Логотип
Белмәсәң бел

Бүлмә гөлләре белән фатирның ямен ничек бозмаска?

Бүлмә гөлләре интерьерны яңартырга, өйдәге мохитне яхшыртырга ярдәм итә. Әмма чәчәкләрнең өйне бизәвен, ә киресенчә, тәртипсезлек хисе тудырмавын теләсәк, кайбер хаталардан сакланырга кирәк.

Элек хуҗабикәләр чүлмәкләргә бүлмә гөлләре утыртып, аларны фатирның төрле почмакларына урнаштырган. Иң мөһиме – гөлләргә кояш нурлары җитәрлек булсын һәм вакытында су сибү дип уйлаганнар. Бүген исә гөлләр интерьерның тулы хокуклы бер өлешенә әйләнде. Шуңа күрә аларны сайлауга һәм өйдә урнаштыруга аеруча игътибарлы булырга кирәк.

Кайчак гөлләрне уйламыйча төрле урыннарга кую яки аларны утырту өчен күзгә бәрелеп торган чуар чүлмәкләр куллану хәтта иң зәвыклы интерьерда да тәртипсезлек хисе тудырырга мөмкин. Бүлмә гөлләрен өй җиһазлары һәм бизәлеше белән гармониягә китерү өчен берничә кагыйдәне истә тоту мөһим.

1. Гөл чүлмәкләрен шкаф өстенә куймагыз

Гөлләр өчен махсус киштә яки стеллаж булдырыгыз.

Тәрәзә төпләрендә урын беткәч, гөл чүлмәкләре фатирның бер почмагыннан икенчесенә күченә башлый. Ахыр чиктә алар еш кына шкаф өстенә үк менеп кунаклый. Гөлләрне түшәм белән шкаф арасындагы урынга кую гадәте кайдан килеп чыккандыр – билгесез, әмма бу бик уңышлы карар түгел.

Беренчедән, анда үсемлекләргә кояш нуры җитмәскә мөмкин. Икенчедән, аларга су сибү уңайсыз булачак. Өченчедән, бигрәк тә түшәмнәре тәбәнәк булган фатирларда, интерьер артык шыплап тутырылгандай күренәчәк. Өстәвенә, шкаф өстендәге гөлләрнең матурлыгын да күреп бетереп булмый. Алайса аларны анда куюның мәгънәсе нидә соң?

Гөлләр өчен махсус киштә, стеллаж яки матур чәчәк өстәле булдыру күпкә отышлырак.

2. Кухнядагы гөлләр гигиенага комачауларга мөмкин

Кухняда декоратив чәчәкләр урынына тәмләткеч үләннәр үстерегез.

Кухняны даими җыештырып торсагыз да, анда туфрак тутырылган чүлмәкләр тоту гигиенага бәйле кайбер кыенлыклар тудырырга мөмкин. Азык-төлек һәм яңа әзерләнгән ризыкларның гөл туфрагы белән янәшә торуы һәрвакытта да уңайлы түгел.

Чүлмәктә дым артык күп булса, вак чебеннәр барлыкка килергә мөмкин. Өстәвенә, авыру үсемлекләрне вакытында ачыкламасаң, төрле микроорганизмнар таралу куркынычы да бар. Өйдә йорт хайваннары булса, алар чүлмәкне аударып, туфракны идәнгә чәчәргә мөмкин. Үзегезгә өстәмә эш – кухняны җыештырырга туры киләчәк.

Кухняны бизәү өчен розмарин, бөтнек, базилик, укроп кебек тәмләткеч үләннәр үстерү уңайлырак. Алар башта тәрәзә төбен бизәп торса, соңрак яраткан ризыкларыгызны әзерләгәндә дә файдалы булачак.

Интерьерда махсус эшкәртелгән мүк паннолары, вазага куелган тере чәчәкләр һәм төрле суккулентлар да матур күренә. Чәчәкләрне сайласагыз, аларны карап торырга һәм суын вакытында алыштырырга онытмагыз.

3. Артык чуар гөл чүлмәкләре сайламагыз

Гади һәм зәвыклы чүлмәкләр теләсә кайсы интерьерга туры килә.

Интерьерга туры килә торган матур гөл сайлау гына җитми. Аның нинди чүлмәктә үсүе дә мөһим. Кайчак артык купшы, күзгә бәрелеп торган яки чуар бизәкле чүлмәкләр бүлмәне бизәү урынына, гомуми күренешне бозарга мөмкин. Шуңа күрә гади, тыныч төстәге һәм артык бизәкләре булмаган чүлмәкләргә өстенлек бирегез. Алар үсемлекнең матурлыгын ассызыклый, игътибарны үзләренә артык җәлеп итми.

Ак, беж, соры, коңгырт кебек нейтраль төсләр күпчелек интерьерга туры килә. Моннан тыш, гадилек һәм минимализм һәрвакыт зәвыклы күренә.

4. Гөлләрне урнаштырганда пропорцияләрне
исәпкә алыгыз

Үрмә гөлләрне түшәмгә якын урнаштырырга мөмкин.

Гөл чүлмәкләрен шкаф өстенә куюның уңышлы булмавы турында инде сөйләдек. Әмма биек һәм нечкә үсемлекне кечкенә өстәлгә кую яки озын үрмә гөлне идәндәге тар шкаф янына урнаштыру да сәер күренергә мөмкин.

Гөл өчен урын сайлаганда аның зурлыгын, формасын һәм бүлмәнең гомуми пропорцияләрен исәпкә алыгыз. Иң мөһиме – үсемлекләр һәм җиһазлар бербөтен, гармонияле композиция тәшкил итсен.

• Кыска гөлләрне өстәлгә, тумбага, комодка яки стена киштәләренә урнаштырыгыз.

• Биек үсемлекләрне идәнгә, кресло, карават яки диван янына куегыз.

• Үрмә гөлләрне асылмалы чүлмәкләргә утыртып, түшәмгә якын урнаштырырга мөмкин.

Тагын менә нәрсәгә игътибар итегез. Үрмә гөлләр интерьерга табигыйлек һәм үзенчәлек өсти. Алар түбән түшәмле бүлмәләрне дә күзгә биегрәк итеп күрсәтергә ярдәм итә ала. Моның өчен гөлнең үсентеләрен аска салындырып кына калдырмыйча, стена буйлап сузылган бауга яки махсус терәккә үрмәләргә мөмкинлек бирегез. Шулай итеп, яшеллек матур бизәккә әйләнәчәк.

5. Гөлләр ярдәмендә
бүлмәнең төрле почмакларын бизәгез

Кунак бүлмәсендәге ял итү урынын гөлләр белән тулысынча күмеп бетермәгез.

Зур һәм уңайлы диван куелган иркен ял итү урыны күпләрнең хыялы. Әмма кайбер фатирларда моның өчен урын җитми, шуңа күрә бер кресло белән генә чикләнергә туры килә.  Әгәр кресло яны буш һәм интерьердан аерылып торгандай күренсә, гөлләр ярдәмендә бу почмакны тулыландырырга мөмкин. Моның өчен берничә бүлмә гөле сайлап, аларны төрле биеклектә урнаштырыгыз. Бер гөлне идәнгә, икенчесен кечкенә табуретка яки махсус аслыкка, өченчесен исә өстәлгә куярга була. Төрле биеклектәге үсемлекләр композициягә күләм өсти, ял итү почмагын уңайлырак һәм күркәмрәк итә.

Шул ук вакытта гөлләр белән бөтен урынны тутырырга тырышмагыз. Үсемлекләр арасында бушлык калсын, алар җиһазларны капламасын һәм бүлмәдә иркен хәрәкәт итәргә комачауламасын.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар