Тагын бер кат кабак файдасы турында сөйләшик әле.
1. Баскетбол тубына ошаган бу итләч яшелчәдә балалар өчен кирәкле Д витамины күп. Ул үсешне тизләтә, өлкәннәргә организмдагы кальцийны үзләштерергә ярдәм итә.
2. Кабактагы B, C, P, PP, E витаминнары картаю процессын акрынайта, гәүдә авырлыгын нормада тотарга булыша. Ул яхшы антидепрессант. Кабакны ешрак ашасагыз, күңел төшенкелеге, депрессия борчымас.
3. Кабак йомшагы ашказаны согы бүленеп чыгуны тизләтә, табиблар бу яшелчәне ашказаны җәрәхәтләрен төзәтү өчен ешрак ашарга киңәш итә.
4. Кабакның минераль составы – тоз, фосфор һәм тимер – кан әйләнешен яхшырта. Анемия һәм атеросклерозны дәваларга булыша.
5. Кабакның пектинга бай булуы зыянлы холестеринны киметә. Бөер, бавыр, эчәк авыруларыннан дәвалый.
6. Йөклелек вакытында берәр кисәк кабак ашап токсикоздан котылырга мөмкин. Ә уылган кабак боткасы сылап, экземаны, тәннең пешкән һәм үлекләгән яраларын дәвалыйлар.
7. Бөерне дәвалау өчен тәүлеккә ярты стакан чи кабак согы эчәргә кирәк. Баллы алтынсу сок тынычландыру үзлегенә дә ия.
8. Йокысызлыктан интегүчеләргә ашар алдыннан көнгә өч мәртәбә кабак согы ясап эчү дә җитә.
9. Кабак диетасы бөере начар эшләүчеләргә тәкъдим ителә.
10. Кабак орлыкларын борынгыдан эчтәге суалчаннарга каршы һәм сидек юллары авыруына дәва итеп кулланганнар.
Бер кочак авырудан КАБАК БАЛЫ ярдәм итәчәк. Ул түбәндәгечә ясала.
Чистартып, угычтан уылган 1 кг кабакка 200 гр шикәр кушып тугларга һәм төнәтергә кирәк. Аерылып чыккан согын сүрән утта куерганчы кайнаталар. Әзер булгач, азрак кына дарчин(корица) яки канәфер кушалар.
Фото: Газинур Хафизов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк