Логотип
Белмәсәң бел

Дөгене көнкүрештә куллану буенча гадәти булмаган киңәшләр

Барыгыз да беләсез инде, дөге – дөньяда иң популяр ризыкларның берсе, ул аш-су өлкәсендә киң кулланыла. Нинди ризыкларга дөге кушканыбызны саный башласак, очына да чыгып булмас... Әмма дөгене куллану төрле ризыклар әзерләү белән генә чикләнми.

Барыгыз да беләсез инде, дөге – дөньяда иң популяр ризыкларның берсе, ул аш-су өлкәсендә киң кулланыла. Нинди ризыкларга дөге кушканыбызны саный башласак, очына да чыгып булмас... Әмма дөгене куллану төрле ризыклар әзерләү белән генә чикләнми. Үзенең үзенчәлекле сыйфатлары һәм гаҗәеп мөмкинлекләре аркасында дөге безгә көндәлек тормышта да ярдәмчегә әверелә ала.
Бу язмада без сезне дөгене көнкүрештә куллануның гадәти булмаган юллары белән таныштырабыз.

1. Үсемлекләр өчен иң яхшы ашлама!
Дөге пешкән су – бүлмә үсемлекләре өчен менә дигән табигый ашлама. Пешерү вакытында су дөгенең файдалы матдәләре һәм туклыклы элементлары белән баетыла, алар исә үсемлекләр өчен чын туклану чыганагы булып тора. Дөге пешкән су, әлбәттә, суынырга тиеш, аннан соң аны гөлләрегезгә сибәргә мөмкин.
Бу ашламаның өстенлекләре күп. Беренчедән, ул тулысынча табигый һәм бушлай – чөнки ул ризык пешерүдән калган су гына. Икенчедән, дөге суында үсемлекләрнең үсеше өчен кирәкле азот, калий һәм фосфор бар.

2. Кием-салымның электрлануына каршы көрәш!
Кием-салымның электрлануы – бик күңелсез күренеш, еш кына аннан берничек тә котылып булмый. Әмма дөге аны җиңәргә ярдәм итә ала! Моның өчен бераз коры дөге алып, аны тукымадан тегелгән капчыкка яки оекка салыгыз һәм кием куегыз. Дөге артык электр зарядларын үзенә сеңдереп ала – йота һәм киемегез электрланмый. 
Әгәр дә яраткан свитерыгыздан ток суга икән, бераз дөге алыгыз да, свитерыгызны шуның белән ышкыгыз. Бу гади генә ысул электрланудан тиз генә котылырга ярдәм итәчәк.

3. Начар исләргә каршы көрәш!
Дөгене көнкүрештә куллануның тагын бер көтелмәгән кызыклы ягы –  ул шкафка, кием-салымнарга сеңгән начар исләрне бетерә ала. Әгәр шкаф дымлырак урында торса, бик озак җилләтелмәсә, дым тартып, кайвакыт киемнәр сөрси. Әмма дөге бу мәсьәләне дә хәл итә ала.
Моның өчен берәр оекка дөге салыгыз (тукыма кисәге алып, аңа дөге салып, капчык кебек итеп төрергә дә була) һәм шкафка куегыз. Дөгенең исләрне үзенә сеңдерү сыйфаты бар. Шуңа күрә ул шкафтагы авыр исләрне бетерәчәк – һава сафланачак. Дөгедә химик матдәләр юк, ул кием-салымга зыян салмый – курыкмыйча кулланырга була. Тик бер нәрсә бар: капчыктагы дөгене әледән-әле алыштырып торыгыз, чөнки вакыт узу белән ул исне сеңдерү сәләтен югалта. Дөгенең сыйфатына да игътибар итегез: табигый, бернәрсә дә кушылмаган дөге кулланырга тыырышыгыз.

4. Тар муенлы вазаларны чистарту сере
Тар муенлы ваза яки банка эчләрен чистарту җиңел түгел. Әмма дөге монда да сезгә ярдәмгә килә ала. Вазаның эченә кайнар су салыгыз, берничә аш кашыгы дөге өстәгез һәм бераз вакытка калдырыгыз. Аннары вазаны яхшылап селеккәләгез һәм чиста су белән юып алыгыз.
Дөгенең текстурасы шундый: ул ваза эчендәге пычракларны сак кына, әмма бик чистартып юа ала – башкача кереп булмый торган урыннарга да кереп җитә. Нәтиҗәдә, ваза өр-яңа кебек ялт итеп кала: яраткан чәчәкләрегезне яки декоратив элементларны куя аласыз. 

5. Капрон оекларның гомерен озайту сере
Капрон колготки сезнең дә шулай бик тиз ертыламы ул? Кайчак сатып аласың да, бер генә киясең. Әгәр сез дә: «Бөтен эшләгән акчам шул колготкига гына китә», – дип зарланасыз икән, бу файдалы киңәш сезнең өчен: колготкины коры дөгеле тукыма капчыкка салыгыз һәм шулай юыгыз. Кул белән дә юарга мөмкин, кер юу машинасына да салырга ярый. Дөге йомшак кына, сак кына пычракларны юып ала, ләкин тукыманы бозмый.
Юганнан соң колготки өр-яңа кебек булачак, алар ертылмаячак, күзләре китмәячәк, шул ук вакытта эластик та булып калачак – озаграк хезмәт итәчәк. Күреп торасыз: бу ысул арзан һәм бик гади, шактый гына акчагызны да янга калдырачак. Иске яңаны саклый! 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар