Логотип
Белмәсәң бел

Тамак авыртканда нәрсә ашарга ярамый?

Тамак авыртканда нәрсә ашарга ярамый?Көз-кыш – тамак авырту сезоны. Урамдагы салкын һава гына түгел, хәтта фатирдагы артык коры һава да моңа сәбәп булырга мөмкин. Сәбәбе нинди генә булмасын, тамакның лайлалы кабыгы шешәргә, кызарырга һәм ярсытырга мөмкин. Шуңа күрә бу вакытта ризыкны сайлап кына ашау мөһим. Нәрсәләр ашарга ярамый соң?

Әче продуктлар
Врачлар тамак авыртканда иң тыелган ризыкларның берсе итеп нәкъ менә кислотага бай продуктларны атый. Алар ялкынсынган лайлалы катлауны тагын да ныграк ярсыта һәм пешү тойгысы тудырырга мөмкин. Аларның кислоталылыгы югары, ә ул ялкынсынган лайлалы катлауга тагын да көчлерәк тәэсир итә. Бу –яралы урынга лимон кислотасы сибү белән бер.
Нейтраль альтернатива: банан, баллы алма, кавын, шәфталу.

Борычлы ризыклар
Кайберәүләр, ачы ризык ашасаң, борын-тамак ачылып китә дип уйлый. Берникадәр җиңеллек биргән кебек тоелса да, борычлы ризыклар тамак лайласын тагын да күбрәк ярсыта. Капсаицин нерв очларын активлаштыра, лайланы күпләп бүлеп чыгара, кызарта – боларның берсе дә савыгуга ярдәм итми. Шуңа күрә авырту вакытында борычлы ризыклардан тыелу хәерлерәк.


Кайнар ашлар 
Кайнаррак булса – яхшырак дигән фикер хата. 65 °C-тан югары температурадагы сыекча лайланы пешерә һәм ялкынсынуны арттыра. Иң яхшысы – бүлмә температурасыннан бераз җылырак, 40–45 °C чамасындагы ризык-эчемлекләр.  Кайнар аш-су авырткан лайланы тагын да ныграк җәрәхәтли, ә менә җылы шулпалар һәм пюре-ашлар яхшы альтернатива: дымландыра, җиңел үзләштерелә, йомшак тәэсир итә.


Алкоголь
Алкоголь бактерияләрне «үтерә» дигән фикер – миф. Киресенчә, көчле алкоголь химик пешүгә охшаш хәл китереп чыгарып, кискен фарингит тудырырга мөмкин. Ул лайланы киптерә, иммунитетны киметә, организмны сусызландыра. 


Сөт
Тамак авыртканда баллы сөтне без инде бала чактан ук эчеп өйрәнгән. Иң яхшы дару итеп кабул ителә ул. Чынлыкта исә салкынча яки җылы сөт бераз йомшарта ала әле, әмма артык күп эчәргә киңәш ителми. Сөт лайланы җиңелчә генә урап ала, ләкин ялкынсынуны дәваламый. 


Бал
Бал – күпләргә таныш табигый йомшарткыч: ул лайланы урый, авыртуны киметә, хәтта бераз ялкынсынуга да каршы тора. Әмма файда бары тик чын балдан гына. Әгәр аның составында сироп яисә шикәр күп булса, файдасы юк. 


Каһвә
Кофеин җиңел диуретик, шуңа ул лайланы киптерергә мөмкин. Тамак авыртканда һәм коры ютәл булганда бу – тискәре фактор. Әгәр су аз эчелә икән, кофе хәлне тагын да катлауландырырга мөмкин. 


Туңдырма
Салкын кан тамырларын вакытлыча тарайтып, шешне киметергә мөмкин, әмма эффект кыска вакытлы. Ә менә кискен температура аермасы спазм тудырырга мөмкин. Шулай да, америка галимнәренең тикшерүе күрсәткәнчә, туңдырманың температурасы тамакка барып җиткәндә +24…+26 °C чамасына җитә, ягъни ул инде салкын булмый.  Шуңа күрә зыян зур түгел, әмма дәва да бирми. Әгәр салкын сизелерлек җиңеллек бирә икән, аны симптомнарны вакытлыча йомшарту ысулы итеп кулланырга була. Әмма бу дәвалану түгел. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар