Логотип
Күңелеңә җыйма

Мондый дуслык кемгә кирәк?

Без Сәвия белән студент чаклардан ук таныш идек. Якын дуслар идек дип әйтә алмыйм, яхшы танышлар дисәң дөресрәк булыр.

Без Сәвия белән студент чаклардан ук таныш идек. Якын дуслар идек дип әйтә алмыйм, яхшы танышлар дисәң дөресрәк булыр. Ул бөтен кеше белән бик җиңел аралашып китә, теләсә кем янына барып сүз башлый ала: аның минем кебек танышлары байтак иде. Чибәрлеге дә бар – янәшәсендә гел егетләр дә бөтерелде. 

Соңгы курста укыганда мин кияүгә чыктым. Ирем – шәһәр егете, без беренче мәлләрдә аларда яшәдек – мин Ирекләрнең өч бүлмәле фатирына килен булып төштем. Кайнанам да, кайнатам да яшьләр әле, безгә аерым фатир алу өчен алар да бик нык тырышты. «Яшьләр аерым яшәргә тиеш», – дигән сүзне кайнанам беренче көннән үк әйтеп торды. Үзе яшь килен чакта бик тилмергән ук, кайнанасы бик каккан аны.
Квартираны без яңа төзелгән комплекстан алдык. Күченгән көнне үк, нәрсәдер кирәк булды да, йорт янындагы кибеткә чыктым. Һәм анда, беләсезме, кемне очраттым?! Сәвияне! Ул да шушы ук комплекста квартира алган – бездән ике йорт аша гына тора икән. 
Миннән бигрәк ул сөенде:
– Күр, ничек яхшы! Күршеләр булып яшәячәкбез! Мин өйдән генә эшлим, теләсә кайсы вакытта очраша  алачакбыз, – дип мине кочаклап алды. 

Мин әле ул чакта декрет ялында утыра идем – очрашулар, аралашулар тансык. Ә Сәвия нәкъ студент чактагы тормыш белән яши: театр-концертларны калдырмый, әллә нинди маҗараларга юлыга...  Аны тыңлау кызык иде миңа!  
Ирек эштән кайтканчы ук керә: аны тыңлый-тыңлый ашарга пешерәм. Ирем кайта: Сәвияне тыңлый-тыңлый ашыйбыз... Бер егетне ташлый, икенчесен башлый ул: алар белән танышуларын шундый кызык итеп сөйли – көлә-көлә арып бетәбез…

Тормыш бер урында гына тормый: кызым үсте, балалар бакчасына китте. Мин дә эшкә чыктым – өйдә яңа график белән яши башладык. 
Мин эшкә чыкканның икенче көнендә Сәвия төш вакытында ук шалтыратты:
– Мин инде сине сагындым! Бүген ничәдә бушыйсың? – ди. 
– Алтыда гына инде, - дим. – Әле Азалияне бакчадан аласы бар...
– Бик әйбәт! Минем дә эшем шул тирәдә бетә – керермен, – диде ул. 
Кызымны җитәкләп бакчадан кайтканда безнең ишек төбендә басып тора иде инде ул. «Озак булдыгыз», – дип. 

Аның кичен шулай безгә керүләре гадәттә әйләнеп китте. Ике көннең берендә диярлек ишектә ул.
– Сәлам! Нинди тәмле исләр чыгардың? Нәрсә пешерәсең? – дип килә дә керә. 
Чакырганны да көтми – өстәл янына килеп утыра. Һәм шунда ук берәр нәрсәгә үрелә: йә сырга, йә чикләвеккә, йә җиләк-җимешкә... 
– Ачтан үләм! – ди ул. – Бүген эш күп булды – көне буе бер нәрсә ашамаган. 

Һәм шунда ук чираттагы егетен сөйләргә тотына.
– И-и, белсәгез иде кичә нәрсә булды! Берсе белән очраштым... Кафеда утырдык. Түләүче барында рәхәтләнеп бер сыйланып калыйм әле дип әллә никадәр әйбергә заказ бирдем. Һәм нәрсә булды дисезме? Счет китергәч: «Әйдәгез, икегә бүлеп түлик», – ди бу. Күзен дә йоммый! «Бу – свидание түгел, танышу гына. Мин сезнең өчен түләргә тиеш түгел», – ди. Нинди егетләр инде бу хәзер! 
– Бер дә күңелле булмаган икән шул, – дим дәшми тормас өчен генә. 
– Әйе! Үзенә дә әйттем: «Мондый мөнәсәбәт белән тиз генә кыз таба алмассың әле син!» – дидем. 

Аннан шунда ук башка сүзгә күчте:
– Карале, бу салатыңа мин бераз гына кызыл икра кушар идем. Тагын да  тәмлерәк булыр иде! 
Безне моңарчы сүзсез генә тыңлап торган Ирек түзмәде:
– Соң алып керергә булган сиңа берәр банка икра, – диде ул.
– Әйдә, икенче юлы алып керәм! – диде Сәвия исе дә китмичә. – Ял көне Әнисә коймак пешер, ә мин икра алып керермен. Тәмләп ашарбыз! Сез икра белән коймак  ошыймы?

Ирек: «Алып керми ул икра, көтмә», – дисә дә, ял көне коймак куйдым. Алдан сөйләштек бит! Керде Сәвия, варенье белән коймакны мактый-мактый ашады, ә икра турында ялгыш та исенә төшермәде. 

Ул көнне Сәвия артыннан ишек ябылуга Ирек миңа:
– Әнисә, бу кайчанга кадәр дәвам итәр икән? Болай булса, Сәвияң безгә тиздән күчеп үк килер. Ник килмәсен, бездә бит аңа «полный пансион». Бушлай ашый! Икәүләшеп күңелен күрәбез! – диде. 
– Нишлим соң? – дим. – Дус кешегә «башка кермә, без синнән ардык» дия алмыйм бит инде...
– Дустың түгел ул синең, танышың гына, – дип Ирек чын-чынлап тавышын ук күтәрде. – Эштән кайтып тынычлап утырырга, ял итәргә юк  – килә дә керә, килә дә керә... Кич буе аны тыңлыйбыз. Аның бит синнән «хәлең ничек» дип тә сораганы юк – гел үзенекен генә сөйли. Дус кеше андый булмый ул. Берәр ярдәм сорап кара үзеннән – күрерсең кем икәнен... Әйтте диярсең, булышмаячак!

Ирекнең бу сүзләреннән соң уйга калдым. Эчемдәге канәгатьсезлек болай да күптән бар иде инде. Үземне файдаланалар гына кебек тоела иде миңа.

Шулай туры килде: бер атна узуга Ирек белән бу сөйләшүдән соң аның сүзләренең дөреслеген тикшерергә бер җай чыкты бит.  
Шимбә көн иде ул. Ирем әниләргә барырга тиеш иде: әти бер бүлмәдә ремонт башлаган, ул Ирекне үзенә булышырга чакырды. Без өйдән өчебез бергә чыктык: әтиебез машинага утырып китеп барды, ә без кызым белән паркка йөрергә киттек. 
Өйгә кайтырга кузгалгач кына ачкычсыз икәнемне белдем. Иреккә шалтыратудан мәгънә юк: әниләр шәһәрнең икенче башында ук торалар, аннары аны эштән дә бүләсе килми. Җитмәсә, һава торышы бозылып маташа – яңгыр килә.

Сәвия бар бит! Кызымны җитәкләп аның йортына таба киттем. Домофонына  шалтыраттым.
– Кем ул... 
Сәвия йокыдан гына торып килә иде бугай.
–  Без бу! Ач әле! – дим.
– Кем ул «без»?
– Әллә танымыйсыңмы? – дим аптырап. – Әнисә бит! Керт әле. Ачкычымны өйдә онытканмын. 
– Ә нигә керәсеңне алдан әйтмәдең? 
Ачуым чыга башлады. 
– Сәвия, без озакка түгел, ярты сәгатькә кенә. Яңгыр башлана монда, Азалиянең туалетка керәсем килә ди.
– Мин хәзер сезне кертә алмыйм, үзем генә түгел... Без әле уяндык кына... Әйдә, 3-4 сәгатьтән соң керегез.
– Аңладым... 

Кызымны җитәкләп сәүдә үзәгенә киттем. Үземнең нигәдер елыйсым килә... 
Иреккә барысын да сөйләдем, билгеле. Әмма аның моңа бер дә исе китмәде. 
– Менә, ниһаять, үзең дә аңладың дус кызыңның кемлеген, – диде ул миңа.

Ике-өч көн үттеме икән, кич эштән кайтуга домофонга бастылар. Сәвия!
– Хәзер кызык итәм әле мин моны, – диде Ирек. – Ишекне үзем ачам, син күренми тор.  

Һәрвакыттагыча ишектән үк гөрләп нидер сөйли-сөйли кергән Сәвияне ул бусагада ук туктатты. Мин кухнядан гына аларның сөйләшкәннәрен тыңлыйм.
– Без бүген синең белән утыра алмыйбыз әле, Сәвия. Чыгып китәргә торабыз.
– Кая барасыз? 
– Өчәү паркка чыкмакчы идек.
– Паркка башка вакытта барырсыз! 
– Ә безнең бүген барасыбыз килә! Кунак чакырмадык та, көтмәдек тә! Хәерле кичләр, яме. Башка юлы алдан әйтеп керерсең. 

Сәвия иремнең нигә болай эшләгәнен әллә аңламады, әллә аңламаганга салышты: һаман яза, шалтырата, хәтта подъезд янында кайтканыбызны көтеп торганы да булды. Ачык йөз күрсәтә алмадым – күңелем каткан иде. 
– Гафу, ашыга идем, вакытым юк, – дидем. 
– Берәр нәрсә булдымы әллә? Бәлки, икәү берәр җиргә барырбыз? – дип тә карады ул. 
– Юк, бара алмыйм, өйдә эшләрем күп, – дидем. 

Өй тирәсендә, кибеттә кайчак очрашабыз. Исәнләшүдән узган юк – дуслык  бер яклы гына була алмый ул! 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар