– Син бит өйдә генә утырасың, ничек инде ардым дип әйтә аласың! Иремнең бу сүзләренә кадәр ничектер түзеп килдем әле мин. Тирә-яктагы тавышларны түгел, ә үз уйларының гөрелтесен генә ишетеп, инерция буенча яшәдем дә яшәдем.
Һәр иртәне барысыннан да алда торам, Фәрит торган җиргә каһвә ясыйм, аннан балаларны уятканчы дип тизрәк ботка пешерәм, башта берсен, аннан икенчесен уятам... Олысының рюкзагын җыярга булышам (һич шуны кичтән тутырырга өйрәтә алмыйм), берсен – мәктәпкә, икенчесен балалар бакчасына озатам. Аннан үзем генә калгач, көндәлек эшләргә тотынам: керләр юарга салам, тузан сөртәм, идән юам, кер үтүклим, ашарга пешерәм, кибеткә чыгам... Олы кызга әле яңа дәфтәр, әле альбом, әле чәч өчен яңа резинка кирәк... Боларның барысын да истә тотарга кирәк бит әле. Ул арада көн кичкә авыша – ашарга әзерләр вакыт җитә. Үзем шулай өйрәттем: Фәрит аш белән генә беркайчан канәгатьләнми, шуның янына «второе» да кирәк, аннан чәй янына берәр камыр ризыгы... Пешергән пирогың бетсә, шундук: «Чәй эчәргә берни юк өйдә!» -– дип тотына.
Кечесе балалар бакчасына яңа китте: бер атна йөри, ике атна өйдә утыра – гел авырый. Аның температурасы булса, яныннан җибәрми, андый чакта бер эшкә өлгерә алмыйм.
Һәм мин бу эшләрнең барысын «рәхмәт»сез эшлим: беркем күрми, бәяләми торган хезмәт.
Өйләнешүгә Фәрит: «Өйдә генә утыр, эшләмә! Синең хәзер иң зур эшең – мине кичен елмаеп каршы алу», – диде. Яратудан баш әйләгән, ул нәрсә әйтсә, шуның белән ризалаша торган чагым иде бит әле. Мин моңа соңыннан мең мәртәбәләр үкендем, әлбәттә.
Һәм ул үкенү еллар узган саен күңелдә үсә, зурая барды. Кадерсезгә әйләнеп барам... Күз алдында юкка чыгам. Мине барысы да хезмәтче кебек кенә күрә.
Кичләрен йокларга ятар алдыннан, арып, карават кырыена утырганда бик еш кына: «Әгәр мин бер тәүлеккә юкка чыксам, өйдә кем булса да сизәрме икән, әллә юкмы?» – дип уйлый идем.
Эчемдә ниндидер бер канәгатьсезлек. Ачу да түгел, үпкә дә түгел иде ул (үзем сайлаган юл бит!), көн саен күзгә күренмичә генә җыелган ару булгандыр, бәлки. Фәрит белән берничә тапкыр бу хакта сөйләшергә тырышып карадым, тик ул гел телефонына караган килеш, башын да күтәрмичә гел бер җөмләне кабатлады: .
– Барысы да шулай яши инде... Нәрсә дип катлауландырасың син? Син өйдә торып та өлгермәгәч, 8 сәгать эшләгән хатыннар ничек өлгерә икән соң?!
Нәрсә дип җавап бирим инде, андый чакта борылам да китеп барам. Кухняга керәм дә, үземне тынычландырыйм дип, савыт-саба юарга керешәм... Ничек тә түзәргә инде, башкалар түзгәч, мин дә түзәргә тиештер.
...Ә бер кичне Фәрит теге сүзләрне әйтте: «Син бит өйдә генә утырасың, ничек инде арыдым дип әйтә аласың!»
Соңгы тамчы булды ул.
– Син бит хуҗабикә! Теләсәң – ятасың, теләсәң торасың. Менә мин көн саен каторгадан – эштән кайтам. Ә син җылы өйдә утырасың. Көне буе кофе эчеп! Зарланма!
Үземә түгел, аңа кофе ясап торган мәлем иде бу.
Шул минутта хәл иттем: тотам да иртәгә берничә көнгә әни янына кайтып китәм. Әйтеп тә тормыйм. Үзләре генә яшәп карасыннар әле.
Бу уемнан шунда ук җиңел булып китте. Бәлки шуңадыр каршы да әйтмәдем, истерика да куптармадым, еламадым да – эчемдә генә нидер өзелгәндәй булды.
Ә Фәрит шул сүзләрне әйтте дә, ишекне шап итеп ябып чыгып китте. Кухня уртасында басып калдым. Нигәдер күзем кулларыма төште: кыска, ясалмаган тырнаклар, беләгемдә пешкән эз…
Башка вакыттагы кебек берничә көнгә җитәрлек итеп ашарга да әзерләп калдырмадым, хәтта иртәнге аштан соң табак-савытны да юмадым, урыннарын да җыймадым.
Хәтта «әнигә кайтып киләм» дигән язу да калдырмадым. .
Әни өйдә иде – ишекне үзе ачып кертте. Мине күрде дә барысын аңлады бугай.
– Озаккамы, кызым? – дип сорады.
Белмим, дип, иңбашларымны гына җыердым.
Ике тәүлек буе стенага гына карап яттым. Йоклап ятуым түгел, берни уйламаска тырышып ятып торуым гына. Аннан торырга уйладым: бер сүз әйтмәсә дә, мине бу килеш күрү әнигә бер дә рәхәт түгел бит.
Иң беренче эш итеп үземә каһвә ясадым. Баксаң, аны өч сәгатьтән соң салкын килеш түгел, ә кайнар килеш тә эчеп була икән.
Беркем дә бүлдерми: «Әни-и-и, минем машиналар кайда?», «Әни-и-и, кайчан дәрес әзерләшәсең?» – дими.
Телефонны дүртенче көнне генә кабыздым. Шартлый язган!
Дүшәмбе, 18:30: «Кайда син? Нигә кичке аш юк? Шаяртасыңмы?»
Дүшәмбе, 21:15: «Гөлия, җитте, кайт. Балалар елый. Пижамалар кайда?»
Сишәмбе, 07:40: «Кызның чәчен ничек ничек үрергә? Без хәзер дәрескә соңга калабыз!»
Чәршәмбе, 02:00: «Азамат елап уянды, ютәлли. Нәрсә бирергә? Сиропны тапмадым. Гөлия, җавап бирәсеңме син, юкмы?!»
Бу хәбәрләрне укыганда үземне нигәдер гаепле итеп тә тоймадым, аны да жәлләмәдем.
Кыска гына җавап яздым:
«Сироп суыткыч ишегендә, өске киштәдә. Температура күтәрелсә – табиб чакыр. Мин якшәмбе кайтам».
Һәм телефонымны яңадан сүндердем.
Якшәмбе кичкә таба гына кайттым. Баскычтан күтәрелгәндә йөрәгем «дөп-дөп» тибә башлады: өйдә ни хәлләр бар икән?
Ишекне ачып керүгә идәндә курткалар аунап ята – алар гел шулай, кайтып керүгә өсләрен салып бәрәләр дә, тизрәк кухняга чабалар. Бөтен өйгә ачыган аш исе таралган. Идән ябыштыра – балалар нәрсәдер түккән, ахрысы. Пиццага заказ биргән булганнар – каплары шул килеш өстәл өстендә тора…
Фәрит зал идәненә утырып Азамат белән шакмаклардан манара төзи иде. Атна буе кырынмаган бугай – битен сакал-мыек баскан, күз астында кап-кара күләгәләр. Аруы йөзенә, кыяфәтенә чыккан.
Мине күргәч, Азамат: «Әни!» – дип кочагыма ташланды. Ә Фәрит... Ул:
– Кайттыңмы? – дип сорады һәм шундый авыр итеп сулап куйды.
Әкрен генә идәннән торды. Хәзер мине гаепләячәк инде, «ничек балаларны ташлый алдың» диячәк дип көтәм.
Ләкин ул диванга барып утырды да, куллары белән йөзенә каплады.
– Мин күз алдына да китермәгәнмен икән… - диде.
– Нәрсәне? – дим.
– Алар икәү булса да, ун балага тора икән бит! Пешереп өлгертә алмыйм. Җитмәсә, әнинеке кебек тәмле түгел, дип ашамыйлар... Кием дә юып җиткереп булмый икән боларга. Бер тапкыр гына кидерәсең, инде юарга куярга кирәк... Кичкә таба егылам дип торам. Әле юындырасы, сөйләшәсе, әкият укыйсы, малайның янына ятып йоклатаcы бар икән…
Миңа күтәрелеп карады – күзләрендә бер тамчы ачу юк, аптырау гына.
– Сишәмбе көнне кызның колготкиен таба алмадык. Елардай булдым! Юк кына бит! Бүлек җитәкчесе булган ир кеше колготки аркасында елап утырсын әле!
Кухняга уздым, чәй куеп җибәрдем, өстәл өстендәге пицца тартмаларын читкә этеп куйдым. Шунда ук юарга, җыештырырга тотынырга уемда да юк иде.
Минем арттан кухняга Фәрит тә керде.
– Бу – күзгә күренми торган вахта, Фәрит. Ә син, ничек өйдә утырып арыйсың, дисең. Менә аның нинди эш икәнен үзең күрдең инде, – дидем тыныч кына.
Икенче көнне үк идеаль гаиләгә әйләнмәдек, билгеле. Өйне дә үзем генә җыештырмадым. Фәрит сүзсез генә идән юды, мин кухняны тәртипкә салдым, ашарга пешердем.
Шуннан соң шактый үзгәрде ирем. Хәзер өйгә кайтып керүгә башта:
– Ничек син? Түзәрлекме? – дип сорый.
«Бүген арыдым әле» дисәм, балаларны киендереп, урамга алып чыгып китә.
Әмма авырлык тиз онытыла бит ул. Тик мин аларга онытырга ирек бирмәм дип уйлыйм: әнидән кайткан сумкам ишек төбендә генә – җыенып чыгып китәргә миңа күп вакыт кирәкми...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк