Аерылышу турында озак уйладым. Түзгәнчә түздем инде... Сүзләрен тыңламыйча чыккач, әти-әнигә дә белгертәсе килмәде...
Бер минутка гына күз алдына китерегез әле: сез – буй җиткән егет әнисе ди. Юк, буй җиткән генә түгел, инде яше утызга якынлашкан егет әнисе. Күптән килен, оныклар турында хыялланасыз, бу хакта көн саен диярлек аның исенә төшереп торасыз. Ниһаять, улыгыз сез көткән ул сүзне әйтә: «Өйләнәм!» – ди. Тик аерылган, балалы хатынга... Улыгызның булачак хатынын беренче көннән үк кызыгыз кебек якын күреп, аның балаларын оныкларны яраткан кебек яратып каршы аласыз... Тукта, ашыкма әле, киноларда гына шулай җиңел була ул, дисезме?
Ә аларның тормышы менә, чыннан да, үзәк каналдан барган мелодрамаларга охшаган. Әмма аларны төшерүчеләр дә мондый ук сюжет уйлап чыгарырга кыймас иде: кеше ышанмас! Шулай, тормыш – китап-кинолардан күпкә катлаулырак.
Моннан нәкъ утыз ел элек Зәй районы Сәвәләй авылында яшәүче Сандра түти һәм аның ире Коля дәдәйгә уллары яңалык җиткерә: «Өйләнәм! Булачак хатыным аерылган, балалары бар», – ди. Бер-ике түгел, өч тә түгел, хәтта дүрт тә түгел. Бишәү!
Хәлимә – Аксубай районы Иске Ибрай авылы кызы. Үсеп буйга җитә дә, 18 яшендә үк үзләре авылы егетенә кияүгә дә чыгып куя. Яшьлек – кыю, тәвәккәл: әти-әнисенең бу никахка каршы булуы да туктатмый аны. Кияве – гаиләдә олы бала, башка чыгасы кеше: беренче балалары тууга, яшьләр Чаллы шәһәре янындагы «Камский» совхозына – Кече Шилнә авылына барып урнаша. Совхоз аларга ике бүлмәле фатир бирә, эш бар – яшә генә. Гаилә ишәя – бер-бер артлы кызлары туа башлый: Айгөл, Гүзәл, Алсу, Алия, Лилия... Тик озакламый Хәлимә бер нәрсәне аңлый: чибәр ир синеке генә түгел икән... Кем белән очрашып йөргәне дә сер түгел – совхозда инде әллә ничә гаиләне җимергән бер хатын. Кулыннан бөтен эш килсә дә, өендә бер кадак та какмый яшь ир – бер чәркәгә башкаларга эшләп йөри. Шул харап итә дә: салып кайта да кул күтәрә, кемдер янында төн кунып кайта да хатынын кыйный. Аннан атаның авыр йодрыгы арага кергән олы кызга да төшә башлый.
– Аерылышу турында озак уйладым. Түзгәнчә түздем инде... Сүзләрен тыңламыйча чыккач, әти-әнигә дә белгертәсе килмәде. Сөт комплексында лаборант булып эшли идем. Доярка апаларның һәрберсе минем нинди хәлдә икәнемне белә: ике катлы йортта яшибез, яшерә алмыйсың – барысы да кеше күз алдында. Киңәш бирәләр: «Иртән эшкә барганда да, кайтканда да Аллаһы Тәгаләдән сора – ничек куштың, шулай аер дип әйт».
Берсендә ул мине үтерер дәрәҗәдә кыйнады. Бер атна урыннан да тора алмадым – күрше хатыны кереп карап йөрде. Аннан ул олы кызга да кул күтәрә башлады. Монысы соңгы чик булды. «Үземне кыйнау бер хәл, балаларга да суктырмыйм», – дидем...
Ул көнне ире иртәнге дүрттә генә кайтып керә. Хәлимә инде торган, эшкә китәргә җыенып ята. Ире кайтып керә дә: «Бүген мин сине үтерәм!» – ди һәм кухня ишеген ябарга борыла – хатын чыгып кача алмасын. Нишләргә?! «Артта – тәрәзә, тик икенче каттан сикереп үлүен дә үлмәм, имгәнермен генә», – дип уйлый хатын. Күзе уклауга төшә. Кичтән пәрәмәч пешергән була – уклавы өстәл өстендә калган. Аның бәхетенә! Ире ишекне биклим дип борылган арада җан ачуы белән ул аның башына уклау белән китереп суга. Баш шунда ук тишелә, кан ага башлый. Ә Хәлимә суга да суга... Еллар буе җыелган әрнү үз юлын таба. Ир подъездга чабып чыга, хатын – аның артыннан. Сыер саварга дип торган күрше хатыны арага кермәсә: «Хәлимә, нишлисең, төрмәгә утырталар бит үзеңне, балаларың ятим кала!» – дип кычкырып туктатмаса, ул иртә ничек тәмамланган булыр иде, билгесез.
Әтиләре шуннан соң башка кайтып күренми. Хатыны өйдә юк чакта килеп әйберләрен генә җыеп китә. Күршеләрнең берсенә: «Мондый балалар миндә тагын шуның кадәр була әле!» – дип әйтеп китә...
– Квартирадан бөтен нәрсәне җыеп китсә дә риза идем – безне генә борчымасын. Шәрә идәндә булса да йокларбыз, дия идем. 11 ел яшәгәннән соң 1994 елда аерылыштык без. Миңа бу вакытта – 29, иң кечкенә кызыма исә 1 яшь иде. Күпләр моны аңламаса да, мин хәтта иремне алиментка да бирмәдем. Бернәрсә дә аны хәтерләтмәсен дидем. Хәзер, барысы да күптән артта калгач, онытылгач, рәхмәтлемен дип кенә әйтә алам: аңа кияүгә чыкмасам, биш кызым булмас иде.
Ә ул чакта дөнья тукталган кебек булды. Ярты ел гел еладым, бернәрсә эшли алмадым. Ябыктым. Тормышым барып чыкмаганга гарьләнү дә булгандыр, балаларны ничек аякка бастырырмын дип курку да. Эшләгән хезмәт хакыңны да ала алмаган еллар бит. Кая ул кесәдә акча булу?! Эштән кайтышлый ипи яздырып алып кайтам. Рәхмәт яусын, дөньяда яхшы кешеләр бик күп – миңа җиде ятлар булышты... Шуларның берсе – күрше хатынының иренең сеңлесе Зифа. Аның белән ничектер дуслашып киттек. Чаллыда, «Детский мир» кибетендә эшли иде ул. Аның аркасында минем балалар сәләмә киеп үсмәде. Кызы Алсу хәзер дә көлеп сөйли: «Син моны кимисең, син моны яратмыйсың, дип, бөтен киемемне әни сезгә тутырып җибәрә иде», – ди.
Ире сентябрьдә чыгып китә Хәлимәнең. Яңа ел каршыларга исә энекәше килә. Аны күргәч, апасының буасы ерыла: елый-елый барысын да сөйли... Госман 2 гыйнвар көнне кайтып китә, ә 3 гыйнвар көнне кичен ишекләрен шакыйлар. Барып ачса, әтисе басып тора! Бер сарык суеп алып килгән, тагын әллә никадәр күчтә-нәч төягән. Ишекне ачуга: «Кызым, нигә белгертмәдең, нигә бер хәбәр бирмәдең?» – ди. Шуннан соң Чаллыдан авылга кем машина белән кайтса да, әтиләре алар аша Хәлимәгә гел нәрсәдер җибәрә: он, туңмай, бәрәңге...
Кемнедер очратырмын, кабат кияүгә чыгармын дигән уе да булмый Хәлимәнең – аның кайгысымы?! Иреннән бер ярдәм юк. Җәйгә чыксаң, биш балага никадәр аяк киеме генә кирәк! Көзгә керсәң, тагын шул хәсрәт...
Ике ел узып китә.
Зәйгә күчеп килеп эшкә урнашкан энесе Госман кәләшне дә шушы районнан таба – Мәлем авылы кызын ала. Аларның туйлары июньнең егерме тугызында була. Алдагы көнне коеп яшенле яңгыр ява – урамнарга керерлек түгел, саз. Җитмәсә, ут сүнә.
Туйга, әлбәттә, балалары белән Хәлимә дә кайта. Апа кешенең билендә алъяпкыч, ул күбрәк почмак якта, аш-су тирәсендә кайнаша. Зәйдән туй кунаклары килеп төшкәндә дә, ЗАГСка киткәнче дип, верандада нидер турап яткан чагы була: кайтуга тиз генә салатларны ясап та куярлар. Кунакларның берсе: «Кулны кайда юарга була монда?» – дип кереп сорый. Никахка күбрәк олылар кайткан була, ә монысы әле ят, моңарчы бер дә күрмәгән кунак. Эшеннән бүленмичә, аңа борылып та карамыйча җавап бирә Хәлимә: «Анда мунча яккан, шунда барып юа аласыз».
Аннан ЗАГСка барыр вакыт җитә. Кыска җиңле ак костюмын киеп, Хәлимә дә урамга чыга. Бар да ашыга: кем машинага, кем автобуска утыра. Утырып бетерсеннәр әле, без автобуска иң ахырдан керербез дип, өч кечкенә кызын кочаклап капка төбендә басып торган хатынның иңенә көтмәгәндә берәү килеп кагыла:
– Әйдәгез, минем машинага!
Баягы тавыш!
Кызлары белән ак төстәге Нива машинасының арткы утыргычына урнаша Хәлимә. Язылышу тантанасы төгәл-ләнгәч, өйгә тагын шушы машинага утырып кайталар. Рульдәге егетнең исемен белми әле Хәлимә.
Кич җитә, туй башлана. Тәнәфестә бөтен кеше урамга биергә чыга. Почмак яктан азга гына бушаган Хәлимәнең дә күңеле алгысына – биисе килә! «Әйдә, танцевать итик әле!» – дип, сеңлесенең иренә барып дәшә.
– Шунда сеңлем килде дә: «Аның биергә кешесе бар!» – дип, ирен уртага алып чыгып китте. Басып калдым... Кызларга хәзер дә әйтәм: «Мин гомер буе шуның өчен Җәмилә апагызга рәхмәтле булып яшәдем», – дим... Күңел тулды гына бит. Күршеләр капка төбенә барып утырдым да, тотындым еларга. Кычкырып-кычкырып елыйм. Музыка тавышы белән барыбер ишетмиләр, дим. «И-и Хәлимә, инде сеңлең дә шулай дигәч, тагын кем янына бара аласың?!» – дим.
Шул вакыт караңгыдан берәү яныма килеп утырды.
– Нигә болай елыйсың, кунакларга ишетелә бит, – ди.
Тавышыннан таныдым – ЗАГСка алып барган егет!
«Ишетелсә соң!» – дим. «Ә нигә елыйсың?» – ди. «Елыйсым килгәнгә», – дим. Шулай итеп сөйләшеп киттек без. «Биисең киләмени?! Әйдә, киттек, биибез!» – диде ул миңа. Биедек! Уртага чыгып!
Икенче көнне кода-кодагыйларны, кунакларны озатабыз – кайныйбыз. Шул ыгы-зыгы арасында: «Ә мин нәрсә белән китәрмен икән?» – дип уйлыйм. Шул вакыт Сергей килеп дәште – егетнең исеме шулай булып чыкты – «Син хәзер кая кайтасың, мин бит машина белән», – ди. Аның Зәйдән икәнен белгәч сөендем инде: «Аннан ничек тә китәрмен», – дим. Балаларның кайсылары авылда кала, минем белән Шилнәгә Лилия генә кайта. Зәйгә барып җиткәч, Сергей: «Әйдә бүген апаңнарда гына кун, иртәгә мин сезне эштән соң илтеп куям», – диде. Көтмәгәндә: «Ярар», – дип ризалаштым...
Икенче көнне, чыннан да, Сергей аларны эштән кайтышлый ук апаларыннан кереп ала һәм өйләренә илтеп куя. «Кабат күрешербез, ул безгә тагын килер» дигән уй Хәлимәнең башына да керми. Ә ул килә! Алай гына да түгел, көн аралаш килеп йөри башлый. Хатынның: «Син бит бер тапкыр да өйләнмәгән! Килмә, күрәсең бит, минем биш балам бар!» – диюен ишетми дә. «Кусаң да, барыбер киләм. Эштән чыгам да, монда күченәм – сезгә якынрак булырмын», – ди.
Сергей бер тапкыр да буш кул белән килми – балаларга гел күчтәнәч тотып килә. Алар белән әниләре кайтышка нәрсәдер әзерли, уеннар уйный, кызларны нәрсәгәдер өйрәтә...
Барысы да бик тиз була: 29 июньдә алар таныша, ә 20 августта – Хәлимәнең әнисенең туган көнендә – ул инде аның әти-әнисеннән кызларының кулын сорый. Әтисе: «Әнә биш кызын үстереп кияүгә бирсен дә, аннары үзенә кияү эзләр!» – дип кырт кисә. Моңарчы әтисенә бер каршы сүз әйтмәгән Хәлимә беркемгә дә карамыйча гына: «Алар кияүгә чыкканда миңа ир кирәкмәс инде...» – дип куя. Әтиләре атын җигә дә: «Кая язылган егет кешенең биш балалы хатынга өйләнгәне?» – дип, өйдән чыгып ук китә. Таң белән, сәгать дүрттә генә кайта ул. Ата кеше төне буе ниләр уйлагандыр, әмма иртән, берни булмагандай, ризалыгын бирә.
– Ә аңа кадәр Сергей башта кызлардан сорады. Барысын да залга җыеп утыртып: «Мин әтиегез булсам, сез ризамы?» – диде. Гомердә онытасым юк, олы кыз сикереп торды да: «Аракы эчмәсәң, әнине кыйнамасаң, риза!» – диде... Без бергә тора башлап, бер ай да узмады, алар инде аңа барысы да «әти» диделәр... Сәвәләйгә – үзенекеләр белән таныштырырга Сергей мине инде июль аенда ук алып кайтты. «Әти-әниең каршы булса, без бергә була алмыйбыз», – дидем. Алар башта шок хәлендә калгандыр инде... Әти: «Мин балалар өчен генә куркам, бергә торып бетә алмасагыз, аларга авыр булыр», – диде. Ул үзе дә яшьли ятим калган, ике үги ана күргән. Минем кайнана кебек кеше исә башка юктыр. Бик акыллы, бик зирәк хатын иде әни. Улының теләге белән килешү аңа җиңел булмагандыр, әмма соңыннан үземә үк: «Ярый шул вакытта каршы килмәдем», – дигәне булды. Исемә төшсә, хәзер дә елыйм, әнинең беркайчан кызларыма тавыш күтәргәне булмады. Күршеләр: «Сандра түти «безнең кызлар» дип кенә сөйләште, «Хәлимәнекеләр» дип әйтмәде», – диләр...
Хәлимә белән Сергейны ашыктырып кавыштыручылар да кайнанасы белән кайнатасы була: «Кыш җитә... Ул һаман болай юлда йөри алмый – берәр нәрсә уйлагыз», – диләр булачак киленнәренә. Зәйдә аларга торыр өчен фатирга бер елга акчаны да әниләре түләп куя. Беренче чирек беткәч, Сергей аларны килеп ала.
Торып китәләр шулай. Ире аңа беренче көннән үк «карчык» дип дәшә башлый (соңрак бер-берсенә эндәшүләр «әнисе», «әтисенә» әйләнә). Ничә еллар кияүдә булып та, бер яхшы сүз ишетмәгән хатын, миңа эндәшәләрме соң, дип, озак моңа ияләшә алмый аптырый.
Кайнанасы белән бер сөйләшкәндә Хәлимә: «Мин авылда торыр идем», – ди. Әниләре шул арада аларга Сәвәләйдә йорт та табып куя. «Тик бездән ераграк – авылның икенче очында, кайтасызмы?» – ди. Кайтуга, асрагыз, дип, уллары белән киленнәренә сыер менгезеп бирәләр, алар янына сарыклар, каз-үрдәкләр өстәлә... Аннан, гаиләне тагын да ныгытып, 1998 елда төпчек кызлары – Алинәләре туа. Сергей – алты бала әтисенә әйләнә! Өйләнүгә, кызларны ул үз исем-фамилиясенә күчерә. Алар барысы да Рогожниковалар булып үсә, һәркайсына Сергеевна дип дәшәләр. Үз әтиләре ул чакта исән була әле, әмма бу хакта белсә дә: «Нигә алай эшләдегез?» – дигән сүзе килеп ишетелми.
– Авылга кайтканда үзебезнең мунча юк иде әле – атна саен әниләргә төшәбез. Ул чакларны уйлыйм да, әнинең олы йорәкле булуына тагын бер кат шаккатам. Мин мунчада кызларны юындырам. Үз балаларымны! Кечкенәләрне берәм-берәм Сергей килеп алып китә. Ә әни кайткан берсен өстәл янына утыртып ашатып-эчертеп тора, кайсын йокларга сала... Беркайчан: «Арыдым, төшеп йөрмәгез», – димәде. Ике көн күренмәсәк, өченче көнгә: «Чирләдегезме әллә?» – дип, вареньеларын күтәреп, үзе менеп җитә иде... Әтинең: «Кызым, кода белән кодагыйга намаз саен рәхмәт укыйм», – дигәне булды...
Кызлар үсеп, берәм-берәм тарала башлагач, Хәлимә белән Сергей кабат шәһәрдә төпләнергә – Зәйдәге дүрт бүлмәле зур фатирларына күченергә уйлыйлар. Әмма калада бер ел гына яшәп калалар. Чишмәгә суга барган җирдән егылып, Сандра түти аягын сындыра. Туганнар җыелып: «Әнине ничек карыйбыз?» – дип киңәшләшәләр. Сергейның ике апасы белән абыйсы: «Ата-ананы төпчек малай карарга тиеш», – диләр. Хәлимәгә эшеннән китәргә туры килә. «И-и, син бит мине бала кара-ган кебек тәрбиялисең», – дия торган була кайнанасы. Аңа кадәр әле алар олы кызлар кияүгә киткәндә, әби-бабай булып, ул туйларның түрләрендә утыралар.
Сандра түтинең вафатына инде 11 ел. Ә кызлар аны һаман сагына. Дүртенче кызы – Алиясе сөйли:
– Әти белән әни өйләнешкәндә миңа 5 яшь булган. Ул вафельный коржлар һәм сгущенка алып килә иде – әни эштән кайткан җиргә без аның белән бергә торт ясый идек. Аңа кадәр булган хәлләрнең берсен дә белмим, балачак хатирәләрем шушы коржлардан гына башлана... Аннары без бөтенебез бергә Сәвәләйгә – әбиләргә кайттык. Миңа шунда Twix шоколады бирделәр. (Елый.) Балалар бакчасына әле урнашмаган булганмындыр, әби мине үзендә алып калды. Икәү кибеткә бара идек. «Син кем кызы, дип сорасалар, Николай Васильевич кызы дип әйт», – дия иде ул. Мине аерата яратты! Алинә тугач та безгә караш үзгәрмәде. Әби белән бабайның тагын өч баласы, оныклары бар, әмма мин алар арасында королева идем! «Алия, йоклый, шыпырт!» – дия иде әби. Югыйсә мин анда беркем түгел бит... Кияүгә чыккач та, әбине мунчага мин керттем. «Бәхетле картлыгым өчен кайткан балалар булгансыз», – дия иде ул... Әтинең апасы Наташа безне каникулга Чаллыга алып китә иде. Алар да безне үзләренеке кебек күрде – башкаларда булмаган джинсыга кадәр сатып алып кидерттеләр. Андый кешеләр башка юктыр! Әби үлгәнче чиркәүгә кергәнем юк иде, хәзер керәм – шәм куеп чыгам. Без аңа бик рәхмәтле! Бабайга хәзер 92 яшь, ул да әти белән әни тәрбиясендә яши: кайткан саен безне кочаклап ала – бер авыр сүз әйткәне юк.

Алты кызларының алтысының да бүген үз тормышы. Хәлимә белән Сергей – 11 оныкның дәү әни-дәү әтисе. Беренче иреннән аерылганнан соң әбисе Хәлимәгә: «Елама, кызым... Яшь вакытта ничек тә уза ул, картлыгыңа бәхет сора», – дигән булган. Кайсы баласына барсалар да урыннары түрдән – кайчандыр әбисе әйткән бәхетле көннәр килгән. Кызларының әтиләрен үзеннән дә күбрәк зурлавына сөенә ул.
Апа-сеңелләре исеменнән Алия сөйли:
– Башкаларның тарихларын тыңлагач, күбрәк аңлыйсың – без бәхетле гаиләдә үстек. Алты бала булсак та, юклыкны күрмәдек: өстәлдән тәм-том бетмәде, көн аралаш камыр ризыгы пеште. Әти белән әни икесе дә тырышлар, гомер буе күп итеп мал асрадылар. Әни әнә: «Балаларны мәктәпкә әзерләргә бер үгез суеп сата идек, кышкы киемнәр алырга – тагын бер үгез», – ди. Безне алар бик матур киендерделәр! Икесенең тавышланганнарын, сүзгә килгәннәрен белмәдек, өстәл түрендә аракы шешәсе тормады. Хәтта бәйрәмнәрдә дә! Без, кечерәкләр, үткәннәрне хәтерләмибез, Айгөл апаның исеректән куркуы гомерлеккә калган әнә.
Әти беркайчан да акчаны санап вакланмады, әнигә: «Балаларга нигә моны аласың?» – димәде.
Ниндидер проблемам булса, мин иң элек әти янына барам, аңа сөйлим. Башкалар да шулай... Әни нәрсәдер өчен безне азрак ачулана башласа, ул һәрвакыт безне яклады. Хәтта хаклы булмасак та. Хәзер дә шулай! Ничек ул йөрәгенә барыбызны да сыйдырадыр, белмим. Аның безгә тавыш күтәргәнен бөтенләй хәтерләмим. Кызыма әтисе беренче тапкыр кычкырып эндәшкәч аптырап калган идем. Шунда ук: «Ярамый! Әти кеше мондый була алмый. Мондый булырга тиеш түгел!» – дигән идем. Беренче ирем белән аерылышырга туры килде. Өметләрен акламадым, дип, әти алдында бик оялдым... Әмма аннан яклау, хуплау сүзе ишетмәсәм, бу адымга бара алмас идем. Шөкер, нәкъ менә безнең әти кебек кешене очраттым хәзер.
Үскәндә әтинең безне яратуы, якын итүе шулай тиеш кебек иде. Хәзер менә уйлыйсың да, әти барыбер башкача эшли алмас иде кебек тоела. Бу адымы белән шундый күп кешегә бәхет китергән бит ул. Әнигә, безгә, үзенең әти-әнисенә... Аксубай әбиләр: «Сергейдан да яхшырак кияү юк», – диләр иде. Әтигә һәрвакыт таянып була! Мәсәлән, иртәнге сәгать биштә үк сиңа каядыр барырга кирәк ди: ул беркайчан «юк» дип әйтми. Башкалар булышмаска мөмкин, ә әти булыша, эшли! Үзенең бер баласы булмаган килеш, биш балага ата булу шундый зур җаваплылык бит! Әтине исә бернәрсә дә куркытмаган...
...«Миндә шундый хәлләр... Тик Сергей керәшен», – дигәч, әбисе Хәлимәгә: «И-и кызым, күктә язылмаган никах, җирдә укылмый ул», – дигән булган. Ялгышмаган!
Өченче кыз – Алсу сөйли:
– Без бер көн дә үги әти белән яшәмәдек! Үз әтисе белән үскән кайбер балаларда да бездәге кебек якынлык юк. Беренче көннән үк барыбызны да куенына алды да, бүгенгәчә «кызларым», дип яши әти. Безнең өчен ул – бар дөнья, иң якын дус, безнең саклап торган бөркет. Тау! Шул тауның итәгендә иркәләнеп, бер борчу-хәсрәт күрмичә үстек без.
Фото: Юлия Калинина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк