Габдерәхим үзен күктән йолдызлар арасыннан җиргә дөп итеп килеп төшкәндәй хис итте. Башы әйләнеп китте, каз тәне чыкты. Кая качарга? Нарат артынамы?
Дәвамы. Башы: http://: https://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/sanatorii-maaralary
http:// https://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/sanatorii-maaralary-2
http:// https://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/sanatorii-maaralary-3
http:// https://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/sanatorii-maaralary-4
http:// https://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/sanatorii-maaralary-5
– Гөлчирә, син берәр нәрсә сизенәсеңме әллә? – дип сорады Фәридә.
– Сизенәмме?! Минем сизенүемә әллә нинди приборлар көнләшер иде! Ирнең тавышыннан ук беләм: кайчан тамагы тук, кайчан кәефе юк, кайчан акчасы беткән. Ә хәзер тавышында ниндидер... ясалмалылык, битарафлык бар!
Фәридә көлеп җибәрде.
– Юкны сөйләмә инде! Бәлки кеше чынлап та ял итәдер.
Гөлчирә телефонны куйды да бүлмә буйлап йөренә башлады. Бер туктады, бер тәрәзәдән барып карады, тагын телефонны кулына алды. Габдерәхимгә шалтыратыргамы? Юк, шалтыратса, ул тагын: «Соңрак шалтыратырмын», – диячәк. Аннары биш минуттан телефонын сүндереп куяр. Юк, бу эшне телефон аша гына хәл итеп булмас.
Гөлчирә кинәт туктап калды.
– Шулай! Үз күзең белән күрмәсәң, күңел тынычланмый. Мин бит әле үлмәгән! Ирне санаторийга җибәргәндә үзем үк: «Барып ял ит, сәламәтләнеп кайт!» – дидем. Ә ул, ахрысы, сәламәтлеген генә түгел, башын да яңартып ята!
Ул шкафтан сумкасын чыгарды. Аннары киемнәрен алыштырды, документларын алды һәм такси чакыртты. Яңадан Фәридәгә шалтыратты.
– Мин чыгып китәм.
– Кая?
– Санаторийга.
– Нәрсәгә?!
– Иремне алып кайтырга.
– Гөлчирә, акылдан яздыңмы әллә? Аның бит әле бер атнасы бар!
– Бер атна?! Фәридә, бер атна эчендә кеше өй сала, ә минем ир, күрәсең, икенче гаилә төзеп куярга җыена! Соңга калмыйм тагын!
...Ә бу вакытта санаторий паркында Габдерәхим тормышының иң бәхетле мизгелләренең берсен кичерә иде.
Зөлфия аның белән янәшә атлый. Куллары исә... куллары бер-берсенә шулкадәр якын ки, араларында бер кәгазь бите дә сыймас кебек. Башта бармаклары очраклы рәвештә генә бер-берсенә тиеп китте. Аннан Габдерәхим, батырлык җыеп, Зөлфиянең кулына кагылды. Зөлфия кулын тартып алмады. Габдерәхим моны зур җиңү дип кабул итте.
«Менә бит, алтмышка җиткәндә дә кеше тормышта яңа ачышлар ясый ала икән!» дип уйлады ул.
Габдерәхимнең башы әйләнеп китте. Әллә саф һавадан, әллә үзен биләп алган хисләрдән, әллә төшке аш вакытындака эчкән татлы компот тәэсиреннән – анысын үзе дә аңламады.
Нәкъ шул мизгелдә паркның үзәк аллеясында таныш тавыш яңгырады:
– Габдерәхим!!!
Габдерәхимнең аяклары җиргә ябышкандай булды. Зөлфия дә туктап калды. Бу – Гөлчирәнең тавышы.
Ирнең йөрәге чабышкы атыдай дөпелдәп тибә башлады.
«Бетте баш, калды муен тырпаеп!» дип уйлады куйды ул.
Габдерәхим үзен күктән – йолдызлар арасыннан җиргә дөпелдәп килеп төшкәндәй хис итте. Башы әйләнеп, каз тәннәре чыкты. Кая качарга? Нарат артынамы? Ә Зөлфияне нишләтергә? Габдерәхим хатынының холкын яхшы белә: ачуы чыкса, аның сыртына менеп атланырга да күп сорамас, Зөлфиянең чәчләрен йолкырга да күп уйлап тормас!
Тавыш яңадан кабатланды:
– Габдерәхим, хатының килде, каршы ал!
Бу тавышны Габдерәхим беркайчан да бутый алмас иде. Бу тавыш белән ул утыз ел буе бергә яшәде. Бу тавыш аңа иртән торырга, кибеткә барырга, чүп чыгарырга, табибка күренергә һәм вакытында дару эчәргә куша иде.
Габдерәхим әкрен генә башын борды. Аллеяның икенче башында кулына зур сумка тоткан, күзләре очкынланып торган Гөлчирәсе басып тора. Аның артында такси шофёры зур сумка тотып, вакыйганың ничек тәмамланасын көткәндәй басып тора.
– Гөлчирә?! – дип пышылдады Габдерәхим.
– Юк, мин синең төшләреңә керә торган шәфкать туташы! – диде хатыны. – Әллә мине танымадыңмы? Күзең күрмиме? Әллә янәшәңдәге санаторий чыпчыгының матурлыгы бөтен дөньяңны каплап киттеме?!
Зөлфия шундук Габдерәхимнең кулын үз кулыннан ычкындырды. Габдерәхим исә үз кулына карап калды. Әле бер минут элек кенә аңа бәхет ачкычы булып тоелган кул хәзер җинаять урынында тотылган дәлилгә әйләнде.
– Гөлчирә, нигә монда килдең? – дип сорады ул, тавышын мөмкин кадәр тыныч тотарга тырышып.
– Нигә килдемме?! Синең хәлләреңне белергә килдем! Сәламәтлегеңне тикшерергә килдем! Табиблар әйткәнме, юкмы – үзем тикшерәм! Менә синең кан басымыңны да үлчәп карыйм хәзер: башта үзеңнекен, аннары минем түземлегемнекен!
– Гөлчирә, зинһар, тынычлан. Кеше карый бит!
– Карасын! Бушлай тамаша күрсеннәр! Санаторийга ял итәргә киләләр, ә монда театр куялар икән дип сөйләрләр!
Шул вакытта аллеядан берничә ял итүче үтеп бара иде. Аларның берсе туктады, икенчесе күзлеген рәтләде, өченчесе исә иптәшенә пышылдады:
– Күрәсеңме, бүгенге кичке программа бик кызыклы тамаша булып үтәсе икән.
Гөлчирә аларга борылды:
– Әйе, карагыз, кара! Билет сатмыйбыз!
Габдерәхимнең бите кызарды. Ниһаять, Зөлфия сүзгә кушылды:
– Гөлчирә ханым, зинһар, мине дөрес аңлагыз. Без бит бары тик сөйләшеп кенә йөрдек...
(Дәвамы бар.)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк