Логотип
Белмәсәң бел

Кунак этикеты

Кунакка җыенганда этикет осталыгын камил белү аеруча кирәк. Үз кешеләребез әле, дип, кайчакта кагыйдәләр турында онытып та җибәрәбез. Әмма бу һич тә дөрес түгел. Кайда гына булсагыз да, этикет кагыйдәләрен истән чыгармагыз. Аеруча аралашу культурасына игътибарлы булыгыз. Кунакка бару бит әле ул – яңа элемтәләр өчен дә юл ача. Ә сезне күргәч иң беренче туган тәэсир, гадәттә, гомерлеккә кала. Дөньяви һәм эшлекле этикет буенча консультант Ләйсән АТНАБАЕВАның киңәшләрен тыңлыйк.

Кунакка килгәч өстәл артына утыру тәртибе нинди?
Йорт хуҗабикәсе алдан үк хәстәрен күреп, килүгә сезнең урынны күрсәтеп куйса бик яхшы. Алдан билгеле түгел икән, кунаклар хуҗабикәнең өстәлгә чакыруын көтә. Йорт хуҗасы белән хуҗабикәдән алда өстәлгә утырырга ярамый. Тагын шунысын да онытып җибәрмәгез: яше, социаль хәле нинди булуга карамастан, хатын-кыз өстәл артына беренче булып утыра башлый. Хатын-кызга утырырга булышу – ир-атның тәрбияле булуының бер күрсәткече.


Бәйрәмгә соңга калсаң нишләргә?
Әлбәттә, соңга калмаска инде! Әмма этикет 15 минут соңаруны кичерә әле. Аннан соң – чакыруда фуршет дип язылса, анда килү-китү вакыты иркенрәк. Чакырылган вакыттан соңга калган очракта хуҗаларга хәбәр итеп, гафу үтенегез. Әгәр дә бик нык соңарсагыз, бу хакта хәбәр дә итмәгән булсагыз, мәҗлескә барып тормавыгыз хәерлерәк.


Салфеткаларны ничек кулланырга?
Ашаган вакытта кәгазь салфеткалар белән иреннәрегезне сөртеп алыгыз. Тәлинкә тирәсенә салфеткалар өю эстетик яктан матур түгел. Бер-ике кәгазь салфетка белән генә чикләнергә тырышыгыз. Тукымадан ясалган салфеткалар тез өстенә куела. Ул авыз сөртү өчен кулланылмый. Ашап туйганнан соң гына иреннәрегезгә тидереп алыгыз. Шул рәвешле ашап бетергәнегез турында хәбәр итәсез. Аннан соң салфетканы тәлинкә янында калдырыгыз.


Өстәл артында төп кагыйдәләр
Күп очракта кунакка бару, төрле мәҗлесләр ашау өчен түгел, ә аралашу, танышу өчен сәбәп. Шуңа күрә, ризык күрмәгәндәй, өстәлгә капланмагыз. Кайдадыр өйдән читтә ашаганда да менә шул хакта онытмагыз. Тәмле ризык әзерләгәне өчен хуҗабикәне мактап алыгыз, янәшәдәге күршеләргә ачык йөз күрсәтегез. Алдыгызга бирелгән ризыкны ничек ашарга белмәсәгез, әкрен генә сорагыз йә күршеләрегезне күзәтегез.


Ашау-эчүне кайчан башларга?
Гадәттә кунакларны өстәл артына чакырып, трапезаны хуҗабикә башлый. Ул утырып ашый башлагач, башкаларга да керешергә мөмкин. 


Еракта торган ризыкны үрелеп алу дөресме?
Этикет буенча кул сузымыннан ерак булмаган бар нәрсәне алырга мөмкин. Ә өстәл аркылы сузылу – тәрбиясезлек. Ашыйсы килгән ризыгыгызны алып бирүне күршегездән сорый аласыз. Ризыкны үз кашыгың яки чәнечкең белән алырга ярамый. Махсус куелган приборларны кулланыгыз. 


Кечкенә сумканы өстәлгә куярга ярыймы?
Сумка, гадәттә, арка артына куела яки урындык аркасына эленә. Аны өстәлгә кую моветон булып санала. 


Прибор идәнгә төшеп китсә нишләргә?
Бернәрсә дә булмаган кыяфәт чыгарып, яңа приборлар сорарга.

 
Өстәл артында телефоннан кулланырга буламы?
Эшлекле очрашу вакытында бу әле килешә. Барыбер дә, гафу үтенеп, өстәл яныннан торып читкә китеп сөйләшергә кирәк. Этикет буенча башка мәҗлес-ләрдә телефон куллану кабул ителмәгән, әмма, кызганыч, бу кагыйдәне беркем дә үтәми. 


Мәҗлестән иртә китәргә ярыймы?
Ярый, әмма бу хакта хуҗаларга алдан әйтеп куегыз. Өстәл артында утырган күршеләрегез белән саубуллашырга да онытмагыз. Матур үткән кич өчен рәхмәт әйтегез. Барлык кунаклар белән дә кычкырып саубуллашу кирәкми.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар