Логотип
Күңелеңә җыйма

Кызым, мине аңла инде!

Халыкта «ирен биргән, җанын биргән», диләр бит. Әллә соң... Тәрәзәне ачасың да... 8 нче каттан аска ташланасың... Бер мизгел, тынлык.. Газапланулар юкка чыга, бар да бетә...

Апрель уртасы... Казан урамнары әле кыштан тулысынча арынып бетмәгән: юл читләрендә караеп беткән кар өемнәре ята, йорт түбәләреннән асфальтка «тып-тып» итеп, тамчылар тамган тавышлар ишетелә. 

Күк йөзе соры болытларга төренгән, тәрәзә пыялаларын әкрен генә җил шакый. Яз әйтерсең килергә ашыкмый – ә кешеләр аны түземсезлек белән көтә. 
Зонтик астына сыенган кешеләр ашыга-ашыга каядыр чаба... Бу галәмдә һәркемнең үз уе, үз гаме, үз мәшәкате. Беркемнең беркемдә эше юк...
Шәһәр читендәге күп катлы йортларның берсендә ике бүлмәле фатирда Гөлназ кызы Әдилә белән икәү генә.генә яши. 

Алар өендә тәртип хөкем сөрә: идәннәр юылган, өстәл өстендә ап-ак ашъяулык, тәрәзә төбендә чүлмәкләрдә яран гөлләре тезелеп утыра. Нинди генә төслеләре юк анда: ак, ал, шәмәхә... 

Кая барса да Гөлназ гөл ботаклары сындырып кайта. Тәрәзә төбендә урын да калмады инде, кайсы гөл чүлмәкләре идәнгә күчте. Хатын авыр вакытларында чәчәкләр белән сөйләшергә ярата, күңелендәге уйларын, борчуларын сөйли. Шулай иткәч, тынычланып калган төсле була... Юкка гына яран гөлләрне шифалы, сизгер дип әйтмиләрдер халыкта…

Аш бүлмәсендә электр чәйнеге гөжли – аның тавышы өйгә ниндидер җан керткәндәй була. Кайнар пар күтәрелә, бүлмәләргә чәй исе тарала… 

Залдагы диванда Әдилә утырган, кулында – телефоны. Ул җаны-тәне белән виртуаль дөньяга чумган – бөтен күңеле белән экран эченә кереп киткән. Бармаклары пианистныкын хәтерләтә: гел хәрәкәттә – бер чаттан икенчесенә күчә, «сторис» карый, кемнеңдер фотосына лайк куя, реакция калдыра, кемнәр беләндер бәхәскә керә. Үзе кайчак елмаеп куя, кайчак кашларын җыера... 

Кухня ишегеннән Гөлназ кызын күзәтә.
– Кызым, ашарга чакырыйммы әллә? – дип эндәште ул, ниһаять, тавышын мөмкин кадәр йомшартып.
Бу сүзләрдә гади генә сорау түгел, ә җылылык, игътибар, хәтта бераз сагыш та бар.
Әдилә башын күтәрмичә генә:
Соңрак... – дип җавап бирде.
Аның тавышы битараф, әйтерсең лә ул бу сөйләшүне тизрәк тәмамларга тели.
Гөлназ тагын эндәште.
– Кайчан? – дип сорады ул, бераз гаҗәпләнеп.
– Белмим… аптыратма… – диде кыз, җөмләсен яртылаш кына әйтеп калдырып.

Шул ук мизгелдә ул янадан телефонга чумды: кемдер аңа язган, кемдер нәрсәдер җибәргән. 

Гөлназ әкрен генә кире кухняга керде, өстәл янындагы урындыкка утырды. Күңелсез иде аңа. 8 нче сыйныфта укучы кызы үз тормышы белән яши, аның өчен әнисе әллә бар, әллә юк... 

Гөлназ кулларын тезенә куеп, тәрәзәгә карап уйга чумды. «Баланың тамагы тук… әмма күңеле ач булмасын иде…» – дип уйлап алды ул, йөрәге сызлап куйды.
...Ә бит алар яшәгән өйдә кайчандыр тормыш кайнап тора иде. Кичләрен һаваны ярып, көлү тавышлары яңгырый, өстәл артында ире белән киләчәккә планнар коралар иде. 

Гөлназ ирен яратып чыкты кияүгә, Айратка ышанды, аның белән гомер буе бергә булырмын дип уйлады. Ләкин беркөн барысы да җимерелде. Ир белән хатын арасында салкынлык, упкын  барлыкка килде…

Айраты эштән соңга калып кайта башлады, телефонын яшереп йөртте, сорауларга коры гына җавап бирде. Гөлназның күңеленә шик керсә дә, озак вакыт үз-үзен алдап яшәде.

– Эше күптер… арыгандыр… – дип юатты ул үзен..
Ә бер кичне барысы да ачыкланды.

Ишек каты итеп ачылып ябылды. Ир өйгә керде дә күзләрен читкә төбәп:

– Мин китәм, — диде.
– Кая? – дип сорады Гөлназ, калтыранган тавышы белән.
– Башка хатын янына.

Бу сүзләр өй эчендә яңгырап калды, әйтерсең диварларга бәрелеп, кире кайтты.

– Ничек инде?.. Ә без?.. Ә бала?.. – Гөлназның тавышы өзелеп һавада эленеп калды.
– Мин арыдым. Минем башка тормыш башлыйсым килә, – диде ир салкын гына.
Шул мизгелдә бар нәрсә дә ишелеп җимерелде.

Сүз арты сүз чыкты. Кычкырыш, күз яшьләре, үпкәләр, гаепләүләр… Әдилә, 3 яшьлек бала, почмакка поскан килеш, ни булганын аңламыйча, куркып, агарынып, аларга карап тора.

Шул кичне Айрат чыгып китте. Әдилә әнисе янына киле, бәләкәй куллары белән аякларын кочып алды.
– Әни, елама… – дип пышылдады ул.
Ә Гөлназ, кызын кочаклап, идәнгә утырды да тагын да катырак, үкси-үкси елый башлады.
Әдилә дә әнисенә кушылды...
Аерылышу тыныч кына булмады. Ир фатирдагы ярты әйберне җыеп алып китте: телевизор, кер юу машинасы, хәтта кухнядагы кайбер савыт-сабага кадәр.
– Минем дә өлеш бар монда! – дип кычкырды ул.
Кайнанасы да читтә калмады.
–  Син безнең улны бетердең! Яхшы хатын булмадың, үзеңне генә яраттың! Син гаепле, бары синең аркада китте ул! – дип, киленен мыскыл итте, гаепләде.

Кайнана килеп хуҗа кыяфәтендә йөрде: шкаф ишекләрен ачып улының чалбар, күлмәкләрен җыйды, шкафта торган махсус тартмадан кадак-чүкечләрне, ремонт өчен дип иалган кирәк-яракларны пакетларга тутырды.

Шок хәлендә калган Гөлназ дәшмәде. Аның сүз әйтергә көче калмаган иде инде.

Аннары тагын бер авырлык килеп туды – алимент. Ире «ярдәм итәм», диде, әмма сүзендә тормады. Телефоннарга җавап бирмәде, эш урынын яшерде.
Кайнана исә кара елан кебек ысылдады: «Хәзер алиментка биреп, баеп ятмакчы буласыңмы?», – дип зәһәрен чәчте. 

Гөлназ суд юлын таптады, документлар җыйды… әмма нәтиҗәсе әллә ни булмады. Бер айны 2 мең сум килсә, икенче айны 600 сум килде. Ярты айдан бу акчалар да килүдән туктады…

Айрат эшеннән китеп башка җиргә урнашкан, аңа хезмәт хакын конверт эчендә бирәләр, дигән хәбәр килеп иреште.

Кара төннәрдә берсендә, барысы да аеруча авыр тоелган чакта, Гөлназ кухняда ялгызы гына утырды. Өй тын, бала йоклый.
Күңелендә караңгылык иде.

Бер мәлгә ул хәтта: «Әллә барысын да тәмамларга микән?» – дигән уйга килде. Иренең аларны ташлап китүен авыр кичерде хатын, җитмәсә, янында булышырдай якын кешесе дә юк, акчасызлык... Халыкта «ирен биргән, җанын биргән», диләр бит. Әллә соң... Тәрәзәне ачасың да... 8 нче каттан аска ташланасың... Бер мизгел, тынлык.. Газапланулар юкка чыга, бар да бетә…

(Дәвамы бар.)

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар