Без тормышта төрле ир-ат белән очрашабыз: кыю, үз-үзенә ышанган, гаилә корырга әзер булганнар да бар, җаваплылыктан куркып, үсмерлектән чыга алмый йөргәннәр дә. Тагын әле әнисенә артык бәйләнгәннәр дә бар. Психологлар күптән әйтә: эмоциональ сепарация — ул аерым яшәү түгел, ә үз фикерең, үз чикләрең булу. Сепарация булмаган ир-ат гаилә корса да, аны әнисе теләген тормышка ашыручы итеп кабул итә. Шуңа күрә мондый бәйләнешне вакытында күрү — гаилә бәхетен саклау.
Ул әле дә әнисенең кагыйдәләре белән яши. Әгәр һәр карар, һәр вак-төяк мәсьәлә әнисе аша үтә икән, моны берничек тә «гадәти киңәш сорау» дип кенә булмый. Бу — үз фикере булмауның билгесе. Мондый ир-атлар еш кына үз теләкләрен танымый, чөнки аларның күпчелеге әнисенең теләге белән алышынган. Бу очракта ир-егет аны рәнҗетүдән, «начар ул» булып күренүдән курка. Ә бу инде гаиләдә гармония булдыруны кыенлаштыра.
Ул һаман да әнисе мәхәббәте өчен көрәшә. Әгәр балачакта чикләр булмаган, әнисе аны үзенең төп мәхәббәт объекты итеп күргән булса, ул үсеп тә шуны исбатларга мәҗбүр була: «Мин синең иң яхшы улың! Мин сине башкалардан ныграк яратам!» Бу эмоциональ ярыш.
Мондый ир-атлар еш кына:
– туганнары белән әни игътибарына көнләшә;
– тормышында хатын-кыз пәйда булганда конфликтлар башлана;
– әнисе хисләрен яклауны үз бурычы итеп күрә.
Хатын-кыз исә бу өчпочмакның икенче очында кала — һәм күп вакыт үзен читләштерелгән итеп тоя.
Әнисе белән барлык серләрне бүлешә. Хәтта хатыны белән икесенә генә кагылышлыны да. Бу инде — шәхси чикләр бозылу. Әгәр ирегез бәхәсләрегезне, алдагы планнарны, хәтта интим якынлыкны әнисе белән уртаклаша икән, анда сезнең парның эчке дөньясы юк дигән сүз. Мондый гаиләләрдә хатын-кызга «өченче кеше тыңлап утыра» кебек. Әгәр өстәвенә әнисе: «Син аны болай тәрбияләп кара», «Ул сиңа туры килми» кебек киңәшләр бирә, ә ирегез моңа колак сала икән, бу инде шәхси ирек юк дигәнне аңлата.
Ул һәр уңышына иң элек әнисенең хуплавын көтә. Ир-ат тормышта ниндидер казанышларга ирешкәндә шатланырга тиеш кебек. Әмма «әни малае» өчен бу шатлык тулысынча түгел. Чын куаныч аңа әнисе мактаганда килә. Сезнең фикерегез, сөенүегез, хуплавыгыз асылда икенче планда кала. Мондый ир-атлар еш кына үз гаиләсенә түгел, ә «әни канаты астындагы тормышка» тугрылык саклый.
Әнисенә «юк» дия алмый. Һәм моны хатын-кыз һәрчак беренче булып сизә. Планнар корасыз, ә кичкә ул аларны үзгәртә, чөнки әнисе шалтыратып, ниндидер эш йөкләгән. Әйе, берничә тапкыр булса мондый очрак, куркыныч түгел,әмма ул даими икән, уйланырлык урын бар. Бу — «әнинең теләге — закон» дигән система. Әлеге очракта ир-ат еш кына эчтән интегә, ләкин каршы килә алмый — чөнки аның аңында «әни рәнҗесә, мин начар» дигән фикер утыра.
Нәрсә эшләргә?
Мондый мөнәсәбәттә яшәү — үз-үзеңне югалтуга китерергә мөмкин. Шуңа иң элек үз-үзегезгә сораулар бирегез: «Мин үземне бу гаиләдә күрәмме?» «Мин икенче планда булырга ризамы?» Бу сорауларга әйе дип җавап бирәсез икән, бар зирәклегегезне кушып, әкренләп үзгешләр кертә башларга кирәк. Бу, әлбәттә, әнисенә каршы кую дигән сүз түгел, ә бәлки гаиләгезнең шәхси чикләрен генә булдыруга омтылу. Гаилә — ул психологик яктан ике өлгергән кешенең башкалардан мораль һәм матди яктан мөстәкыйль булып яшәве. Җитди карарларны хәл итү, бергә киләчәкне төзү – ике кешенең гамәле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк