Логотип
Сәламәтлек

Грипптан саңгырау калу мөмкинме?

Укучыларыбызның сорауларына Республика балалар клиник хастаханәсе отоларингологы Ләйсән АЗИЗОВА җавап бирә.

Борыннан начар ис килә
 

Вирус инфекциясе йоктырып озак авырганнан соң баланың борыныннан авыр ис килеп калды. Бераз томау төшүе дә бар. Нәрсә була ала бу?

Кечкенә балалар вирус инфекциясе белән еш авырый. Вирус кичергән арада иммунитет кими, бактериаль инфекция кушыла. Борында эрен җыела. Шуның аркасында борыннан ис килү, борын томалануы борчый. 
Грипп белән авырганнан соң улыбыз начар ишетә башлады. Кечкенә чакта йоктырган вируслар колакка зыян сала, диләр. Хәтта бөтенләй ишетмәслек хәлгә дә китерергә мөмкин дип ишеттем. Ничек шул хәлгә җиткермәскә икән?
Әйе, чыннан да, вируслар нерв тамырларына начар тәэсир итәргә мөмкин. Грипп вирусын игътибарга алсак, ул нейротропик сәләткә ия. Ягъни нейроннарны (нерв күзәнәкләрен) «агулый», алар, вирус йоктырып, төп функцияләрен начар үти башлыйлар. Бу ишетү нервларына да кагыла. Шуңа күрә грипп белән авырган кешенең ишетү сәләте кимергә мөмкин. Әгәр дә балагызда шундый симптом барлыкка килсә, аны сурдологка күрсәтергә киңәш итәм.

Ангина өчен генетика гаеплеме?

Бәләкәй чакта бик еш ангина белән авырдым. Әлеге авыру генетик яктан балага күчәргә мөмкинме? Балага профилактик чаралар уздыру кирәкме?

Хроник тамак авырулары нәселдән килә дип уйлау бик үк дөрес түгел. Локаль анатомия, иммунитетның үзенчәлекләре әти-әнидән балага күчәргә мөмкин. Алар аркасында инде хроник процесс формалаша ала.
Профилактика чаралары, әлбәттә, кирәк, чөнки күп очракта дәвалауга караганда авыруны булдырмау кулайрак. Хроник тамак авырулары профилактикасы чаралары: сәламәт яшәү рәвеше алып бару, организмны чыныктыру, витаминнарга һәм микроэлементларга бай булган туклану, инфекцияне вакытында дәвалау.

Колакны ничек чистартырга?

Кызыбызга 1 яшь. Колак эчен чистартырга кирәклеген күрәм, ләкин куркам. Бәләкәй баланың колагын ничек чистартырга?

Әлбәттә, кечкенә балаларның да колак эчендә колак сагызы (сера) җыела. Ләкин аны мамык таякчыклар ярдәмендә казымаска киңәш ителә. Шулай ук колак эченә очлы предметлар кертү катгый тыела. Әгәр дә колак сагызы күп икән, баланың башын юганнан соң, кайнаган су белән юешләнгән мамык диск яки тампон кулланырга мөмкин. Алар ярдәмендә колак яфрагының эчен һәм колак артын сөртәләр. Кабатлап узыйк – колак эченә керергә ярамый!

Теги: бала сәламәтлеге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар