Җырчы Зәйнәб Фәрхетдинова яшьләргә юл бирмичә йөри инде дип язган хейтерларына социаль челтәрләрендә җавап биргән.
«Кемнәрдер, кайчан концертың була, дип язсалар, кайсыбер кешеләр: «Йөри инде яшьләргә юл бирмичә», йә булмаса: «Олыгайган, килешсез», дип язалар. Дөрес турыдан-туры үземә түгел, башка группаларда», – дип яза җырчы үзенең социаль челтәрләрендә. Күрәсең, хейтерларын укып, Зәйнәб Фәрхетдинова, барысына ачыклык кертеп, йөрәгендә йөрткән сүзләрен яза. «Китәр дип көтмәгез дә, егылып киткәнче эшлим әле», – ди ул.
«Әйтегез миңа, кайда язылган ул чикләр? Җиткән, булган диеп! Кеше һәр эшкә үзе өлгерергә тиеш, үз хәленнән килгәндә эшләргә тиеш, минемчә, шулай бит! Егылып киткәнче».
Ә яшьләр өчен ул бик шат булуын, тик дөрес сайларга кирәклеген әйтә.
«Яшьләр үз юлларын ачарга телиләр икән, мөмкинлекләр бик зур бит хәзер, мин аларны бик хуплыйм, бик риза – иҗат итсеннәр. Белсәгез икән, иҗатка омтылучы, үзләренең талантларын күрсәтә белүче яшь йөрәк никадәр. Үзен ачса, юлын дөрес итеп сайласа, ул безнең тормышны күтәрә генә, бөтен яшәешебезгә ямь өстиячәк. Әмма юлны дөрес сайларга кирәк!»
«Бүген мин иҗатта, күп еллар эзләнсәм дә, бүген дә янып яшим. Үземнең көчемне үзем беләм, Аллага шөкер, дим. Һәр кеше эзләнеп, янып яши алса, бу бит зур бәхет», – дип яза җырчы бәхет турында.
«Тагын шунысы минем өчен мөһим: мине беренче көннән яратып калган, үзенеке итеп кабул иткән тамашачым. Ул hәр чыгышымны көтә. Әле кайбер мин оныткан җырларымны искә төшереп язып җибәрә. Башкарыгыз шул җырны да, диеп», – дип яза тугры тамашачысына рәхмәтен белдереп.
Ә инде хейтерларын тагын да кыздырып ала:
«Шуны әйтәсем килә, ялан аякмы мин, биек үкчәдәнме, кыскаданмы мин, озындамы, бу минем үз тыңлаучым өчен иҗатым! Мин туктарга тиеш тугел! Шулай булгач, әле исән-сау вакытта иҗат дигән бөек пьедесталны ташласам, мин үз-үземне гафу итә алмаячакмын! Менә шул ул иҗат җанлы булып туу! Иҗатымны яраткан барлык кеше алдында башымны иям! Ә бу фотоны миңа нейросеть тәкъдим итә, менә шушылай киенеп чык әле, ди. Сезгә ничек? Эшлибезме?» – дип яза стилен үзгәртеп торырга яраткан җырчы.
Сезгә мондый стиль ничек?
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарийлар
0
0
Бик матур стиль. Туксанда алай йөреп булмас, әле килешкәндә киенеп калырга кирәк. Җир өстендә һаркемнең үз юлы бар, үз урыны бар. Һәр кеше үз юлыннан йөри, иҗат итәм, яшим, эшлим дигән кешене берәү дә кысрыкламый. Озак еллар җырларга, иҗат итәргә язсын Зәйнәпкә.
0
0
0
0
Бетен яктан бик матур-киемнэре дэ.э тавышы инде уенчэлекле матур да.монлы да. Безне шулай озын озак еллар жырлары белэн шатландырсын иде.Зур унышлар ана.
0
0