Логотип
Сәхнә һәм язмыш

Җәвит Шакиров гаиләсендә кайгы

Җырчы, шоумен, алып баручы Җәвит Шакировның әнисе вафат булган. Ул бу хакта социаль челтәрләрендә яза.


«Бу безнең әнкәй белән соңгы фотога төшү буласын күз алдына да китермәгәнбез икән. Без кайтуга сөенә-сөенә чәйләр әзерләп, өстәл артына утыргач, авылдагы бөтен яңалыкларны сөйли иде дә, залга чыгып утыргач, балаларны, оныкларны сораштырыр иде. Юлга озатканда: «Минем исемнән күчтәнәчләр алырсыз», – дип, оялып кына акчасын учка салыр иде.

«Әнкәй, кирәкми», – дисәң: «Юк, балам, бу миннән күчтәнәч өчен генә, сезнең оныклар аңа мохтаҗ түгелдер, сез аны нәнәгездән диеп бирегез», – ди торган иде. Хәзер генә шуларны искә төшереп, барлап утырабыз»? – дип, җырчы хатирәләре белән бүлешә.

 «Берни дә эшләп булмый икән, бар да Ходай кулында. Соңгы кайтуда гына әле 90 яшеңне дә җыелышып уздырырга язсын, дип сөйләшеп утырган идек. Ни кызганыч. Урының оҗмах түрләрендә булсын, Әнкәй. Тыныч йокла», – дип, әнисе белән хушлаша.


Җырчының үкенече дә бар кебек. «Соңгы кайтуымда язган шигырьнең соңгы юлларын иҗат иткәндә күңел барыбер нидер сизә иде… Шул сүзләрне язасым килми, озак уйланып утырган идем. Ник яздым икән дип хәзер үземне битәрлим», – дип яза  ул.

Әлифә апа Җәвит Шакировның үги әнисе иде.  «Үги әнкәйләргә һәйкәл куярга кирәк!» – дип әйткән иде ул «Сөембикә» журналында чыккан «Үги әнинең җылы йөрәге» язмасында.

Укый аласыз: https://syuyumbike.ru/news/sudby/gi-nkyne-yly-yrge

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар