Бөек Җиңүгә миллионлаган гап-гади кешеләрнең каһарманлыгы бәрабәренә ирешә алдык. Алар арасында безнең татар егетләре, татар кызлары да байтак. Минем бабам, синеке, аныкы... Сугыш афәте кагылмаган, сугыш ишек шакымаган капка, гаилә калды микән? Җиңү таңы безгә шуңа да кадерле... Инде бу хакта бүгенге яшьләребезгә дә аңлатасы, төшендерәсе, күңелләрендә горурлык хисләре уятасы килә. Бу проект – шул хакта. Мондый ядкарьләр, бәлки, сезнең гаиләләрдә дә сакланадыр. Юк икән, аларны шушы сайтлардан табып алырга мөмкин: https://pamyatnaroda.ru, podvignaroda.ru. Бабаларыгызга орден-медальләр ни өчен бирелде икән? Балалар, оныклар белән бергә утырып эзләп карагыз әле. Әлеге тарихи документларны үз күзләре белән күргәч, Җиңү сүзенә алар инде берничек тә битараф калалмас...
Минем бабам Сәхбетдинов Сәлах Сәхбетдин улы 1914 елның 18 декабрендә Татарстан АССРның Калинин районы Тат. Бүләр авылында туа.
Гражданнар сугышында һәм СССРны саклау буенча алдагы хәрби хәрәкәтләрдә, Бөек Ватан сугышында катнаша.
Ленин орденлы, Кызыл Байраклы, Суворов орденлы 73 нче укчы дивизиясенең 392 нче укчы полкында рота старшинасы булып хезмәт итә. Хәрби часте 186 тбр. 10 тк. Өч тапкыр – 1941 елда, 1942 елда, 1945 елда яралана. Бабам III дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнгән. Түбәндәге батырлыгы өчен: «Куклин шәһәре өчен барган сугышта 20.01.1945 елда Сәхбетдинов Сәлах Сәхбетдин улы алдынгы сызыкта гаять зур батырлык һәм кыюлык күрсәтте. Шәхси батырлыгы белән иптәш Сәхбетдинов үз отделениесен урау юл белән дошманга таба алып китте һәм кинәт паника тудырды. Алар, атып һәм гранаталар ыргытып, дошманны шушы оборона районыннан бәреп чыгардылар.
Бу сугышта Сәхбетдинов үзе 8 фрицны үтерә, 2 сен әсир итеп ала һәм сорау алганнан соң атып үтерә», дип язылган бүләкләү кәгазендә. Кызыл Йолдыз ордены белән түбәндәге батырлыгы өчен бүләкләнгән: «1942 елның 22 июненнән хәрәкәттәге армиядә булып, иптәш Сәхбетдинов немец илбасарларына каршы сугышларда күп тапкырлар катнашкан, анда 3 тапкыр яраланган. 186 танк бригадасы составында 1945 елның 15 гыйнварыннан Польша территориясен азат итү өчен барган сугышларда катнашкан, Көнчыгыш Пруссиянең Остероде, Мюльхаузен, Фрауэнвальдс, Фрауэнбург һәм башка шәһәрләрен алу өчен барган сугышларда катнашкан.

392 нче укчы полк командиры подполковник Парфенюк. 1945 елның 19 мае».
Бабамның үткән сугыш юлы: Ленинград–Смоленск–Брянск–Гомель–Минск–Гродно–Гданьск.
Бабам 1970 елның 16 февралендә вафат була. Әбием Хәмидә белән җиде бала тәрбияләп үстерәләр. Балалары: Флүсә, Фаил, Наил, Фәйрүзә, Роберт, Әлфия, Марсил. Хәтерлим һәм горурланам! Сез дә Бөек Ватан сугышы вакытында тыныч күк йөзен саклаган батырларыгызны, туганнарыгызны исегездән чыгармагыз!
Римма ӘХМӘТХАНОВА.
Актаныш районы, Пучы авылы.
Фото: гаилә архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк