Хикәя
Нурия бу юлы авылга кайту көнен олы бер вакыйга кебегрәк көтте. Төп нигезгә – ире Рафислар авылына, кайнана-кайната йортына кунакка кайталар бит! Үзенә күрә сәбәбе дә бар: Рафисның офицер энесе Рамил ерак Мурманскидан хатыны белән ялга кайта ди! Былтыр гына Казан кызына өйләнеп киткән энесе Римма-Рәмзиясенә авылны, әти-әнисен, туганнарын күрсәтмәкче икән. Төпчек уллары шул хакта хат та язып салган инде. «Әткәй, әнкәй! Сезгә сөенечле хәбәр язам. Тиздән кайтабыз. Декабрьдә туй үткәрдек тә ашык-пошык китеп тә бардык. Авылга да кайта алмадык. Абыйларны да күргән кебек тә булмадым. Урманнарга барасым, Ыкта йөзәсем, печән чабасым килә», – дип язган ди. Кайнанасы Фәүзия өченчекөн үк сөенче алып шалтыратты инде. Нурия трубканы алуга ук кайнанасының тавыш бормаларыннан, «Әлү! Ә-әлү, дим» дип сузып кабатлауларыннан ук гайре табигый бер хәл булганын чамалап алды. Шулай булмый ни! Исәнлек-саулык сорашырга да онытып, ул каушый-кабалана эчендәге шатлыгын тизрәк җиткерергә ашыкты лабаса!
– Улым! Карале, ишетәсеңме?!
– Әү, әнкәй! Улың түгел, мин әле бу...
– И кызым... Ни бит әле... Рафис кая соң? Үзе юкмыни? Рамилләр кайта бит! Шуны әйтим дидем... Атагыз әнә сезне дә кайтсыннар, ди...
Нурия бер мәлгә хыялында авылга ук очты. Күзлек киеп, гәзит актарып яткан кайнатасын, алъяпкычын сыпыра-сыпыра әле картына карап алган, әле телефоннан яңгыраячак сүзне ишетми калмагаем дип, яулык читен күтәреп трубканы колагына ук терәгән кайнанасын, идән паласында йомарланып яткан соры песине, бакчага караган тәрәзәдән күренгән суган түтәлләрен, мунча морҗасыннан күтәрелгән төтенне күргәндәй, мичтән чыкка таба исләрен тойгандай булды. Күңеле белән ул авылда иде инде.
– Әлү-ү? Нурия, дим! Ишетәсеңме?..
Кайнана сабырсызланып җавап көтте.
– Ишетә-ә-әм, әнкәй! Кайтабыз, кайтабыз! – дип кычкырды ул.
Их, күрәсе иде! Яшь килен ниндирәк икән? Туйда ак күлмәк, фатадан, чәчәкләргә күмелеп утырган Рәмзия һаман шундый чибәр, назлы, бераз һавалы-тәкәббер микән? Үзен шәһәр кызы санап, килендәше Нуриягә әле дә өстән генә карый микән? Юктыр. Шулай тоелган гынадыр. Беренче күрешкәндә үк ачылып китмәс инде! Нурия кем инде аңа? Туганы да, дус кызы да, хәтта күптәнге танышы да түгел бит. Оялгандыр, уңайсызлангандыр. Шуңа салкын тоелгандыр Нуриягә. Рамил: «Таныш булыгыз – Рәмзия», – дип туганнарын таныштырганда, ул сизелер-сизелмәс елмаеп: «Римма дип йөртсәгез дә була», – диде. Нурия шунда кыланчык дип уйлап куйган иде. «Син кайда укыйсың?» дип, Нуриягә дә өстән генә игътибар күрсәтеп маташты. И ачуы килгән иде шунда Нуриянең! «Ялгышасың, мин инде студент түгел. Университет тәмамлап, мәктәптә укыта апаң! Улыбыз Азатның әнисе дә әле мин!» – дип, үзенең зуррак икәнен дә сиздертәсе иткән иде. Рамил белән Рафис елмаеп куйдылар шунда. Ә Рафис: «Син студент кызлар кебек күренгәнсең инде килен балакайга», – дип көлде. Ә Рәмзия-Римма быел гына мәдәният институтын тәмамлаган икән. Театр, музейлар, сәнгать дөньясы кешесе, кыскасы.
– Нинди сөенечең бар? Кая кайтабыз?! Тавышың беренче катка кадәр ишетелә! Эштән кайтып килүче Рафис ишектән керә-керешкә хатынын сорауларга күмде.
– Кайтабыз! Сезгә! Әнкәй чакырды! Рамилләр көтә! – дип, Нурия тиз-тиз яңалыкны бер тынга әйтеп ташлады. – Иртәгә үк Мөслимгә очабыз!
Рафис әрле-бирле йөгереп юлга ашкынган хатынына гаҗәпләнеп тә, елмаеп та карап торды да, «кайтабыз булгач, кайтабыз инде», дип, нәрсәләр алырга, ничәдә кузгалырга кирәген барлый, хәстәрли башлады.
Ә Нуриянең үз туксаны туксан! Тиз генә базарга барып кайтырга, җимешләр, тәм-том, чәйләр алырга кирәк! Туган-тумачага, күршеләргә күчтәнәч әзерлисе! Узган кайтуында үкчәсенә басылган иске башмакларны күреп, әткәйгә йомшак башмаклар алам, дип уйлап куйган иде ул. Фәүзия апаның сары крепдешин күлмәген күздә тотып, әнкәйгә гәрәбә муенса алып кайтам дип тә күңеленә беркетеп куйды әле. Тагын... Уллары өч яшьлек Азатка әтисе Мәскәүдән алып кайткан өр-яңа күлмәк-чалбарлар кидерер. Үзе кунак каршылаганда зәңгәр чәчәкле ефәк күлмәген кисә, ничек булыр икән? Килешерме? Муенына ак энҗеләрдән тезелгән муенсаны такса? Биек үкчәле ак босоножкилар бу киемнәргә бик тә туры киләчәк! Булды, шулай киенәчәк. Ә юлга джинсы чалбардан гына чыгар. Тә-әк... Иң кыены, иң четреклесе – Рамилгә, аның хатынына нәрсә бүләк итәргә соң? Озак уйланды Нурия. Җәфаланып бетте. Ярар, Рамилгә футболка бирерләр. Хәрби киемнән соң җәйге футболкаларга җаны-тәне тансыклагандыр. Ул инде болай да үз кеше! Гаепләмәс. Ә менә Рәмзиягә нәрсә бүләк итәргә? Хушбуймы? Косметикамы? Брошка? Бәлки, шарф? О, юк! Ошатмас! Бик зәвыклы, нәзберек, әйбергә талымлы дигәннәр иде бугай бит. Беркөн Нурия кибеттә бик матур ефәк косынка күреп, кызыгып карап торган иде. Фирүзә төсендәге җирлеккә вак чәчәкләр төшкән. Күзгә артык ташланып, кычкырып та тормый, ниндидер затлылык та бар үзендә. Җитмәсә, Рәмзиянең зәңгәр күзләренә туры да килә кебек. Муенына җиңелчә генә салса, килешер кебек... Модный хатын-кызларның шулай йөргәнен дә күргәне бар. Тәвәккәлләде Нурия – ефәк косынка матур капта юл сумкасына кереп утырды.
...Аэропортның яшел яланы буйлап Мөслимгә очучы «кукурузник»ка атладылар. Түбәндә шакмак булып сызылган кырларны, түгәрәк көзге кебек ялтыраган күлләрне, тасма булып сузылган юлларны, шырпы кабы кебек кенә күренгән өйләрне күздән кичереп, бәләкәй Азатның ник-нигәләренә җавап биреп, сәгатькә якын очканнан соң, самолет ямь-яшел болынга килеп кунды. Күрше егете Камил әнә бишекле мотоциклда каршыларга килгән, елмаеп көтеп тора. Рамил абыйсы белән кочаклашып күреште, оялып кына Нурия апасына кулын сузды, Азатны күтәреп үк алды. Һәм алар авылга томырылып очтылар.
Капка төбенә әнә каршыларга да чыгып басканнар. Ак яулыклы әнкәй, дулкынланудан күзлеген бер киеп, бер салып маташкан әткәй... Бер читтәрәк Рамил белән Рәмзия басып тора. Елмаялар. Абыйлы-энеле кочаклашып күрештеләр. Рәмзия Нуриягә дустанә күз кысып: «Нурияшка, с приездом!» – дигән булды. «О! Азатик! Нинди зур үскән!» – дип баланың башыннан сыйпады. Әткәй белән әнкәй елмайган, сөенгән булалар, күзләрендәге яшьләрне яшереп, әле берсен, әле икенчесен кочаклыйлар, сөяләр...
– Әйдәгез, балалар, әйдә! Бәлеш суынмасын!
Өйгә кергәч, ерактан кайткан кунаклар, сюрпиз дип сөйләнә-сөйләнә, барысын да олы якның түренә тезеп бастырдылар.
– Сезгә әзерләгән бүләкләребез бар бит, тапшырыйк инде, – диде Рамил. – Килен бүләге дип кабул итәрсез.
– Мурманскидан алып кайттык! – дип серле елмайды Рәмзия.
– Әткәй, бу җылы свитер сиңа! – дип, Рамил әтисенә төргәк тоттырды.
– Әнкәй, сиңа ак шәл! Үзем сайладым! – дип, Рәмзия кайнанасына ак шәл япты.
– Абый, бу шакмаклы күлмәк сиңа! Ә бу костюм Азат энекәшкә!
Рамил белән Рәмзия бүләк тапшыруларыннан үзләре дә канәгать калып, бәхетле елмаялар иде. Менә хәзер Нурия исеме яңгырар, аңа бүләк тапшырырлар... Бер секунд, ике, өч... Нидер өмет итеп басып тору шундый озак тоелды! Нурия исемен телгә алучы булмады.
– Ә Нуриягә? – дип сорады әтиләре.
– И аптыратмасана, атасы! Балага бүләк бирү әнисе өчен иң зур бүләк инде ул! Әйдәгез, бәлешне суытмыйк инде... – дип, Фәүзия апа киеренкелекне йомшартырга теләде.
Ә Нурия күңелендә барыбер юшкын калды...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк