Логотип
Проза

Өмет йолдызы кабынса 2

Хикәя

Зөлфия СИРАИ-МУЛЛАЯНОВА
 

Ахыры. Башы: https://syuyumbike.ru/news/proza/omet-ioldyzy-kabynsa

Ишек тоткасын тотуга, өйдән елашкан тавышлар ишетелде. Галимәнең йөрәге жу итеп китте. Әллә яман кан чиреме, нәрсә булыр бу? Өйгә атлап керугә кайнанасы ачыргаланып елый башлады, кайната кеше дәшми генә ишегалдына чыгып китте. «Нәрсә булды, әнкәй? Гөлсем кайда?» Галимәнең бу сүзләре һавада эленеп калды. Кайнанасы бер сүз дә дәшмәде, тагын да катырак елый башлады. Шул арада иренең энесе кайтып керде. Җиңгәсенә игътибар да итмичә әнкәсен юатырга тотынды. «Җитәр сиңа, әнкәй, елама. Үлгән артыннан үлеп булмый бит!» –дип, бер-ике сүз әйтте дә өйдән чыгып та китте. Галимә өнсез калды. Ни дияргә дә белмәде. Авызы кипте. Елый да, сүз дә дәшә алмый торды. Кайната кергәч кенә хәлнең нәрсәдә икәнен әйттеләр. «Кызамык белән чирләде бала. Ут кебек янды. Бер тәүлек эчендә безне ташлап та китте. Бернишли дә алмадык. Авылда биш-алты бала үлде инде...» «Бу сүзләрне ишеткәнче дөньяда яшәмәвең хәерлерәк», – диде дә Галимә Көмешле күл ягына чыгып чапты. Аның соңгы өмете, бердәнбер куанычы иде бит Гөлсеме. Кызына караган саен хәләлен искә төшерә. Иренең вафаты турында хәбәр килгәч, баласын кочаклап ничә төннәр буе елады ул. Кызы әнисен юатып: «Әти йоклый, йоклый да кайта», – дияр иде. Ә хәзер аны кем юатыр? Көмешле күл буена барып җитәрлек хәлдә түгел иде инде Галимә. Күлгә бара торган сукмакта, йөзтүбән капланып, тынсыз-өнсез яткан хәлдә күргән авылдашлары аны арбага салып алып кайттылар. Өч көн, өч төн аңына килмичә ыңгырашып ятканнан соң: «Кайда минем балам, баламны бирегез! – дип ачыргаланып елый-елый: – Кабере кайда, күрсәтегез! Нигә чирләгәнен хәбәр итмәдегез?!» – дигән сүзләрен ишеткән кешеләр: «Аллага шөкер, аңына килә башлаган икән», – диештеләр.

Зиратка да барды Галимә. Керергә ярамый дисәләр дә керде. Бер рәттә тезелеп, кечкенә калкулык булып торган каберләрне күреп, үкси-үкси елады. Соңгы өмете, соңгы куанычы да юкка чыкты. Кызына дип алып кайткан күлмәк белән сандалины да кире алып китәргә булды. «Менә монысы җаны чыккандагы күлмәге», – дип, аның кулына изү турыннан икегә киселгән чуар күлмәк тоттырдылар...

Шул чуар күлмәкне кигән кыз еш кына Галимәнең төшләренә керә. Бала аккошка әйләнә, янә кызы кебек бөтерелә, чаба. Кая гына барса да, йөгереп өенә кайта торган булды Галимә. Тизрәк такта чемоданын ача. Аның төбенә салып куйган чуар күлмәкне карый. «Кайда икән синең җаның, газизем?» – дип үксеп-үксеп елый. Бер тапкыр да киелмәгән күлмәк белән сандалиларны тотып уйларга бирелеп утыра. Аларның һәммәсен юып, тагын урынына тыгып куя. Исле сабыннарны да алыштырып кына тора. Исән булса, кызым мәктәптә булыр иде. Исән булса, инде кияүгә чыккан булыр иде. Оныкларымны сөеп-яратып мәктәптән каршы алыр идем…

Гомере буе баласын сагынып яшәде Галимә. Кабат тормышка да чыкмады. Кияүгә чыгарга сораучылар да булды, булмады түгел. Ләкин ул башка кеше белән тормыш коруны хыянәт кебек кабул итә иде. Бөтен гомерен хөкүмәт эшенә багышлады. Картайган көнендә берьялгызы авылда ятмасын дип, бертуган апасын да шәһәргә алып килде. Шулай итеп, апалы-сеңелле ак әбиләр яшенә дә җиттеләр. Бер-берсенә юаныч,терәк булдылар. Апасы аны Коръән укырга да өйрәтте. Яннарына студент кызларны да керткәч, тормышлары да көйләнеп киткән кебек иде. Әмма Мәрфуга апасы белән юанып озак яшәргә насыйп булмаган, күрәсең. Өч көн урын өстендә ятып, үз аңында, үз акылында соңгы догасын әйтеп, бакыйлыкка күчте. Авыр чакларында күршеләре аны ташламады. Студент кызлар да аның өчен бер юаныч иде. Әле менә Черек күл буенда тагын бер кыз белән танышты. «Киләсе елга туры сезгә киләм, Галимә апа», – дип ышандырып китте. Бик итагатьле бала. Апасын җирләгән көннәрдә очраткан иде аны. Шул кыз өмет чаткылары уятты. «Булмас димә, Галимә апа, дөнья бу! Аллаһның кодрәтләре киң... «Жди меня» тапшыруына язам әле. Бәлки, кызың исәндер. Ул да сине эзли торгандыр», – дигән иде бит.

* * *

Бүген ул төшендә тагын нәни аккош күрде. Кошчык аның янында бөтерелде дә бөтерелде. Галимә аңа җим сипте. Кош куана-куана аны чүпләде...Төшне Бану әби янына кереп юратырга булды. «Бик әйбәт төш күргәнсең икән. Зур шатлыгың булачак. Хәерлесе булсын!» – диде аңа күршесе. Галимә ни уйларга да белмичә фатирына керде. «Оҗмах кошларын да күрә башладым, ахры. Минем нинди зур шатлыгым булыр икән? Бу бик сәер төш. Ни дисәң дә, Аллаһның хикмәтләре чиксез!» – дия-дия, Галимә намаздан соң Коръән укырга утырды.

* * *

Әхмәтшаны сугышка алмадылар. Бала вакытта бүрәнә төшеп имгәнгән аягы моңа сәбәпче булдымы, әллә авылда да эшче көчләр кирәк булганга калдырдылармы, белмәссең. Хәрби комиссариаттан кулына язу (бронь) тоттырып кайтардылар. Әтисе дә картаеп бара. Бригадир вазыйфасын башкаруны Әхмәтшага йөкләделәр. Ул өйдән таң белән чыгып китә дә караңгыда гына кайта. Эшне тиешенчә оештыру да җиңел түгел иде аңа. Бары да фронт өчен дип эшләнсә дә район үзәгеннән җибәрелгән уполномоченный (халык телендә – пулнаймуч), безнеңчә вәкил була инде, килгән саен эштән гаеп табып китә. «Төрмәдә черетәм!» – дип яный. Шул вакытларда Әхмәтша: «Сугышка алган булсалар яхшырак булыр иде», – дип куя. Сугыш беркемне дә аямый шул! Тамаклары туйганчы ашамаган апа-җиңгиләрне, малай-шалайны, картларны басу-кырларга, урман кисү эшләренә тарту авырайганнан-авырая бара. Җитмәсә, сугыш кырыннан да җүнле хәбәрләр килми. Абыйсын сугышның беренче көннәреннән үк фронтка җибәргәннәр иде. Новгород янында барган каты бәрелештә алган яраларыннан һәлак булды дигән кайгылы хәбәрне алгач, Әхмәтша тагын да кырысланды. Әти-әнисен юатырга да кеше юк ичмасам. Җиңгәсе дә шәһәрдән 3 яшьлек баласын авылга кайтарды. Сугыш башланганчы абыйсы белән җиңгәсе вертолёт заводында эшләделәр. Хәзер дә әнә заводта уникешәр сәгать эшләп, бала карарга да вакыты юктыр аның. Бала караучыларны табу да җиңел булмаганга күрә Галимә җиңгәсе кечкенә Гөлсемне авылда калдырып торуны хәерлерәк санады. Тиздән балалар бакчасы да булыр дип өметләнә иде ул.

* * *

Мәскәүдән, Ленинградтан зур завод-фабрикаларны Казанга күчерә башладылар. Ленинградның очкычлар ясый торган заводы да Казанның вертолёт заводына килеп кушылды. Эшчеләргә тагын да зур тырышлык куярга туры килде. Үзләре эшләгән җирдә кунарга да кала башладылар. Уникешәр сәгать станок артында басып торып, фатирларына кайтырга хәлләре дә калмый. Өч-дүрт сәгать ял иткәннән соң кабат станоклар артына басарга туры килә. Галимә дә бу авырлыкларга түзде, сынатмады. Иренең җиңү белән кайтуын өмет итте. Ләкин сугыш күп корбаннар сорый шул. Аның Гәрәен дә сугыш аямады. Новгород җирләрендә мәңгелеккә ятып калды. Бик авыр иде Галимәгә. Кайнана-кайнатасын да юатасы, кызын да тәрбиялисе, завод эшенә дә барасы... Адәм баласы чыдаса да чыдый икән! Кайгылы хәбәрләр көннән-көн ешрак килә башлады. Кемнәрдер хәбәрсез югалды, кайберәүләрнең газизләрен әсирлеккә алып киттеләр. Гөлсем – Галимәнең бердәнбер юанычы иде. Тизрәк сугыш кына бетсен! Ул аңа матур-матур күлмәкләр тегәр. Балалар бакчасына, аннан мәктәпкә бирер...

* * *

Бүген көн бик матур булырга охшап тора. Җәй уртасы бит! Җиләкчеләр чиләкләрен хуш исле җиләкләр белән тутырганнардыр да инде. Эх, шушындый көнне авылга кайтып урман аланнарында җиләген, мәтрүшкәсен җыйсаң иде!.. Шундый татлы уйлар Галимә әбине яшәтә, яшәртә дә. Менә бу көннәрдә аның янына читтә яшәп, ягъни читтән торып гыйлем алучы студенты киләчәк. Ул Галимә әбине үз әбисе кебек якын күрә. Аңа моңаерга һич кенә дә ирек бирми. Инде өченче ел Зәлидә Галимә әбинең зур бер шатлыгына, кыйммәтле табышына әйләнде. Аның белән уткәргән кичләрне сагына торган булды. Бу кыз аңа аеруча якын. Зәлидә белән алар Черек күл буенда, авыр кайгылы көннәрендә, бертуган апасының вафатыннан соң очрашканнар иде. Бүген Галимә әби балконыннан да кермичә һәрбер узып баручыны күзәтә... Күргән төше дә аны канатландырып җибәрде. Зәлидә, һичшиксез, бүген аңа шатлыклы хәбәр алып киләчәк! Аның йомшак тавышыннан, нурлар сибеп торган йөзеннән Галимә әби тагын, бер айга булса да, шифа алачак. Алдагы килүендә дә өмет чаткылары уятып киткән иде...

* * *

Әхмәтшаның сугышка бармыйча бронь белән авылда калуына өлкән яшьтәге әти-әниләре куанышса да, аның өчен бу зур сынау булды. Колхозны җитәкләү көннән-көн авырлашты. Һәммәсенә Әхмәтшаның ярдәме кирәк иде. Авылның мохтаҗларына ярдәм, эвакуацияләнеп килгән кешеләрне тукландыру, сугыш ятимнәрен балалар йортларына урнаштыру – барысы да аның җилкәсенә өелде. Шундый көннәрнең берсендә ул гомере буе үкенеп яшәрлек зур ялгышлык эшләде. Һәлак булган абыйсының кызы Гөлсемне балалар йортына урнаштырырга кирәк дигән карарга кул куйды. Бу турыда аңа Фәрхениса күп мәртәбәләр тукыган иде. Ә бу яшь бичәнең ничек тә булса Әхмәтша куенына керәсе килде. «Картлар да бик озак яшәмәс, онык анда артык кашык кына», – дигән сүзләрне Әхматша төнге очрашуларда еш ишетә башлады. Вакытлыча гына әбисендә калдырылган сабый Яшел алан балалар йортына озатылды. Фәрхенисаның теләгәне тормышка ашты. Әмма ләкин Әхмәтша аны барыбер тормыш иптәше итеп сайламады. Сугыш бетү белән Үзбәкстан якларына чыгып китте, һәм шул китүдән авылга әйләнеп кайтмады. Аның кайда яшәве, кем белән яшәве дә беркемгә мәгълүм булмады. Язмыш кочагына ташланган сабыйның күз яшьләреме, әллә җиңгәсенең йөрәк яраларымы, абыйсының рәнҗешеме төште – Әхмәтша суга баткан кебек эЗсез югалды. Фәрхениса да рәхәт күрмәде. Озак кына урын өстенә калып ятты, бәхиллек сораган кешенең исемен беркем дә аңламады.

* * *

Зәлидә бүген Галимә әбисен сөендерәчәк! Менә өч ел буе эзләгән кешене тапты ул. Бәлки, киресенчәдер. Эзләгән кеше үзе Зәлидәне тапты түгелме соң? Бу чыннан да шулай иде! Аңа «Жди меня!» тапшыруыннан шалтыраттылар, Зәлидә үз колакларына үзе ышанмый торды. Икенче шалтырату Галина Гавриловнадан иде. Гөлсем Гәрәевна белән алар телефоннан бик озаклап сөйләштеләр. Бер-берсен бик тиз аңладылар. Ә менә ничек Галимә әбине бу очрашуга әзерләргә соң? Ничек барын да аңа төшендерергә? Зәлидәнең үзенә дә дулкынланмаска кирәк. Күкрәк астында йөрткән сабые әз генә борчудан да тыпырчына. Шул вакытларда Зәлидә белгән барлык догаларын укып, теләкләрен тели башлый: «Язмыш кочагында» калмасаң иде! Пар канатлар кочагында, бәхеткә, шатлыкка төренеп яшәсәң иде! Йә Раббым Аллаһ! Ярдәмеңнән ташлама. Бәндәләреңне саклап, яклап йөрт! Әмиин!

Фото ясалма фәһем ярдәмендә ясалды

Теги: Хикәяләр

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар