Логотип
Күңелеңә җыйма

Берсе – саран, икенчесе – мут, өченчесе...

Хәзер күпләр үзләренә тиң ярны танышу сайтлары аша эзли икән. «Сөембикә» журналының яңа гына килгән санында да интернетта танышу тарихы турында язма басылган иде. Аны укыдым да, үземнең дә шундый бер тәҗрибәм турында язарга булдым.

Алдан ук кисәтеп куйыйм, мин ниндидер бер җилбәзәк, ир-атлардан файда гына күрергә омтылган хатын-кыз түгел. Ни өчендер тормыш юлымда үземә насыйбымны очрата алмадым. Аралашкан ир-атларым да булмады дип әйтерлек. Инде яшем 40 ны узып киткәч, янәшәмдә миңа тиң булырлыкларның барысы да гаиләле, бала-чагалы икәнен күреп, бәхетемне әнә шул интернеттагы танышу сайтлары аша сынап карарга уйладым.

Анкетам бик гади генә иде: «Миңа 41 яшь, кияүдә булмадым, балаларым юк, эшем һәм фатирым бар. Җитди мөнәсәбәтләр өчен 40 яшьтән олырак булган ир-ат белән танышырга телим». Моннан берничә ел экскурсиягә баргач төшкән фотомны куйдым.

Озак көтәргә туры килмәде, телефоныма таныш түгел бер ир шалтыратты. Трубкада ир-ат тавышын ишетү белән йөрәгем гөпелдәп тибәргә тотынды, хәтта битләрем кызарып чыкты. Үземне шулкадәр уңайсыз хис иттем. Беренче сүзе сәлам дә, исәнләшү дә түгел: «Авылга күченеп кайтасыңмы?» – дигән сорау булды моның. Авылга күченеп кайтырга риза булырлык кына хатын-кыз эзли икән бу ир. Әти-әнисе нигезендә яңа йорт җиткезгән, ерак булмаган бер заводка барып эшли, акчаны яхшы ала, авылдан күчереп китәргә җыенмый. «Кыз-катын күп лә (сөйләшүеннән мин аның мишәр булуын абайлап алдым), авылда яшәргә риза булганы гына юк. Кыз-катынның эшлисе килми хәзер. Авылда эшләмичә яшәп булмый...» – дип тезеп китте ул.

Әле гомеремдә бер дә күрмәгән кешегә мин шунда ук: «Синең яныңа күчеп кайтырга риза», – дип әйтә алмыйм бит инде. «Бер-беребезне ошатсак, бер-беребезгә туры килсәк, уйларга була», – дидем. Ләкин ир дигәне кырт кисте: «Уйлап торырга калгач, булмый инде ул. Син миңа хәзер үк әйт: кайтасыңмы, юкмы?» «Бер дә очрашмаган килешме?» – дидем мин, гаҗәпләнеп. «Нишләп бер дә очрашмыйча? Менә кунакка кайтырсың яныма, очрашырбыз. Кыз-катын күрер өчен дип шәһәргә килеп йөрергә вакытым юк минем. Абзар тулы мал минем», – дигәч, бу кешенең ник алай әтәләнеп хатын эзләве аңлашылды. Бушка эшли торган хезмәтче кирәк ахрысы моңа. «Юк, авылга күченеп кайтырга риза түгел мин», – дидем дә, телефонны тизрәк куйдым. Телефонны куеп өлгергәнче колагыма аның: «Әйтәм бит эшлисегез килми, дип...» – дигән сүзләре килеп иреште.

Икенче шалтыратучы 54 яшьлек ир булып чыкты. Хатыныннан аерылган, балалары инде зурлар. Үзен фән кандидаты дип таныштырды ул. Казандагы бер кафеда очрашып сөйләшергә тәкъдим итте. Фән кандидаты да булгач, аның тәкъдимен бик хуплап кабул иттем. Кафены ул үзе сайлады. Очрашуга бик дулкынланып әзерләндем. Сөтле кофе төсендәге чалбарлы яңа костюм сатып алдым. Аңа иш итеп биек үкчәле туфлиләр сайладым. Иртәгә очрашабыз дигән көнне парикмахерскаяга кереп чәчләремне ясатып чыктым. Көзгедәге күренешем үземә бик ошады.

Бу кешенең кафе дигәне студентлар кереп ашый торган бер ашханә кебек кенә җир булып чыкты. Шушы тирәдә генә эшли икән, шуңа күрә монысына әллә ни аптырамадым. Дөресен әйткәндә, кафеларга әллә ни йөргәнем дә булмады. Кафесы ярар, тик менә очрашуга чакыручысы гына бер дә күңелгә ятышлы түгел иде. Өстенә кигән свитерының терсәге инде бүселеп, сизери башлаган. Чалбарының да инде күптән утюг күргәне юк, ахрысы. Үземне дә артык аккуратист дип әйтә алмыйм, ләкин очрашуга гына булса да кеше бераз әзерләнеп килергә тиештер бит инде? Шулай да күңелемнән аны акларга тырыштым: тормышта нинди хәл булмас, бәлки, аның боларга һич кенә дә вакыты юктыр. Фән кандидаты диде бит, инде докторлык ук язып ятадыр, кем белә.

Сөйләшер өчен болай үзе кызыклы гына кеше икән ул. Техникумда укыта, чынлап та фәнни эш белән шөгыльләнә, күп вакытын шуның белән уздыра икән. Үзен аңлый һәм рухи яктан күтәрә торган хатын-кыз эзли. Мин инде күңелемнән аның белән бергә булачак тормышымны күзаллый да башлаган идем, официант кыз ашаган өчен счет алып килеп бирде. «Үзем өчен үзем түлим», – дип, картамны чыгарганымны күрүгә: «Сез мине кимсетәсез», –  дип, кырт туктатты да кесәсеннән кошелегын тартып чыгарып, акчасын исәпли башлады. Аның тузган йөзлекләр санавын, тиеннәр чылтыратуын күрмәс өчен җир тишегенә төшеп китә яздым. Официант моның тиен акчалар санаганын сабыр гына көтеп басып торды. Ниһаять, санап бетерде бугай, бер уч ваклы акчаны официант алдына өйде. Все! Моңа кадәр әле ниндидер өметем бар иде бу кешегә, шушы гамәле белән барысын да бетереп атты. Мөгаен, тормышта да бик вакчылдыр бу. Вакчыл һәм саран кешеләр шушындый була. Соң, очрашуга чакырган икән, һич югында кесәсенә тоташ меңлек тыгып килсә дә була бит инде, тиен санап үзенең дәрәҗәсен генә төшерә. Кафедан соң тагын берәр кая барыйк дигән иде дә, мин баш тарттым. Гайрәтем чиккән иде. Юк, монысы да миңа туры килә торган кеше түгел. «Эшем бар, болай да сорап кына киттем», – дип, тизрәк таю ягын карадым.

Өченче ир-ат сөйләшүеннән үк болай ярыйсы гына кеше кебек тоелды. 48 яшь икән, берничә тапкыр өйләнеп караган, хатын-кыздан бәхете булмаган. Менә монысы сагайтты бераз сагайтуын. «Моның тәмле теленә алданмаска, сак булырга кирәк», – дип, үземне үзем алдан ук кисәтеп куйдым. Монысы да очрашуны кафеда билгеләде. Бу юлы да үземә бер салат белән кофе гына алдым. «Күбрәк ал инде, монда бик тәмле әзерлиләр. Менә бу үрдәк ите белән мантылары бик тәмле аларның», – дигәч, мантыга да заказ бирдем. «Бүген рәтләп ашарга вакытым булмады», – дип, юлдашым үзенә салат та, аш та, манты да, кабымлыклар да алды. Чынлап та ачыккан, ахрысы, аның тәмләп ашавы үзе бер күңелле күренеш иде. Официант счет алып килгәч, ул кесәсеннән картасын чыгарып, аппаратның пыяла тәрәзәсенә терәде. Тамагы тук кешенең кыяфәте бик канәгать иде. Ләкин... менә бәла... ни өчендер аппарат аның картасын «укымый» булып чыкты. Пыяла тәрәзәдән бар алды, бер куйды картаны. «Нишләп «укымый» икән, акчасы бар бит инде», – дип сөйләнгән булды. Аңлашылды... альфонс. «Әйдәгез, үзем түлим», – дип, үз картамны чыгардым. «Мин сиңа җибәрермен», – дип ышандырган булды булуын да. Акчам кызганыч булганга түгел, ир-атлардан шундый түбәнлек күрергә теләмәгәнгә күрә күңелем төште. Башкача бу кеше белән аралашырга теләмәдем. Әлбәттә инде, акча җибәрүче дә булмады.

Дүртенчесе әле хатыныннан аерылып бетмәгән бер ир кисәге иде. Кич буе хатынын яманлады, хатын-кызларны эт итеп сүкте. «Хатын-кызга аңа акча гына кирәк. Акчаң булганда яраталар, акчаң беткәч, артыңа тибәләр», – дип зарланды. Тыңлап та торасым килмәде монысын. «Хатын-кызларны бу кадәр сөймәгәч, ник танышу сайтында утырасың соң алайса?» – дип йөзенә бәреп сорадым. 

Бишенчесе танышуга килгән кичне үк гостиницага кунарга чакырды. Минем гаҗәпләнүдән зур булып ачылган күзләремә карап шаркылдап көлде: «Үзеңнән тәти кыз ясап маташма инде. 41 яшендә интим тәкъдим итүче барына сөен, дивана! Танышу сайтларында ир-атлар кемне эзли дип беләсең? Өйләнергә кеше эзләп утырмыйлар инде, һәрхәлдә...» Гарьләнүемне белсәгез. Үземне пычрак сулы мичкәгә чумып чыккандай хис иттем. Башкалар да минем анкетамны шул максаттан гына кереп укый микәнни?

Шул ук көнне кич белән өйгә кайттым да, танышу сайтындагы анкетамны бетереп аттым. Интернет аша таныштык, дип язучылар, алар барысы да яшь вакытта танышканнар шул. Яшьлектә бу мөкиндер. Тик менә 41 яшьтә? «Сөембикә» журналы сайтын укучылардан сорыйсым килә: 41 яшендә кайда танышып була икән? Берәр киңәш бирүче булмасмы? Кияүгә чыгасы килә бит.

фото ясалма фәһем генерациясе

Теги: мөнәсәбәтләр

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар