Логотип
Арабыздан беребез

Унбишенче каттан бер караш

– Таксига утырып бераз баруга, алар барысы да диярлек миңа: «Гафу итегез, ә сезгә бер сорау бирергә мөмкинме?» – диләр. «Сорагыз, сора! Минем өчен ул хәзер: «Хәлегез ничек?» – дигән сорау кебек», – дим. Көлешәбез аннары... Кая гына барсаң да, кем белән генә танышсаң да, гадәттә, сүз шушыннан башлана бит. Элегрәк бу сорауга җавап бирү ошамый иде миңа, ә хәзер аңа бик тыныч карыйм...

 

Раилә САТДИНОВА – Чүпрәле районы Шланга авылында туып-үскән. Ул – Россиянең спорт мастеры, терәк-хәрәкәт аппараты зарарланган затлар өчен академик ишү буенча Россия чемпионатының бронза призеры, инвалид хатын-кызлар арасында узучы «Татарстан энҗесе-2018» республ­ика конкурсы җиңүчеләренең берсе... 

Бу исемлек озын әле!

Балачагы нәкъ башкаларныкы кебек узган Раиләнең. Күрше-тирәдәге кызлар-малайлар нәрсә уйнаган – ул да шул уеннарның эчендә кайнаган. Яшел чирәмдә дә, комда да тәгәрәгән, тузанга да чумган. Футболда аны капка сакларга куйганнар, волейболда да үз араларына керткәннәр. Раиләгә йөрергә ерак булмасын, дип, дуслары гел алар капка төбендә җыелган. 
– Авылда өебез, әлбәттә, миңа җайлашмаган иде. Тик аны уйлаган булмады. Болдырга кадәр дүрт аякланып чыга идем дә, аннары коляскага утыра идем. Булышырга кеше кирәкмәде – кечкенәдән мөстәкыйль булып үстем. Кимсенгәнемне, нигә мин алар кебек түгел икән дигәнемне белмим. Мине кемдер үртәгәнен дә хәтерләмим... Кыш көне генә өйдән бик чыгып булмый иде. Анда башкаларга кызыкканмындыр инде... Абыем Румиль чана шуарга алып йөри иде. Берсендә тауда каты гына егылдым. Ул шундый курыкты... 

Үзенең башкалардан аерылып торуын дуслары балалар бакчасына йөри башлагач, аннан мәктәп еллары җиткәч чамалый ул. 11 ел буе өйдә белем ала Раилә, мәктәпкә кунакка, бәйрәмнәргә генә баргалый. Әмма иң якын дусты, классташы Лилия күршедә генә яши, шуңа күрә мәктәп хәлләреннән һәрвакыт хәбәрдар була. 

...Җитлегеп, үз вакытында туган Раилә. Әнисе Тәнзилә аны бик авыр тапкан. Бала туганда нәрсә булган, аны инде хәзер беркем белми. Әллә тууга төшереп җибәргәннәр, әллә... Кызга 13 яшь булганда аны әтиләре Димитровград шәһәренә, тайган сөякләрне утыртучы Өмет исемле бер кеше янына алып бара. Кечкенәдән бил дип интеккән, инде ничә еллар табиблар бөерен дәвалаган Раиләне карый да: «Синең бөерләрең авыртмый, кызым, оча сөягең чыккан булган. Их, иртәрәк килмәгәнсез...» – ди. Сөякне урынга утырткач, теге авырту булмаган да кебек юкка чыга. 

Өмет абыйсы өмет уята кызда. «Шөгыльләнергә кирәк», – ди. 

– Хәзер дәваланам да, йөреп китәм дип уйладым. Инструкторларның берсе шунда: «Бәлки, сиңа язмышың белән килешергәдер? Коляскада утырган кешеләр дә башкалардан ким яшәми», – диде... Миңа бу вакыт 18 яшь иде. Аның кадәр беркайчан елаганым булмагандыр... Шунда ук: «Килеп ал! Монда бер минут та тора алмыйм!» – дип әтигә шалтыраттым... 

Аннан соң да үҗәтләнеп, барыбер аякка басам дип, хастаханә юлларында күп йөри әле ул. Беренче тапкыр реабилитация үзәгенә баруын бик яхшы хәтерли. Кич белән процедуралардан соң спортзалга кергәч, шок хәлендә кала: унбишләп егет-кыз җыелган, нидер сөйләшәләр. Барысы да аның яшьтәшләре, һәммәсе дә коляскада... Язмыш белән килешү, аны кабул итү шулай килә. 

Казанга китү хыялы һәрвакыт була аңарда. Әмма мәктәптән соң ук тәвәккәлләми әле. Дистанцион рәвештә укырга керә – бухгалтер дипломы ала. Ә аннан, 8 ел элек, уенчыклар бәйли башлый. Кечкенәдән кул эшләре белән мавыккан кыз берсендә интернеттан балаларга бәйләгән пинеткалар күреп ала. Бәйләп карый – килеп чыкмый. Яшел Үзәндәге реабилитация үзәгенә баргач, бәйләргә өйрәнеп кайта ул. Балаларга киемнәр, комбинезоннар бәйли башлый. Ә Яңа ел алдыннан күрше апасы аннан оныгына берәр уенчык бәйләп бирүен сорый. Беренче куян була ул! 

Тик хыял бар бит әле! Казанда яшәү хыялы. Идел буе академиясенең Ишкәк ишү спорты төрләре үзәгенә йөри башлавы шул хыялга беренче адым була. Ике ел шөгыльләнә Раилә ишкәк ишү белән: үзәккә килеп, айлар буе тора, аннан кире авылына кайтып китә. Алдарак әйткәнемчә, академик ишү буенча Россия чемпионатының бронза призеры була. «Әмма ишү минем өчен авыр спорт булды», – ди ул. Бәлки әле ишүне ташламаган да булыр иде – утырган килеш волейбол уйнау секциясе ачылганын ишетә. Нәкъ шул вакыт дусты Лилия аны Казанга күчәргә чакыра. 

– Әни авылдан китәргә теләгәнемне белә иде. Әти дә белә, әмма ул моңа каршы иде. Мине гел үзләре янында торыр дип уйлагандыр, бәлки. Анда бездән башка ничек яшәр, дигәндер... Әтигә әйтмичә чыгып киттем Казанга. Киемнәремне җыйдым да апаларга кунакка барам, дидем. Әнинең туганнан туган сеңлесенә барып йөрүемә алар ияләшкән иде инде. Ә үзем шәһәргә килдем дә, дус кызым янына фатирга кердем. Берничә көннән соң гына: «Әти, мин Казанга күчендем!» – дидем. Ни әйтергә белми аптырап калды. «Мине бит монда беркем дә бикләп куймый, кыен булса, теләсә кайсы вакытта кайтам да китәм», – дим... Әмма үзем белә идем инде – нинди генә авыр булса да, кире кайтмаячакмын!.. Ә әти хәзер ул вакытта минем кыюланып шәһәргә чыгып китүемә шатлана, минем белән горурлана...

Өйдә үзен жәлләп кенә торганнарын хәтерләми ул. Кечкенәдән әнисе белән почмак якта кайнашып, аңа булышып үскән. Дус кызларында күреп кайткач, елый-елый әнисеннән алар кебек идән юарга да сораган. Юган да! Күтәреп йөри алмаса да, чиләкне төртеп йөри ала лабаса.  

Әмма шәһәр – шәһәр инде ул, проблемалар монда да аз түгел. Кызлар көне буе эштә, һаман саен кемгәдер «мине чыгар әле», «каршы ал әле» дип тору да кыен. Фатирның Раиләгә туры килгәнен, аңа җайлы булганын – үзе генә чыгып-кереп йөри алганын сайлыйлар. Раилә Казанга 2019 елда күченә. Ул елны декабрь ахырына кадәр кар яумый. «Синең бәхеткә яумыйдыр инде бу», – диләр. Әйе, аның өчен карсызрак кышлар рәхәт инде. 

Бер яктан Казанда яшәү кызык, ә икенче яктан... Беренче мәлләрдә ул кич белән урамга чыгарга курка. Тукталышларда автобус көтеп тору да куркыта аны: «Әйдә, үзем булышам!» – дип коляскага гел нигәдер исерекләр килеп тотына. Егарлар кебек... Ул чакта коляскасы иске әле, тәгәрмәчләрен кул белән әйләндерә торган – теләсәң дә ерак китә алмыйсың. Ә транспортка утырып каядыр бару... Анысы үзе бер тарих! 

– Ул чакта атнага ике тапкыр автобус белән тренировкага йөри идем. Автобусларның һәрберсендә пандус бар: шофер яки кондуктор аны төшерә дә, җиңел генә кереп китәсең. Әмма кайбер автобус шоферлары аның барлыгын да белми. Ә икенчеләре, белсә дә, туктыйсы килми. Мине башта утыртырга, аннары төшерергә кирәк – күпме вакытларын алам. Гадәттә, үземә кирәк маршрутны күрсәм, кул селким – сезгә утырам, дип. Кайбер автобуслар махсус миннән еракка китеп туктый – бордюрдан төшеп, алар янына бара алмыйм бит. Тыныч кына ишекләрен ябалар да, китәләр дә баралар. Берсендә көз көне каядыр барырга чыктым. Көн шундый салкын! Беренче автобус мине утыртмыйча китеп барды. Инде эчемә салкын керде, туңам, тик бер ниятләп чыккач барасым да килә. Автобусның икенчесе дә миннән еракка китеп туктады. Елардай булып торам. Әмма шофер төште дә, яныма килде: «Аз гына көтегез, мин хәзер артка чигенәм», – ди. Коллегаларын аклый: «Без бит ашыгабыз, озак туктап торсак, вакытны югалтабыз», – ди. Тик мин дә гаепле түгел бит: автобуста шундый мөмкинлек тудырылган икән, димәк, аннан файдаланырга хакым бар. Коляскадагыларның хокуклары башка пассажирларныкыннан ким түгел. 

Ул яктан такси җайлы инде миңа: чакыртасың да, алып та китәләр. Яндекста инвалид коляскасында икәнеңне алдан ук күрсәтәсең. Төрле хәлләр була инде. Кайчак коляска турында комментарий куярга онытып, килгән таксиның: «Багажникта урыным юк», – дип, кире борылып киткән очраклары да булды. Казанга күчкән генә чагым иде әле – гел театрга йөрим. Такси чакырттым шулай. Коляскада икәнемне күргәч, туктамыйча да борылып китеп барды. Ничек шулай була инде дип, бик үртәлгән идем. Хәзер булса исем дә китмәс иде... 

Казан – ул зур мөмкинлекләр дигән сүз дә. 

Башкалага күченүгә Раилә волейболга йөри башлый. Дүрт ел буе утырып волейболда уйнау буенча Татарстан җыелма командасында уйный. 2019 елда команданың иң яхшы уенчысы дип табыла. Ярышлардан кайтып кермиләр: Санкт-Петербург, Әстерхан, Екатеринбург, Мәскәү... Раилә Сатдинованы волейбол буенча Россия җыелма командасы резервына алалар. Әмма анда уйнарга теләсәң, Мәскәүгә күчеп китәргә кирәк була – елына ике-өч тапкыр тренировкаларга барып кына күпкә ирешә алмыйсың. Мәскәүгә үк китми инде Раилә: анысы тормышны тагын өр-яңадан башлау булыр иде. 

Кызганыч, командалары таркалган. Кызларның кайсысы күченеп киткән, кайсысы кияүгә чыккан. Ә Раилә волейболдан соң... биюгә йөри башлаган. Бер ел шөгыльләнгән, ярышларда катнашырга, башка шәһәрләргә барырга өлгергән. «Тик бию – волейбол түгел, анда миңа хәрәкәтләнү җитми», – ди. 

«Татарстан энҗесе-2018» республика бәйгесендә катнашып, зур сәхнәгә чыга – «Иң сөйкемле Татарстан энҗесе-2018» номинациясендә җиңү яулый. Бәйгедә генә түгел, тормышта да тагын бер зур җиңүе була бу.  

Раиләнең буш вакытын туры китерү авыр: ул бассейнга йөри, спортзалда шөгыльләнә. Барысына да өлгерә: үзе бара, үзе кайта. «Миңа кешедән ярдәм сорарга бик авыр. Сорый белмим дисәм дә була... Минем хәлдәге кеше өчен бик начар сыйфат ул. Дөрес түгел бу, кайчак ярдәм сорый белергә дә кирәк», – ди ул.
 
Ярдәм сорау дигәннән. Күптән түгел Раилә яңа коляска сатып алган. 
– Яңа коляска күптән кирәк иде инде... Әмма алар шактый кыйммәт. Таксига утырганда һәрвакыт: «Зинһар, саграк булыгыз, бик кыйммәт ул», – дим. «Күпме тора?» – дип сорамыйча калмыйлар. «300–400 мең», – дим. Ышанмыйлар, 34 меңдер, диләр. Күтәреп куйганда, төшергәндә бәреп-сугып ватуларыннан бик куркам шул. Яңасын хәзер әнә яңа күлмәкне саклаган кебек саклыйм.
Әллә соң үземә язылучыларга мөрәҗәгать итеп караргамы, дип шактыйдан уйлана башлаган идем инде. Әмма андый постны язарга бер ел әзерләндем... Ә ул көнне, постны куйгач, интернетны сүндердем дә кинога киттем. 4–5 сәгать телефоныма кагылмадым... Көн шулай үтте, икенче көнне бер блогер кыз язды. Аның белән очраштык: әлеге постны ул үзенә дә куйды. 
Ә аннан: «Тагын күпме җитми?» – дип, Башкортстаннан Рөстәм Нәбиев элемтәгә чыкты. Шунда ук 50 мең акча күчерде һәм үзенең сторисына язды. Шул кичкә акча җыелды. Бер тәүлек дигәндә! 420 меңгә яңа коляскага заказ бирдем. 

Раиләнең иске коляскасы 12–14, ә яңасы 6 килограмм тора. Ул анысын машинасына үзе дә күтәреп куя ала. (Әйе, ул хәзер автоледи – быел җәй руль артына утырган!)

Инде язманың иң матур өлешенә җиттек. 
Рөстәм белән алар интернетта танышканнар. Элегрәк яшерергә тырышса да, хәзер киресенчә, интернетта Раиләнең битенә кергән һәркемне аның коляскага утырып төшкән фотосы каршылый. «Кемдер минем белән танышырга тели икән, вакытын әрәм итмәсен, ә кемнеңдер чынлап торып танышу нияте бар икән, ул барыбер язар», – дип уйладым ди Раилә. Һәм Рөстәм аңа яза. Беренче булып! Бер-ике атнадан инде очрашалар. Ә Раилә белән очрашкач, кояш кебек балкып, гел елмаеп кына торган бу сөйкемле кызга гашыйк булмау инде мөмкин түгел... 

Озакламый Рөстәм аны үзенең дуслары белән таныштыра. Алар: «Безне беренче тапкыр кем беләндер таныштыруы», – диләр. («Аның дуслары барысы да искиткеч, бер-берсен шулкадәр якын күрәләр – гел аралашып, очрашып торабыз», – ди Раилә.) Аннан туган ягына – Пермьгә алып кайта: әти-әнисе, туганнары белән таныштырырга. Алдан белеп, көтеп, матур итеп каршы алалар! Ел ярымнан алар өйләнешә. Никах фото­сурәтләре интернетта зур бер дулкын күтәрә.

– Гаилә кору һәр хатын-кызның иң зур хыялы инде ул... Әмма мин үзем янында коляскалы кешене күрми идем. Кайдан мондый ышаныч булгандыр, белмим. Бәлки тирә-юнемдә гел сау-сәламәт кешеләр генә булгангадыр. Дусларым бик күп бит минем! Ә Рөстәм белән танышкач, күңелемдә тынычлык пәйда булды. Мин ялгыз булмагач, әти белән әни дә тынычлангандыр...

Танышуга, Рөстәм аңа башкалар кебек: «Ә син нишләп коляскага калдың?» – дигән сорауны бирми. «Кайчан телисең, кайчан әзер буласың, шунда сөйләрсең», – ди. Рөстәм аны узган ел беренче тапкыр шугалакка алып бара. Мин анда бара алам дип уйлый да алмаган кешене. Рөстәм белән алар... Алда гомер озын – бу исемлек тә бик озын булачак! 

Аның тормышын мәгънәлерәк иткән уенчыклар бар бит әле. Алар – Раиләнең шәхси бренды инде хәзер. Мөлаем куяннар, аюлар, берсеннән-берсе матур курчаклар... Ул бәйләгән уенчыклар, милли киемнәр киеп, быел беренче тапкыр «Печән базары»на да чыккан. «Бәйли башласам, дөньямны онытам! Хәтта чәй эчәргә дә туктамыйм», – дип елмая Раилә. Энәдән уенчыклар төшә тора, Раилә апалары белән саубуллашып, дөнья буйлап тарала тора. Кемнедер сөендерергә ашыгалар!

– Язмышка үпкәләгән чагымны белмим... Кемдер авариядән соң коляскага кала – тормышларының асты-өскә килә. Андыйларга авырдыр... Ә минем аякларыма басып йөргәнем юк, аның ни икәнен белмим. Йөреп китәм дә, барысы да үзгәрә дигән бер момент булды тормышта. Җиргә төшерделәр... Аннан аңладым, барысы да синең үзеңнән тора. Йә үзеңне жәлләп утырасың, йә тормышыңны үзгәртү өчен нидер эшлисең. Теләк булса, мөмкинлек табыла. Башкалардан шуның белән аерылам – коляскам бар. Шәхси транспортым. Мин аның белән үзем теләгән бөтен җиргә бара алам, бөтен эшне эшли алам. Тәрәз пәрдәләре эләргә, шкафның югары тартмаларыннан нидер алырга гына буй җитми... Әйе, барысы да кешенең үзеннән тора. Йөрмим, берни булдыра алмыйм, дисәм, мин дә һаман авылда, әти белән әни янында, тәрәзәдән урамга карап утырыр идем. Минем кебекләрне жәлләргә кирәкми. Андый карашларны еш тоям. Берсендә «Бәхетле» кибетеннән чыктым да, такси көтәм. Бер ир-ат алдыма 100 сум акча китереп салды. «Нәрсә бу?» – дим аптырап. «Сез соранып тормыйсызмыни?» – ди. Ул, билгеле, яхшылык эшләмәкче булгандыр, акчасын алып, гафу үтенеп китеп барды. Коляскада утыручыны мескен, берни эшли алмый – үз тормышын үзе алып бара алмый дип санарга кирәкми! 

Сүз уңаеннан, коляскадагы башка кешеләр кебек Раилә фатирын беренче каттан алырга теләмәгән: ул дөньяга унбишенче каттан карый! 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар