Өйдәге мохит — ул очраклылык яки уңыш түгел, ә һәр көнне кабул ителгән кечкенә карарлар, башкарылган эш нәтиҗәсе. Яңа елны яңа гадәтләрдән башлыйк әле. Гаиләне тагын да ныгыту өчен алар. Бу гадәтләр сезнең гаиләдә инде бар икән, үзегезне мактап куегыз. Димәк, сез гаиләгезне бер йодрыкта тота алырлык зирәк кеше.
1. Көнгә бер тапкыр булса да бергәләп очрашып сөйләшү
Бу, гадәттә, чәй янында яки кичке аш вакытында бөтен гаилә белән табын тирәсенә җыелу. Иң мөһиме: телефоннарсыз, телевизорсыз һәм иркенләп. Һәркем көн дәвамында нинди вакыйгалар булганын, эмоцияләре белән уртаклаша. Балалар хисләрен белдерергә өйрәнә, ә өлкәннәр – ачуланмыйча гына тыңларга. Мондый гадәт һәркем үзен мөһим дип хис итәрлек ышанычлы мохит тудырырга ярдәм итә.
2. Көненә бер игелекле эш
Гаиләдәге һәр кеше икенчесе өчен үз теләге белән бер игелекле эш эшләсен. Мисал өчен: иртәнге аш әзерләү, җылы сүзләр язылган хат калдыру, өсләренә плед ябу. Бу без еш кына гадәти хәл дип кабул итә торган кайгыртучанлыкка өйрәтә.
3. Бурычларсыз бер көн
Аена бер тапкыр гаилә көне оештырыгыз – берни дә эшләмәгез. Өй җыештырусыз, кибетләрсез, эш чатларыннан башка гына узсын ул көн. Бары тик сез, якыннарыгыз, вакыт һәм тынлык. Саф һавада йөрегез, пилмән ясагыз, өстәл уеннары уйнагыз, гадәттә вакыт җитмәгән эшләрне эшләгез. Мондый көннәрдә чын якынлык туа. Ә аны нәсыйхәтләр яки бүләкләр белән генә булдырып булмый.
4. Гаилә проекты
Бергәләп бер максат сайлагыз: истәлекләр альбомы ясау, балалар эшләренең кечкенә күргәзмәсен оештыру, бакча утырту, марафон йөгерү яки фильм төшерү. Иң мөһиме: бу эш һәркем өчен кызыклы булсын. Бергәләп эшләү балаларны җаваплылыкка, ә әти-әниләрне эшне бүлешә белергә өйрәтә. Авыр булганда да бергә булырга өйрәнү ысулы бу.
5. Кагыйдәләр урынына – принциплар
Озын тыюлар исемлеге урынына – берничә гомуми юнәлеш: «Без бер-беребезне хөрмәт итәбез», «Без дөресен сөйлибез», «Без кайгыртабыз». Принциплар күрсәтмәләргә караганда озаграк яши. Алар гаилә мәдәниятенең бер өлеше булып китә, аны хәтта иң кечкенә балалар да аңлый. Мондый нигезләр балаларга таяныч һәм үзләрен якланган итеп хис итәргә ярдәм итә.
6. Шәхси урын һәм җаваплылык
Хәтта кысынкы фатирда да һәркемнең үз урыны һәм үз эше булырга тиеш. Кемдер –чәчәкләр өчен җаваплы, кемдер – аяк киеме киштәсендәге тәртипне саклый, кемдер –иртәнге чәй өчен җавап бирә. Бу бурычлар турында түгел, ә һәркемнең мөһимлеген тану турында. Хәтта өч яшьлек бала да «салфеткалар патшасы» була ала.
7. Кечкенә бәйрәмнәр
Календарьда буш вакыт табыгыз һәм «Пижама көне», «Утсыз кич», «Шимбә киче» кебек көннәрне планлаштырыгыз. Бу кечкенә бәйрәмнәр – көндәлек тормыштагы шатлык мизгеле кебек. Алар зур чыгымнар таләп итми, ләкин балалар үсеп җиткәч тә искә алырлык традицияләр тудыра. Көндәлек тормышта көтелмәгән шатлыклар булса, ул соры булудан туктый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк