Логотип
Күңелеңә җыйма

Ялгыз башың – тыныч колагың

Без бик озак вакыт аралашмый яшәдек. Балачакта да апа белән үпкәләшә идек. Әмма ул үпкәләү тиз үтә иде. Ә хәзер барысы да башка – без инде өлкән кешеләр. Әгәр дә апача эшләгән булсам, бәлки, мәңгелеккә бер-беребезне югалткан булыр идек.

 Кияүгә чыкмадым. Артымнан да күп йөрделәр, яраткан кешем дә бар иде. Әмма кечкенәдән бик еш авырдым. 16 яшемдә «син бала таба алмаячаксың», дигән сүзне ишеттем. Ул чакта моңа әллә ни игътибар бирмәдем. Яшьлек бит ул! Могҗиза көтеп, алсу күзлекләр киеп яшәгән чор. Яраткан кешемә кияүгә чыгарга вакыт җиткәч кенә табибларның сүзе исемә төште. Тикшеренә башладым һәм кабат шул ук сүзләрне ишеттем. Яраткан кешемне алдап чыгып, аны баласыз калдырып бәхетсез итәсем килмәде. Аңа барысын да сөйләдем. Кочаклашып елаштык. «Син булсаң, миңа бала кирәкми, өйләнешик», – диде ул. Ничек ир-атка бала кирәкмәсен, ничек аның нәселен дәвам итәсе килмәсен инде?! Берәр ел «сине генә яратам», дип яшәргә мөмкин ул, аннан соң күңелен корт кимерә башлаячак, бер булмаса бер күңел рәнҗетерлек сүз әйтеп куярга мөмкин. Ул чакта тагын да авыр булачак. Шуңа бер-беребезне яратып аерылыштык.

Аннары инде башкаларны йөрәгемә якын җибәрмәдем. Әмма картлык «бу гаиләсез» дип тормый, килә икән. Пенсиягә чыгып, өлкәнәя төшкәч, ялгызлыкның нәрсә икәнен аңлыйсың икән. Көннәр буе өйдә ялгызың. Шуңа апаның тәкъдименә хәтта сөендем дә. Алар җизни белән ике малай үстерде. Кечкенә улының олы кызы институтын тәмамламаса да, кияүгә чыкты. Кияү дә студент. Торыр урыннары юк. Беркөнне апа шалтыратты: «Җизнәң белән өч бүлмәле фатирда икәү генә яшибез. Син анда ялгызың яшисең. Бергә-бергә күңелле булыр, безгә күчен. Синең фатирыңда оныклар яшәсен. Яшьләр бит, үзләренчә яшәргә телиләр».

Апаның тәкъдиме бик кызыктырды, хәтта күңелемне күтәрде. Ялгызлыктан алҗыган вакыт иде. Сөйләшер кеше дә юк бит янәшәмдә. Апа-җизни белән сөйләшә-сөйләшә чәй эчсәң дә, ничек рәхәт булыр. Кышкы озын кичләр бик ялыктыргыч. Бергәләп утырып телевизор карау – ялгызың утыру түгел инде ул. Бергәләп иртәнге аш ашарбыз, йөрергә чыгып керербез. Җәйләрен болай да апаларның бакчасына йөрим. Балачакта бергә яшәгәнне, нигә әле картлыкны да бергә кичермәскә?! Минем алардан башка якын кешеләрем юк. Гомерем буе апаның балалары белән юандым, хәзер менә оныклары белән юанам. Алар да мине бик якын итеп «олы апа» дип кенә йөртәләр.

Мин апаларга күченергә булдым. Яшьләргә дә яхшылык эшләвемнән үземә үк рәхәт булып китте.
Апама шалтыратып ризалык бирдем. Сөйләштек: өйдә барысы да кала, бары тик киемнәремне генә алам. Берничә көннән җизни килеп алыр дип килештек. Мин әкренләп җыена башладым. Аларда яшәвемне күз алдыма китердем. Җизни бик яхшы кеше, тыныч, начар гадәтләре дә юк. Күп белә, сөйләшергә ярата – аны тыңлап туеп булмый. Мин инде апа белән кухняда бергәләп камыр пешерүебезне, өчәүләп утырып чәй эчүебезне күз алдыма китереп елмаеп куйдым.
Фатирымны яшьләргә бүләк итәргә булдым. Барысы да аларга калсын. Документ эшләрен вакытында җайлап куюың хәерле.

Күченергә бер көн кала, документларымны алып апаларга киттем. Кичен яшьләр дә килергә тиеш иде. Мин килгәндә апалар төшке ашка җыеналар иде. Апаның кәефе юк. «Кан басымым күтәрелде, дару эчсәм дә төшми әле, – дип сөйләнде аш бүлә-бүлә. Кухняга җизни дә чыгып утырды. – Менә бу (җизнигә башын кагып) төнлә торып йөри бит. Бәдрәфкә баруы гына җитмәгән, кухняга кереп су эчәргә дә булган. Кулындагы стакан төшеп китеп, чәлпәрәмә ватылды. Шул тавыштан куркып уянып киттем. Торып җыештырып йөргәнче, йокы качты инде. Кич су эчмә, төне буе бәдрәфкә йөрисең, дип әйтәм, юк инде, үзенекен тәк эшләп йөри». Апа аш бүлгән арада, мин тәлинкәгә яшелчәләр турап куйдым. «Зилә, бу тәлинкәгә куясы түгел, яшелчәләрне менә шушы савытка куям», – дип, апа миңа икенче савыт сузды.

Аны-моны сөйләшә-сөйләшә аш ашадык, ә үземнең эчемә корт керде. Мин бит инде монда хуҗабикә булмыйм. Апаның үзенең өйрәнгән яшәү рәвеше, үз гадәтләре бар. Еллар буе үзгәрмәгән ул гадәт бераз гына үзгәрсә дә, ачуы чыгачак. Аннары мин дә төнлә йокыдан торып йөри торган кеше. Йоклый алмыйча, ун тапкыр өй буйлап йөрергә дә мөмкинмен. Ә монда кымшанырга да куркып ятармын микән... Ә ачуланышып китсәк, бер түбә астында яши алмасак? Үз фатирыңа кайтырга теләрсең, ә фатир инде юк. Барыр җирем дә булмаячак. Картлык көнемдә урамда калырга да мөмкинмен бит. «Нишләп бу хакта баштарак уйламадым икән», – дип үземне эчтән генә сүктем.

Өстәлне җыештырып, залга чыгып утыргач, бар батырлыгымны җыеп, ялгышымны төзәтергә булдым.
– Апа, мин үз өемдә калам. Сезгә күченмим. Яшьләр җайланмый калмас әле...
Апа аптыраудан берникадәр эндәшми торды.
– Бәй, ни дигән сүз инде бу, сеңлем. Бер сүзсез риза булган идең бит. Оныклар да шатланып көтеп торалар. Сиңа бер бүлмәне әзерләп тә куйган идек...
– Апа, ачуланма, зинһар. Үз өемдә – үз көем дип кенә яшим әле. Яшьләр җай тапмый калмас.
– Менә инде иске авыздан яңа сүз. Шулай да ныклап уйла әле.
– Уйладым, апа. Карарым нык.

Апа башка бер сүз әйтмәде, әмма аның эчендә ачуы кайнаганы күренеп тора иде. Тиз генә җыенып, өемә кайтып киттем. Ачкычым белән ишегемне ачып, фатирыма кердем. Чишенмичә дә залга, диванга барып утырдым. Зур ялгышлык эшли яздым бит. Ялгыз башың булса да, колагың тыныч, үз көең. Өлкәнлектә иң элек тынычлыгың мөһим. Сөйләшер кеше табылмый калмас ул. Үз почмагыңда яшәүгә җитми инде...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар