәккә үтеп керә.

– Шигырь буларак эшләнеп бетмәгән бит, – ди Гөлшат апа. Сәнгать советы әгъзасы бит: аның сүзендә дә хаклык бар.

Җырны саклап калыр өчен, минем шулай берничә композиторга яңа текстлар язып бир­гәнем булды. Бу юлы да шулай эшләргә туры килде. Рим абый әйтергә теләгән фикерне саклап, шул ук исем белән өр-яңа шигырь яздым. Зөһрә яңадан студиядә тасмага да яздырып алды яңа сүзләргә. Рим Хәсәновка телефоннан шалтыратып, язманы тыңлатып күр­сәттем. «Бездә инде бу җыр таралды. Сездә Зөһрә җырлаган варианты булсын алайса», – диде Рим абый.

Менә шулай итеп бер үк көйгә бер үк исемдәге ике җыр туды. Игезәкләр кебек. Икесен дә җырлый халык. Әйдә, җырласын. Җырның ертыгы юк, диләр бит.

Рафис КОРБАН, шагыйрь.

Фотода: Татарстанның халык артисты Зөһрә Сәхабиева.

Фотолар автор архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар