Җырчы сүзләренә караганда, мондый авыр сынауны кичерү җиңел булмаган
Татарстан һәм Башкортстанның халык артисты Айдар Галимов үзе өчен авыр булган чор турында сөйләде. Ул истәлекләре белән юбилей концерт программасы алдыннан социаль челтәрләрдә уртаклашты. Җырчы сүзләренчә, җиде ел дәвамында аңа радио һәм телевидениедә чыгыш ясарга рөхсәт итмәгәннәр, кайбер концерт мәйданчыклары да аның өчен ябылган.
«Үз концертларыма чыгып китәргә җөрьәт иттем, ә моны эшләргә ярамаган икән! Ул вакытта безнең республикада (Башкортстан – ред.иск.) шундый хәлләр булды. Минем гамәлләремне бераз үзгәртеп, башкача күрсәттеләр. Янәсе, мин ниндидер мөһим бер мизгелдә Себергә үз концертларыма киткәнмен, ә китәргә ярамаган булган. Нәтиҗәдә, мине начар кеше итеп күрсәттеләр.
Бу хәл озак вакытка телевидениегә дә, радио эфирына да юлны япты, кайбер концерт залларында чыгыш ясау мөмкинлегеннән дә мәхрүм итте. Башта мин хәлнең никадәр җитди икәнен аңлап бетермәдем, соңрак миңа барысын да аңлаттылар. Хәзер мондый хәлне тынычрак кабул итәр идем, ә ул вакытта бу минем өчен зур тетрәнү булды.
Боларның барысы җиде ел дәвам итте. Иҗат кешесе өчен бу – бик озак вакыт. Анда барырга ярамый, монда чыгыш ясарга рөхсәт итмиләр», – дип искә ала Айдар Галимов.
Җырчы сүзләренә караганда, мондый авыр сынауны кичерү җиңел булмаган. Шулай да ул үзенең иҗат төркемен саклап кала алган, җырларыннан аерылмаган. Нәкъ менә шул аңа тормышындагы катлаулы җиде елны җиңеп чыгарга ярдәм иткән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк