Логотип
Асылъяр

Бу сагынуның чиге бармы икән?!

2025 елның 28 августы. Бу көн минем күңелемә гомерлеккә сеңеп калды. Нәкъ менә шушы көнне әти белән әнием мине Казанга озата килделәр. Тулай торакка урнаштырдылар да, чемоданнарымны бүлмәмә кертеп, минем белән саубуллашып өйгә кайтып киттеләр.

Динә МӨХӘРРӘМОВА әзерләде

Басып, аларның артларыннан карап калдым... Шул мизгелдә үземне дөньядагы иң ялгыз кеше итеп хис иттем. Зур шәһәр, берүзем... Күз яшьләремне тыеп тору мөмкин түгел иде: алар акты да акты. Олы тормышка аяк басуым шул көнне булгандыр, мөгаен. 

Мөстәкыйль тормыш башланды. Яңа танышулар, укуда, тулай торакта таныш булмаган кешеләр, алар белән мөнәсәбәтләр кору... Әмма иң моңсуы – әнием еракта... Сагыну хисе бөтен дөньямны биләп алды. Миңа бик авыр иде.. Ул чакларны искә төшерсәм, хәтта хәзер дә күзләремә яшь тула…

Студент тормышының беренче ае. Тулай торакның ишеген ачып, үз бүлмәмә керәм. Мине салкын стеналар каршы ала. Ирексездән барысын да туган өем, андагы үз бүлмәм белән чагыштыра башлыйм. Өйдә мин үземне хуҗа итеп тоям идем, ә монда – бары тик кунак шикелле. Өйдә үзем яраткан, уңайлы җиһазларым иде. Ә монда бары тик кирәкле минимум гына: тимер карават, карават өстендә стенага беркетелеп куелган китап киштәсе, тумбочка, шкаф, өстәл белән урындык. Аларның берсенең дә җаны юк кебек – бары тик яшәү өчен генә куелганнар. 

Безнең катта ике бәдрәф һәм бер гомуми душ бар. Иртән аларга чират җыела, кайчакта суның да салкыны гына була. Һәммәбезгә бер уртак кухня да: анда һәрвакыт шау-шу, кемдер нәрсәдер пешерә, төрледән-төрле ризык исләре... Өйдә әнием пешергәндә шулпаның хуш исе бөтен өйгә тарала иде. Уртак кухняга ашарга пешерергә чыксам, әниемнең: «Кызым, ач йөрмә!» – дигән сүзләре искә төшә дә, күзгә тагын мөлдерәп яшь тула... 

Бүлмәдәш кызлар да миңа бөтенләй ят иде. Һәрберсенең үз холкы... Чит кешеләр белән бергә торуның ничек булачагын мин күз алдыма да китерә алмаганмын икән. Өйдә, якыннарың янәшәсендә яшәү түгел инде бу, монда һәрвакыт башкаларга көйләнергә, җайлашырга туры килә.

Шулай да иң авыры әти белән әнидән калып кунган беренче төн булды бугай. Ярый әле телефон бар! Әниемә әллә ничә тапкыр шалтыраттым: аның тавышын ишеткәч күңелем бераз тынычланып кала. Шул вакытта аңладым: безне берничә йөз километр аерса да, хәтта аның тавышы да минем өчен иң зур терәк икән. 

Беренче айларда көн дә әнием белән телефоннан сөйләшүләр, аның рухландыруы, юатуы миңа көч бирде. Шалтыраткан саен: «Кызым, тынычлан инде, бар да яхшы булыр. Һәрвакыт безнең белән яши алмаячаксың, инде бит үсеп буй җиттең», – дия иде ул. Сөйләшкәндә, әйтерсең әниемнең кочагында утырам, ә ул күз яшьләремне йомшак кулы белән сөртеп ала – балачактагы кебек мине юата шикелле тоела иде. Аның белән сөйләшүләрне иртәннән үк көтә башлый идем. Бик сагындым шул! Лекцияләрдә утырганда, кем беләндер телефоннан сөйләшкәндә генә азрак онытылып тора идем. Андый чакларда сагыну хисе бераз басылган кебек була. Әмма моңарчы белмәгән авырлыклар, кырыс укытучылар, тулай торактагы караңгы һәм ялгыз кичләр – барысы да авылга, әнием янына кайту теләген көчәйтә иде... 

Якын ара түгел, авылга айга бер генә тапкыр кайтам мин. Беренче вакытларда кайткан саен, ишекне ачып кергәндә күземдә яшь була иде, әмма ул шатлык яшьләре иде. Өйдә, әти-әни янында шундый рәхәт... Әниемне көне буе кочаклап утырырга да әзермен. Казанга китү турында уйлыйсым да килми... Ә китәр көн шундый тиз җитә! Китәсе килмәү янына үземне гаепле итеп тою хисе дә өстәлә: әниемне калдырып китәм, бөтен өйдәге эшләр дә аның өстендә кала... Әниемнең дә гади кеше икәнен, аның да аруын, шәһәргә укырга киткәч кенә аңлый башладым бугай.

Казанга китәргә дип автобуска утыруга ук миндә сагыну хисе кабат уяна – әле кузгалып китмәгән килеш үк сагына башлыйм.

Балачакта әни гел синең белән булыр кебек тоела.

Балачакта әни һәрвакыт синең яныңда бит ул, шуңа күрә һәрвакыт, гомер буе сез бергә булырсыз, әнисез беркая да бармассың кебек тоела.

Әни иртән мине балалар бакчасына илтә, кичен өйгә алып кайта, ялларда без гел бергә идек. Миңа 5 яшь булганда, әнием балалар бакчасына эшкә керде. Шуннан соң ул миңа тагын да якынайды: иртән бергә бакчага барабыз, кичен бергә кайтабыз, көндез дә ул гел күз алдымда. Аннан мәктәп еллары башланды. Мин иртәдән көндезгә кадәр укуда, мәктәптән соң өйдә абый белән икәү генә булабыз яисә әтинең ял көне булса – өчәү. Әни кичке сәгать биштә эштән кайта, аңа көне буе җыелган яңалыкларымны сөйлим, ашаганнан соң гына дәресләремне әзерләргә утырам. Әни эштә, әлбәттә, арый иде, әмма һәрвакыт минем укуым, уңышларым белән кызыксынырга вакыт тапты, кайчак өй эшләрен эшләргә дә ярдәм итә иде. 

Еллар узды, мин үстем, үзгәрдем – яшүсмер чорга кердем. Инде әнинең кайгыртуы контроль кебек сизелә башлады. Шуңа күрә берара әнием белән икебез арасында аңлашылмаучылыклар да килеп чыкты. Ярый ул чор бик тиз узды.

11 нче сыйныфка да килеп җиттем. Бер елдан соң әти-әни белән арабызда берничә йөз чакрым булачагы турында уйлар әле башыма да килми... 2025 елның язы: олимпиадаларның республика этабы, БДИ, соңгы кыңгырау, аннан чыгарылыш кичәсе... Шул мәшәкатьләр арасында кинәт бер мәлдә аңладым: туган өйдә, әни янында, әти янында булган вакытның кадерен белергә кирәк – берничә айдан мондый мөмкинлегем булмаячак! Ул калган вакыт мин уйлаганга караганда да тизрәк узды: Казанда югары уку йорты сайлау, документлар тапшыру, укырга алу турында приказ көтү... Аннан инде Казанга юл тоттым: Аллаһка шөкер, укырга да кердем, тулай торактан урын да булды. 

Мин балалар бакчасына йөри башлагач, әни дә ушнда эшкә урнашты.

Вакыт бер урында тормый. Мин инде бүген икенче курс студенты. Тулай торакта яшәү дә, көнкүреш мәшәкатьләре дә быел күпкә җиңелрәк. Шәһәр тормышына, яңа танышларыма-дусларыма инде ияләштем. Шулай да йөрәгемнең түрендә бер нәрсә һаман да үзгәрмәде... Ул – әнине сагыну! Быелгы җәй әле яңа гына артта калды, әмма мин инде каникулны: әнием белән кичләрен сөйләшә-сөйләшә чәй эчеп утыруларыбызны, бергә бакчада эшләвебезне, икәү урманда җиләк, гөмбә җыйганыбызны сагынам... Авылда бергә үткәргән җылы көннәрне сагынам!..

Шушы юлларны язганда, әниемне тагын да ныграк сагынуымны аңладым. Ул – тормышта минем иң зур терәгем. Кайда гына булсам да, нинди генә авырлыклар кичерсәм дә, аның җылы сүзләре һәм миңа булган ышанычы көч бирә. Әниемнең һәрвакыт минем белән горурланып яшәвен телим!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар