Беркемнең дә картаясы килми. Яшен яшереп, үзен яшь кызлар кебек тоеп, яшьләрчә киенеп йөргәннәр арабызда юк түгел. Картаясы килми бит дип, елап алучылар да бар. Әмма табигатьне, никадәр генә тырышсаң да, алдап булмый. Кеше битенә күпме генә укол кадасы да картая. Шуңа моны кабул итеп, матур итеп картаерга өйрәнү дә үзенә күрә бер зирәклек. Моның өчен дә киңәшләр дә бар.
Һәр көнне рәхмәтле булган нәрсәләрне санап башлагыз
Яхшыны күрә белү — гомер озайтуның иң яхшы ысулларның берсе. Оптимизмны үстерү беркайчан да соң дип санарга ярамый. Белгечләрләрнең тикшеренүләре оптимист кешеләрнең йөрәк өянәге һәм йөрәк-кан тамырлары авырулары, пессимистларга караганда, күпкә түбәнрәк булуын күрсәтә. Оптимистларда теләсә нинди сәбәптән вакытсыз үлем куркынычы да сирәгрәк очрый. Алар актив социаль тормыш алып бара, максатлары ачык, гадәтләре дә сәламәтрәк. Оптимизмга ничек көйләнергә соң? Мәсәлән, һәр көнне рәхмәтле булган 10 әйберне санап башларга мөмкин.
Спорт белән шөгыльләнмәгәнсез икән, көнгә 5 минуттан башлагыз
Көн саен физик күнегүләр өчен 5 минут табарга тырышыгыз һәм аннан ләззәт алыгыз. Даими алып барган очракта тиздән үзегезне физик яктан актив кеше итеп тоя башларсыз. Көннәрдән бер көнне 10 минут шөгыльләнергә теләвегезне аңларсыз. Ә беркөнне дустыгыз сезне йөреп кайтырга чакырыр һәм сез урамда 25 минут уздырганыгызны сизми дә калырсыз.
Атнага өч тапкыр көч күнегүләре эшләгез
Мускуллар озын гомерлелек өчен бик мөһим: алар матдәләр алмашын яхшырта, хәрәкәтчәнлекне саклый һәм күп авырулардан яклый. Мускул массасы 2 нче тип диабеты, йөрәк-кан тамырлары авырулары, Альцгеймер чире һәм яман шештән үлү куркынычын киметә. Атнага өч тапкыр ирекле авырлыклар, тренажёрлар, резин тасмалар яки үз авырлыгыгыз белән шөгыльләнергә күнегегез. Һәр күнегүдә кимендә 15 кабатлау эшләгез һәм соңгы 1–2 кабатлауны көч куеп кына башкара алырлык дәрәҗәдә эшләгез.
Эшкәртелгән ризыкны һәм итне азайтыгыз
Дөрес тукланмау – вакытыннан алда үлүнең беренче риск факторы. Тикшеренүләр күрсәткәнчә, сәламәт Урта диңгез диетасы теләсә кайсы сәбәптән үлү куркынычын киметә. Белгечләр эшкәртелгән ризыкларны һәм итне атнасына биш тапкыр урынына ике тапкырга калдырудан башларга киңәш итә.
Даими көн тәртибе булдырыгыз
Озак яшәүчеләр, гадәттә, бик төгәл режим тота: бер үк вакытта йокыдан тора, ашый, хәрәкәтләнә һәм йокларга ята. Алар бик эзлекле һәм дисциплиналы. Йокыны көйләү өчен көненә 7–8 сәгать йокларга тырышыгыз. Уянгач, 15–20 минут кояш нурында булыгыз. Кичен исә йокларга 2,5 сәгать кала яктылыкны киметегез.
Үз максатыгызны табыгыз
Тормышта максат булу когнитив бозылуларны һәм деменцияне кисәтергә ярдәм итә, шулай ук иртә үлем куркынычын киметә. Мәсәлән, волонтерлык белән шөгыльләнергә мөмкин. Әгәр максатыгызны белмәсәгез, 2–3 юнәлешне сайлап карагыз.
Атнага кимендә бер мәртәбә дустыгыз белән аралашыгыз
Көчле социаль элемтәләр озын гомер һәм сәламәтлеккә ярдәм итә. Дуслар белән аралашу – вакыт әрәм итү түгел, ә сәламәт һәм бәхетле булуның нигезе.
Айга бер тапкыр яңа нәрсә сынап карагыз
Яңалык баш мие өчен файдалы һәм деменция куркынычын киметә. Һәр ай саен элек курыккан яки вакыт тапмаган эшне эшләп карагыз – бу шәхес буларак үсәргә ярдәм итә.
Фикерләү рәвешегезне үзгәртегез
Картаюга уңай караш гомерне 7,5 елга озайта ала. Картаю турында нәрсә уйлавыгыз – ул тормыш һәм үлем мәсьәләсе. Көзгедән күргән җыерчыкларыгызга: «Сезне лаеклы рәвештә булдырдым», – дип карарга өйрәнегез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк