«Кәримә кәеф-сафа корып, типтереп яшәгәндә, мин ат урынына җигелеп эшләдем. Шулай тиң ярымны очратып гаилә дә корып җибәрдем. Чит илләргә йөреп, соңгы мода белән киенергә күнеккән туганым туйга кайткач, күлмәгемне күреп: «Ни за что не надела бы такое лохмотье на свадьбу, ну и вкусы...» – дигән булды. Дәшмәдем. Булачак иремә дә «каты эләкте». Зәвыксызлыгымның түбән дәрәҗәсе булып чыкты ул да. Кәримә чит илгә китеп берәр акча янчыгына кияүгә чыгарга хыяллана иде. Мин аның үзенекенә ирешәчәгенә, безнең кебек гади тормышка, шушы якларның гади ирләренә риза булып ятмаячагына ихлас ышана идем ул чакта.