Кыш көне балконда нәрсәләрне сакларга ярамый? Әйдәгез, барлыйк шуларны.
Балкон – кечкенә фатир өчен бер запас бүлмә кебек ул. Шкафка сыймаган бөтен әйбер шунда чыга: кышка дип әзерләнгән салат банкалары, иске киемнәр, спорт инвентарьлары, төзелеш материаллары, төрле вак-төяк тутырылган тартмалар. Кыш көне балкон холодильник хезмәтен үти. Анда теләсә нәрсә саклап була дип уйлыйлар. Салкын бит, димәк, бозылмый, янәсе.
Язын балконга чыксагыз – варенье банкалары шартлап ярылган, буяулар катмарланып беткән, электроника кабынмый, яраткан кроссовкалар күгәрек белән капланган, балалар рәсемнәре тутырылган каплар юешләнеп боткага әйләнгән... Кыскасы, меңәр сумлык әйбер исраф булган. Салкын һәм дымлылык күп әйберләрне юкка чыгарганын белмәүдән бу.
Иске ноутбук, телевизор, төзелеш тузан суырткычлары, электр инструментлары – бөтенесен балконга чыгарырга ашыгабыз. Язын кире бүлмәгә керткәч, эшләмиләр: кабыналар да сүнәләр. Конденсат электрониканы тәмам эштән чыгара икән. Салкын әйбер җылыга кергәч дымлана бит. Балконда да шул күзәтелә: көндез кояш җылыта, температура күтәрелә, төнлә инде минуска әйләнә. Конденсат контактларда, корпус эчендә төпкә утыра. Дымлылык һәм электроника бергә сыеша алмый. Түбән температура шулай ук зыян сала. Ноутбук, батарейкалар, телефон, электр инструментлары түбән температурада сыйдырышлылыгын югалта.

Варенье, компот, тозлы кыяр, помидор банкаларын, пыяла шешәдәге сокларны балконга чыгару күпләргә хас хата ул. Салкын булгач, яхшырак сакланыр дип уйлыйлар. Бер айдан инде банкалар шартлаган, сулары аккан, җыелып калган су аякка ябыша башлаган. Су туңгач, 9 процентка киңәя. Банкадагы сыеклык аның күләме арта. Ә пыяла җәелми. Басым арта, банка чатнап шартлый. Консервыларны өйдә антресольләрдә, карават астында – теләсә кайда саклагыз, җылытылмаган балконга чыгармагыз. Балкон пыялаланган, җылытылган булса, плюс температура торганда, анда сакларга ярый. Салкын балконга чыгарасыгыз килсә, пластик контейнерлардан файдаланыгыз.
ноутбук, компьютер, мониторларны; телевизорларны; телефон, планшетларны; дрель, шөреп боргыч, пычкы ише электр иструментларын; тузан суырткыч, микроволновка, җылыткыч кебек көнкүреш техникасын; экранлы, аккумуляторлы теләсә нинди техниканы балконга чыгармагыз. Кулланмаган очракта да, өйдә торсыннар. Тартмаларга салып, әйберләр куя торган караңгы бүлмәгә, антресольгә, шкафка урнаштырыгыз.

Ремонттан соң калган буяу банкалары, клей, шпаклевка... Ташлыйсы килми бит, бәлки, кирәге чыгар, дисез инде. Шуңа балконга чыгарып куясыз. Кышын исә буяулар ката. Язын банканы ачсагыз – анда катмарланып беткән масса гына, аны болгатып та булмый. Стена, түшәм буяулары составында су бар. Каткач, алар кристаллаша, эмульсия таркала. Җылыда җебегән буяу барыбер үз хәленә кайтмый инде: суга һәм куе массага аерыла, каты төерләр барлыкка килә. Андый буяу куллануга яраксыз була, тигез төшми. Акрил, латекс буяулар да салкыннан зыян күрә. Полимерлар тарала, эластиклылык бетә. ПВА, обой, монтаж клейлары ката һәм ябыштыру үзлеген югалта, туңы кайткач, кирәксез массага әверелә. Шпаклевка, штукатурка өсте ачык чиләктә ката, төерләр барлыкка килә. Ә майлы буяулар, лаклар, эреткеч сыеклыклар салкынга чыдамрак, ләкин аларны да җылымса урында саклау хәерле. Гадәттә банкага «+5 тән +30 градуска кадәр температурада сакларга» дип язылган була.
Кышкы итек, ботинкаларны – җәен, җәйге кроссовкаларны кышын тартмаларга салып балконга чыгарабыз. Ярты елдан алып карасак – аяк киеме күгәрек белән капланган, күн өслеге чатнап ярылган, кроссовкадан муртайган ис килә, клее кубып чыккан. Пуховик, курткаларның мамыгы укмашып беткән. Куртка җылыны тотмый башлаган. Йон свитер, пледлардан да дым тарту аркасында әчкелтем саз исе килә, җитмәсә, көя күбәләге ияләшкән. Тун, дубленка кебек мех киемнәрне балконда саклау катастрофага тиң. Аларны температура +5–+10 градус булган, дымлылык 40–60% тәшкил иткән, вентиляцияле караңгы урында сакларга киңәш итәләр. Ә балконда андый шартлар юк. Шулай ук күн, замш аяк киемнәрен, натураль мамыклы пуховикларны, мехтан, йоннан булган киемнәрне, картон каплардагы киемнәрне балконда сакламаска кирәк. Резина итекләрне, иске кроссовкаларны балконда саклап була әле, ләкин пластик контейнерларга урнаштырырга онытмагыз.
Тартмадагы документлар, фотоальбомнар, китаплар, балаларыгыз ясаган рәсемнәр, дипломнар – барысы да бик мөһим, ләкин алар көн саен кирәкми. Шуңа күрә балконга чыгарып торалар. Бер елдан тартманы ачсагыз – кәгазьләр саргайган, фотолар бер-берсенә ябышкан, күгәрек белән капланган, документтагы язулар укылмый... Дымлылык һәм температура сикереше – кәгазьнең дошманы ул. Конденсат тартмаларга утыра, кәгазь дымны сеңдерә, бүртә, формасын югалта. Күгәргән, бурсыган ис килә. Фотолар дымнан үзара ябышкан, сурәт тоныкланган. Диск һәм флешкадагы цифралы фотографияләр дә температура үзгәрүдән һәм дымлылыктан бозыла. Китаплар кабарып чыга, битләре таплана, укырга яраксыз хәлгә килә. Катыргы тартмалар балконда саклау өчен түгел, алар дымны губка урынына үзенә сеңдерә.
Исегездә тотыгыз:
паспорт, таныклык, диплом, хезмәт кенәгәсе кебек документларны; фотографияләрне; китап-журналларны, альбомнарны; балалар рәсемнәрен, кәгазьдән ясалган кул эшләрен балконда сакларга ярамый! Документларны һәм мөһим кәгазьләрне өйдә папкаларда, шкафта яки сейфта тоталар. Фотолар альбомда саклана. Китаплар укылмаса – аларны китапханәгә бирегез, Авитода сатыгыз, хәйрия кибетләренә илтеп тапшырыгыз.
Кышын балконда калдырып була торган әйберләр дә бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк