ВЛКСМ сафларында тәрбияләнгән миллионнарның бәйрәме бүген!
Коммунистик яшьләр союзының романтика, хыял, фидакарьлек, батырлык белән язылган биографиясен бүген дә горурлану катыш соклану белән искә төшерәбез. Данлы комсомол традицияләрен бүген дә сакларга тырышабыз. Патриотизм, батырлык, дуслык, энтузиазм, чын оештыру мәктәбе булган данлы оешмабыз әллә никадәр эшләргә илһамландырган, бөек башлангычларга юл ачкан!
Комсомоллар – Бөек Ватан сугышы геройлары, комсомоллар – чирәм җирләрне үзләштерүчеләр, комсомоллар – космонавтлар... Бөтенсоюз комсомол төзелешләре БАМ, КАМАЗлар, Бөтендөнья яшьләр һәм студентлар фестивальләре... Һәм, әлбәттә, җырларыбыз! «Комсомольцы-добровольцы», «Главное, ребята, сердцем не стареть!..», «Любовь, комсомол и весна», «Мой адрес – Советский Союз»лар...
Урамда – көз: сары яфраклар оча. Ә күңелдә – яз! Яшьлек бәйрәме! Безнең редакциягә дә комсомол туган көн сулышы килеп керде. Арабызда ВЛКСМ сафларында булган журналистлар да бар бит! Студентларның төзелеш отрядлары, өмәләр, гитара, походлар, лозунглар, иҗат, романтика, бетмәс энергия, ялкынлы комсомол җыелышлары, Ватанның патриотлары булып, ил чакырган зур эшләрдә катнашу хыялы…
Без бүген шулар турында сөйләштек.

«Сөембикә» журналының баш мөхәррире Лариса Маликова әнә Казан дәүләт университетының ВМК факультетында укыгаганда студентларның «Ассоль» төзелеш отряды белән Менделеевскига – завод, Чүпрәлегә – мәктәп, Хабаровск краеның Архара поселогына көнкүреш объектлары төзүдә катнаша.
Журналистика бүлеге студенты Гөлнур Сафиуллина ВЛКСМның Татарстан өлкә комитеты оештырган татар яшьләре көннәрендә кайный.
_page-0001.jpg)
Комсомол мәктәбеннән КПСС сафларына лаеклы алмаш булып килгән Фирдәвес Исмәгыйлева комсомол җырлары конкурсларында җырлап йөри, Әлмәт районы Елховой кызы Фәгыйлә Шакирова мәктәп комсомол комитетының актив члены була.
_page-0001.jpg)
Эльмира Закирова ВЛКСМның Татарстан өлкә комитеты органы булган «Ялкын» журналы редакциясендә комсомол, пионер тормышын яктыртып мәкаләләр яза.
Ә менә Гөлсирә Закарова ВЛКСМ сафларына кабул ителеп калырга гына өлгерә, данлыклы яшьләр оешмасы үзе дә, аның эшләре дә тарихка күчеп бара...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк