Укучыларыбызның сорауларына юрист Салих ГАЙНЕТДИНОВ җавап бирә.
Кадерле укучылар! «Сорау–җавап» сәхифәсенә сездән сораулар кабул итәбез. Пенсияләрне билгеләү, кулланучы хокукларын саклау яки хокук өлкәсенә кагылышлы сорауларыгыз булса, безгә юллагыз. Аларга Россия Социаль фонды белгечләре һәм юристлар җавап бирәчәк.
Үзегезне борчыган сорауларыгызны – 8 (843) 2-22-09-77 телефоны аша, 420066, Казан шәһәре, Декабристлар урамы,2 нче йорт адресы буенча яки ssuum@yandex.ru электрон адресына «Сорау–җавап» дип язып җибәрә аласыз.
Авылда әти-әнидән калган өебез бар. Ул минем ике сеңлем исемендә, милек кабул иткәндә мин үз өлешемнән баш тарткан идем. Ләкин өйне чынлыкта мин карап торам. Ремонт ясаттым, газына-утына түлим (квитанция сеңлем исеменә килә). Бер сеңлем үз өлешен миңа бирергә тели. Бүләк итү килешүен нотариустан башка гына башкарып булмыймы? Бәлки, безнең очракта башка төрле юлы да бардыр?
Якын туганнар арасында милекне бүләк итү килешүе белән бирү иң кулай вариант, минемчә. Ләкин милекне бүләк итү килешүләрен нотариустан башка гына төзеп булмаячак (ФЗ № 459-ФЗ 13.12. 2024). Милек хуҗаларын мошенниклар гамәлләреннән саклау өчен кабул ителгән закон бу.
Кызыбызга фатир сатып алдык. Әлегә ул безнең исемдә. Шуны кызыбыз исеменә күчерергә телибез. Дөньяда нинди хәл булмас, ире белән аерылыша калсалар, фатирга кызыбыз гына хуҗа булып калырлык итеп ничек эшләргә шуны?
Гаилә таркала калса, өйләнешкәч алынган барлык милек тә ир белән хатын арасында урталай бүленә.
Ләкин бу кагыйдә ир яки хатынга өйләнешкәнчегә кадәр үк бүләк ителгән, приватизация юлы белән хосусыйга әйләнгән яисә мирас булып калган милеккә кагылмый. Минемчә, сезнең очракта кызыгызга фатирны бүләк итү килешүе белән бирү иң кулай вариант. Гаилә таркалган очракта бүләк ителгән фатирдан иргә өлеш чыгарылмый. Ләкин вафат була калса, әлеге милек аның әти-әнисе, ире һәм балалары арасында бүленәчәк. Якын туганнар (ир белән хатын, балалар, әти-әни, бертуганнар, әби белән бабай) арасында бүләк итү килешүе төзегәндә милек бәясенең 13 проценты күләмендә салым түләргә кирәкми.
Кызыбыз күптән түгел генә кияүгә чыкты. Иренең ипотекага алган фатиры бар. Хәзер шуны кызыбыз белән икәүләп түлиләр. Аерылыша калсалар, безнең кызга да бу фатирдан өлеш чыгачакмы? Ипотека түләргә дип ул да акча бирә, ләкин түләүләр ире исеменнән генә бара бит.
Өйләнешкәнче үк ипотекага алынган фатир гаиләнең уртак милке булып саналмый, аны кем алган, ул шуның гына милке. Ә менә гаилә коргач, ипотеканы түләү өчен тотылган акча икесенең дә уртак милке булып санала һәм аерыла калсалар, ул акчалар суд аша икегә бүленә. Суд фатир хуҗасыннан ипотека түләүләренең яртысын аерылган хатын яки иргә кайтарып бирүне таләп итәчәк. Сезнең очракта, аерылыша калсалар, кызыгызга фатирдан өлеш чыкмаячак, ул бары өйләнешкәч ипотека өчен түләнгән акчаларның яртысын гына дәгъва итә ала.
Иремнең беренче хатыныннан туган улы бар. Өйләнешкәч алынган бар милек минем исемгә язылган булса да, бу улы мирас даулый аламы?
Никахтан соң алынган барлык милек сезнең исемгә язылган булса да, ирегез вафатыннан соң, әгәр васыять калдырмаса, милекнең яртысы аның беренче чираттагы барлык туганнары арасында бүленә. Аңлаешлырак булсын өчен, мисал китерәм. Мәсәлән, өйләнешкәч алган һәм сезнең исемгә рәсмиләштергән фатирыгыз бар. Ирегезнең беренче никахыннан туган улы, сездән туган улы һәм исән әти-әнисе бар. Ул вафат булса, әлеге фатирның яртысы сезгә була, ә калган яртысы биш өлешкә бүленә. Димәк, фатирның 10/6 өлеше сезгә,
10/1 өлеш – әтисенә, 10/1 өлеш – әнисенә, һәм 10/1 өлеш – һәрбер баласына.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк