Алар ритуал түгел, ә тәртиптә тоту өчен кечкенә инструментлар гына. Даими куллансагыз хуҗабикә тормышыгыз җиңеләеп китәчәк. Чынлап!
Ашаганнан соң ук табак-савыт юу
Юынгычта кичтән юылмый калган савыт-сабалар булуы, килешерсез, иртән күңелне төшерә. Ә кичтән юып куйсагыз, иртәнге 10–15 минутны экономияләчәк.
Нишләргә: Ашаганнан соң 7 минутлык таймер куегыз. Музыка, подкаст куеп савыт-сабаны юып алыгыз – вакыт сизелмичә үтәчәк.
Тоз, шикәр һәм тәмләткечләрне уңайлы савытларда саклау
Пакетлар ертыла, тузанлана, югала. Ә пөхтә пыяла банкалар – кухняга тәртип өсти.
Нишләргә: Матур банка җыелмасы алып, аларны тоз-шикәр белән тутырыгыз.
Өстәлне ялгызыгыз өчен дә сервировкалау
Табактан ашау – бер дә күңелле күренеш түгел, ашавыгызның да яме булмаячак. Һәркем сервировкаланган өстәлдә утырып ашарга лаек. Моны гадәткә кертергә генә кирәк.
Нишләргә: «тиз җыела торган кечкенә өстәл җыелмасы» булдырыгыз – салфетка, стакан, тәлинкә, кашык-чәнечке. 20 секунд – һәм сервировкаланган өстәл әзер.
Кичке ашны телефонсыз үткәрү
Гаджетлар өстәл янындагы җанлы аралашуны үтерә. 20 минут кына телефоннан башка булу – гаилә җылысын кайтара.
Нишләргә: кухняга телефоннар өчен кечкенә тартма куегыз. Беренче булып телефонын куйган кеше сөйләшү темасын сайлый дигән кагыйдәне бонус итәргә була.
Иртән 5 минутка кухняны җилләтү.
Пешкән ризык исе һәм тынчу һава – баш авыртуының беренче сәбәбе.
Нишләргә: чәйнек кайнап чыкканчы гына тәрәзәне ачып торыгыз.
Кухня өстәленә атнасына бер мәртәбә чәчәк кую
Ул бер чәчәк кенә булса да ярый, барыбер өстәлгә – ямь, күңелгә рәхәтлек өстәячәк.
Нишләргә: бер генә хризантема ботагы булса да сатып алырга гадәтләнегез.
Иртәнге ашны кичтән әзерләп кую
Иртә – иң ашыгыч вакыт. Кичтән әзерләнгән ботка яки киселгән җиләк-җимеш 15 минутыгызны саклаячак.
Нишләргә: кичтән ботканы пешереп куегыз, контейнерга йогурт, җиләк салыгыз. Иртән болгатырга гына кирәк булачак.
Көнне дарчинлы чәй белән тәмамлау
Чәй пешерү үзенчә бер сигнал булсын: «бүгенге эш тәмам». Дарчин исе тынычландыра.
Нишләргә: дарчин таягы һәм яраткан чәегезне бер тартмада саклагыз. Кич белән бер таяк салып 3 минут тотыгыз.
Кухняда музыка кую
Тынлыкта пешерү – күңелсез, ә музыка белән рәхәтрәк булачак.
Нишләргә: яраткан музыкагызны куярга гадәтләнегез.
Йокларга ятканчы кухняны җыеп кую
Иртәнгә чиста кухня – көннең матур башлангычы.
Нишләргә: «йоклар алдыннан – юылган, сөртелгән, җыелган» дигән кагыйдә куегыз. Боларны эшләгәндә музыка йә берәр подкаст тыңлагыз – эшләгәнегезне сизмәссез дә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк