Логотип
Белмәсәң бел

Ахмак хатын-кызны ничек танып була?

Кайбер хатын-кызларның ниндилеген беренче сөйләшүдән үк чамалап була. Акыллымы ул, әллә акыллы булып күренергә тырыша гынамы? Ахмак хатын-кызларның 5 сөйләшү манерасы аеруча күзгә ташлана.

Кирәксә-кирәкмәсә дә гел сөйләп тора

Тел бистәсе булу – хатын-кызлардагы кимчелекләрнең иң күзгә ташланганы, әлбәттә. Сүзләре һич бетми аларның! Сәгатьләр буе сөйләп торырга, бер темадан икенчесенә күчәргә, әңгәмәдәшенә сүз әйтергә дә ирек бирмәскә мөмкин алар. Ә акыллы хатын балансны тоя. Сөйләп кенә калмый, тыңлый да белә. Әгәр сез бик тәрбияле булып, аны ярты сүздән туктата, «чыгышы» кызыксыз икәнен сиздерә алмасагыз, андый хатын-кызлардан кача башлыйсыз. Күп сөйләшү ни өчен ахмаклык билгесеме? Чөнки акыллы кеше әңгәмәдәшенә хөрмәт белән карый, вакытын алмас өчен, фикерен кыска һәм мәгънәле сөйләм аша белдерә.

 

Кирәкмәгән җиргә тыгыла

Ахмак хатынның тагын бер ягы – бик шәхси әйберләр турында тактсыз сораулар яудыра һәм кирәкмәгән киңәшләр бирә. Әңгәмәдәшенең интим тормышы, күпме хезмәт хакы алуы турында сөйләргә теләмәвен башына да китерми, кешене кыен хәлгә куям дип тә уйламый. «Кайчан кияүгә чыгасың?» йә «Әле һаман бала тапмадыңмыни?» дип сорарга мөмкин. «Сиңа тизрәк ябыгырга кирәк!», «Балаңны дөрес тәрбияләмисең!» дип киңәшләр дә бирү берни түгел аңа. Әлбәттә, ачуны китерә! Бердән, мондый сораулар авырткан урынга тияргә мөмкин. Икенчедән, алар шәхси пространствога саксыз кагылу санала. Мондый хатын-кызлар төрле яшьтә дә очрый. Ярдәм тәкъдим итәр яки файдалы киңәш бирер урында, үзләрен күрсәтү өчен шулай акыллы, тәҗрибәле булып кыланалар. Ул гына белдекле, янәсе!

Акыллы хатыннар шәхси чикләрне беркайчан узмый, бик кирәк чакта гына яки ярдәм сорап мөрәҗәгать иткәндә генә булышалар. Зирәк хатын чит пространствога этелеп керми.

 

Гайбәт тарата

Гайбәт сөйләү – буш кеше эше, тар фикерлеләр билгесе. Интеллектуаль яктан түбән хатын-кыз башкалар яңалыгы белән яши. Кем кем белән, кем ни өчен шундый – барысын да белеп торасы килә. Танышлары, коллегалары, күршеләре тормышын тикшерә, фактларны купайтып, арттырып сөйли, артында хурлап, үзенә елмаеп карап сөйләшә.

Гайбәтләр токсик атмосфера тудыра, ышанычны югалта. Чөнки башкалар уңышсызлыгына сөенгән, аларны артларында сөйләгән кеше сине дә сатып җибәрергә бик мөмкин.

 

Дөрес булмаган мәгълүматны раслый

Акылы ерак китмәгән хатыннар үзләре үк юк-бар сүзгә ышанып, төрле фейклар, ялган хәбәрләр таратырга оста. «Мин каяндыр укыган идем, ул чынлап та шулай...» – дип сүз башлый һәм алга таба ялган информация агыла.

Һәркем ялгышырга мөмкин. Акыллы кеше үз ялгышларын таный, аны төзәтергә тырыша. Ахмак хатын, хаталары булса да, киреләнеп катып, үз сүзен бирми. Аныкы гына дөрес, ул гына хаклы, янәсе. Ул расланмаган мәгълүмат тарата шулай. Ә акыллы хатын-кыз үз сүзләре өчен җаваплы. Нәрсәдәндер шикләнсә, ул аны бөтен гавамга сөйләп йөрми.

 

Фикерләрен катгый итеп әйтә

Акылсыз кешеләр дөньяны ак-кара төсләрдә генә күрә. Һәм алар үз фикерен бердәнбер дөрес фикер дип исәпли. Алар менә болайрак итеп әйтә дә кырт кисә:

– Бөтен ирләр дә йөри.

– Син кияүдә түгел, димәк, бәхетсез.

– Бер эшсез кеше генә китап укып утыра...

Мондый хатын икеләнергә урын калдырмаслык итеп әйтә – аның фикерләреннән котылып булмый. Бик белдекле булып, һәрвакыт үз сүзен әйтә, һәм ул күбесенчә теләсә кем, теләсә нәрсә турында начар фикер була. Аның күзаллавында дөнья «яхшы» һәм «начар»га бүленә. Әгәр күршесе машина сатып алган икән, димәк, ул урлашып баеган. Кемдер шыпырт кына атлап киткән икән, димәк, кыңгыр эше булган...

Мондый хатын-кызлар реаль чынбарлык киңкырлы икәнен аңламый, үз карашларын берничә категория белән генә чикли. Ә акыллы хатын-кыз сыгылмалы була, уйлап сөйләшә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар