Әлфис баянын алып, көен дә уйнап карады. Үзенең күзләрендә яшь... «Рәхмәт, егетләр! Мин әле аны яттан өйрәнеп бетерим», – дип, безне озатып калды...
«Кил син» җырын ишетсәләр, күпләрнең күз алдына Әлфис Кыямов килә. Әлфис исеме чыкса, «Кил син» җырын искә төшерәләр. Бу җырның көне-төне яңгыраган вакытлары бар иде шул. Телевизорны ничә кабызсаң да шушы җырны яңгыратып, Әлфис Кыямов чыга иде. Радиодан да тынып тормады. Әйе, бик популяр булып китте бу җыр.
Әлегә кадәр яраталар аны. Гадәттә, җырның ике авторын – сүзләрен һәм көен язучыларны гына атыйлар. Ә мин һәрвакыт, бу җырның авторы дүртәү, дип әйтәм: көе – Рөстәм Вәлиевнеке, аранжировкасын Рафик Агапов ясады, сүзләре – минеке, ә халыкка танытучысы – җырчы Әлфис Кыямов.
Алмаз Хәмзин сүзләре,
Рөстәм Вәлиев көе.
Менә тагын көзләр җитте,
Менә тагын яфрак коела.
Салкын көзнең сары төсе
Сагыш сала, күңел боега.
Кайдан сине эзлим икән,
Кошлар белән китим
микән?
Иңнәремдә талмас җилкән,
Юлларымда сары чирәм.
Кушымта:
Кил син, кил син, үзең кил,
Яратам, шуны бел.
Кил син, кил син, үзең кил,
Әле дә соң түгел.
Көзге тойгы салкын җилдән
Өшегәнме әллә боегып?
Син яшәгәч, яшим инде
Күңел белән сиңа сыенып.
Тәрәзәдән карыйм тышка,
Көз җыена тагын кышка.
Өметемне юкка баглыйм,
Быелгы көз үтәр бушка.
Бу җыр ничек туды, дип сорарсыз. Аңа җавап биргәнче, Әлфис белән очрашкан, танышкан көннәргә әйләнеп кайтасым килә. Башкортстаннан килеп, байтак артистларның популяр булып киткән чорлары иде бу. Инде Хәмдүнә Тимергалиеваның «җир җимертеп», шау-гөр килеп, бөтен эстрадабызны яулап алган чаклары. Зифалык дисеңме, тавыш көрлеген әйтәсеңме! Ул үз дәверендә башкорт якларында татарча җырларга интегеп йөргән җырчыларны Татарстанда үз канаты астына алып, эстрада концертларында ияртеп йөртте. Шулар арасында Әлфис Кыямов та бар иде. Бер концертта нәфис сүз остасы һәм җырчы буларак, миңа да катнашырга туры килде.
Әлфис – баянчы да, җырчы да. «Сылукай», «Яшьлегемә кире кайтыр идем», «Иске карурман»нарны күздән яшь китерерлек итеп җырлый. Менә шулай танышып киттек без аның белән. Сирәк кенә булса да, шулай бергә концертлар белән чыккаладык.
Беркөнне Әлфис миңа әйтә: «Алмаз абый, болай җырлап, юкны бушка уздырып йөрү туйдырды. Акча да юк, фатир да... Гаиләм дә риза түгел. Заводка китәрмен, ахрысы», – ди. «Тукта әле, Әлфис, ашыкма. Тавышың матур, моңлы. Баяныңда да яхшы уйныйсың. Менә Рөстәм Вәлиев-нең язылып бетмәгән бер көе бар. Шул көйгә синең өчен бер шигырь язам. Шуны эшлибез дә, сиңа бирәбез, әйбәт җыр килеп чыга-чак», – дидем.
Эшне озакка сузмаска булдым. Шул төнне үк утырып шигырен яздым. Язам-сызам, язам-сызам... Ниһаять, иртәнге тынлыкта барлык язганнарымны ертып атып, моңсу гына кушымталы бер җыр тексты язып төгәлләдем. «Менә тагын көзләр җитте...» дип башлана иде ул.
Иртән-иртүк Рөстәмне табып, аңа Әлфиснең эстрададан китәргә уйлап йөрүен әйттем. «Әйдә әле, теге яза башлаган матур көеңне җайлап, аңа бирик», – дидем.
Җырның сүзләрен тотып, икәүләшеп Әлфис яшәгән тулай торакка барып кергәндә ул заводның кадрлар бүлегенә барырга җыенып йөри иде. Бер сүз дә әйтмичә, мин җырларга керештем. Әлфис сагаеп калды. Күреп торам, җырны ошатты. Ничә тапкыр җырлаганбыздыр ул көнне, хәтер-ләмим. Әлфис баянын алып, көен дә уйнап карады. Үзенең күзләрендә яшь... «Рәхмәт, егетләр! Мин әле аны яттан өйрәнеп бетерим», – дип, безне озатып калды.
Бер атнадан Рафик Агапов ясаган аранжировка белән бу җыр радиолардан бөтен дөньяга яңгырый иде инде.
Шуннан күп тә үтмәде, без, дүрт иҗатташ, Әлфис җитәкчелегендәге концерт бригадасы оештырып, Татарстан буенча гастрольләргә чыгып киттек. Кайларда гына булсак та, бу җыр көчле алкышларга күмелде. Өчәр тапкыр сорап җырлатканнары булды. Күпме җырласаң да, тамашачыны биздермәде ул.
Берсендә безне көрәш буенча берничә тапкыр Европа чемпионатында батыр калган Хәбил Бикташев Самарага чакырды. Кунак-лар арасында күп җырчылар булса да, Әлфис никтер катнашмады анда. Концертны мин алып бардым. Тамашачылар бик ошаттылар. Ләкин Әлфиснең «Кил син» җырын җырлаучы булмады.
Әллә кыймадылармы, Әлфис кебек башкарып булмас дип уйладылармы.
Концерттан соң Хәбил безне ресторанга банкетка чакырды. Никтер барыбыз да тып-тын гына утырабыз, барысы да арыганнар иде, күрәсең. Кыюлыгымны җыеп, ресторан музыкантларының тавыш операторы янына бардым да «Кил син» җырының көе язылган флешкамны суздым. Залга көй агылды. Мин бераз Әлфисчәрәк булырга тырышып, аны күз алдымда тотып, җыр башладым. Шулчак ресторанның бер почмагында тыныч кына утырган берничә кеше уртага чыгып парлап биергә кереште. Әрмәннәр икән. Таза гына гәүдәлесе чибәркәен кочагына алган килеш, ара-тирә миңа карап, баш бармагын күрсәтә.
Көй тынды. Мин үз урыныма килеп утырдым. Күрәм, теге әр-мән егете безгә таба килә. «Бик матур җыр, тагын бер генә җырла инде», – ди. Хәбил исә астан төртә: «Бөек әрмән халкы вәкиле сорый бит, җырла инде!» Тавыш операторына барып, тагын «Кил син»не куйдырдым. Кыскасы, ул кичне өч тапкыр сорап җырлаттылар миннән бу җырны. Соңгы мәртәбә яныма килгәндә, ул мин-
нән телефонымны сорап алды. Берничә көннән телефоныма шалтыраттылар. Теге әрмән кешесе! «Шул җырны телефоннан тагын бер тапкыр җырламассыңмы? Хатыныма бик ошады, аның ишетәсе килә», – ди. Әйе, татарларны гына түгел, әрмәннәрне дә әсир иткән булып чыкты ул.
Бригада булып оешкач, без Әлфис белән Мәскәүнең «Космос» концерт залында да яңгыраттык бу җырны. Мәскәүдәге тамашачыларыбыз аны ике тапкыр сорап җырлатты. Басып кул чаптылар.
Концерт тәмамланганнан соң залның сәнгать җитәкчесе Әлфис янына килеп, җырны сорап алмакчы булган. Әлфис аны минем янга җибәргән. Фамилиясе, ялгышмасам, Рублев иде бугай, үзен үзбәкләрнең «Ялла» төркеме вәкиле дип таныштырды. Анысы дөрес булгандырмы, юкмы, ләкин рус кешесенең татар җырына таң калуы безне гаҗәпләндерде.
Ул миннән бу җырны башкарырга рөхсәт сорады. «Сезнең бит тың-лаучылар географиясе тар. Ә мин аны бөтен Россиягә танытыр идем», – диде. Өч сәгатьтән мин аңа текстны рус теленә тәрҗемә итеп бирдем. Ләкин алдан ук бу җырның аның тавышына туры килмәвен күзаллавымны әйттем. «Аны Әлфисчә башкарыр өчен, аныкыдай җылы тенор тавышка ия булырга кирәк», – дидем.
Андый җырлар уңышлы булсын өчен Әлфис кебек җырчылар кирәк!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк