Ниндидер киңәш соравым түгел, күңелемне бушатасым килеп кенә язарга утырдым сезгә. Бер кеше тормышын икенчесе белми, шуңа күрә монда язганнан чыгып кына киңәш бирә алучы булыр дип уйламыйм. Әмма сезнең арада минем хәлдә калганнар барыбер бардыр. Алар бу очракта нишләде икән, шуны бик беләсем килә.
Ирем белән без 5 ел гына бергә яшәп калдык. Авариягә очрап үлде ул. Кызыбызга өч яшь кенә иде әле. Мондый хәсрәтне кичергән кешеләр белә инде: бер көне дә узмас иде кебек. Уза икән, кеше тәмугка да түзә, ияләшә диләр бит, дөрес ул. Түзми кая барасың, үлгән артыннан үлеп булмый. Бала бар – аны үстерергә кирәк.