Логотип
Проза

Кысыр

Ә бала булмады да булмады. Саниягә «баласыз» мөһере басылды. Елдан-ел холыксызлана, тотнаксызлана барган ире, эчкән йә талашкан саен, кеше-мазарга карап тормастан: «Кысыр!» – дип кычкырды. Шушы бер сүз белән хатынының авызын ябып, изеп ташлый иде...

Сания кисәү агачы белән мич юшкәсен ябарга дип үрелгәндә генә телефон шалтырады. «Балам!» Тәки юшкәгә җитә алмый калган чуен кисәү агачы кадерсезгә әверелеп, мич ырмавында ятып калды, хуҗабикәсе хәленнән килгән елдамлык белән идән паласларына абына-сөртенә телефонга йөгерде. Аннан, бер як колагын яулык астыннан чыгарып трубкага терәде дә, шалтыратуларын гына көтеп утырган кешедәй, татлы тавыш белән сузып җибәрде:

– Әлле-еү-ү…

Чыбыкның теге очында челтерәтеп көлеп җибәрделәр. Җитмешне ваклаган әнисенең телефоннан тавышын үзгәртеп, сәхнәгә чыгып баскан артист кебек сөйләшүен кызык күрә кызы. Әнисенә нәрсә, кызының шыркылдаганын тыңлап, кинәнеп тик тора.

– Йә, көл әйдә, көл, гөнаһларым бетәр… Әниең шулай белгәч тә шәп әле.

Теге як көлеп туйды, ахрысы, сөйләшергә булды:

– Әни, саумы!

– Сау гынамы, балам, сау гынамы? Әйбәт әле без, Аллага шөкер.

– Нишләп утырасың?

– Менә, мич беткәнен көтәм әле, минем, ни, җимерелеп барган эшем бармы. Үзегез ни хәлдә, балам? Кияү нишли? – Кызы былтыр тормышка чыккан иде.

– Нишләсен – эшли, һи-һи-һи! Киявеңә ни булсын.

– Булмасын шул, булмасын, имин-сау эшләп йөрсен, ир кеше ни.

– Кара, әй, «кияү дә кияү», баласының хәлен сорамый да...

– Ай-һай, сиңа ни булды? – Бу якның тавышы сагая төште.

– Булмады… – теге якның ниндидер сер чишәргә теле кычытып торуы баштан ук сизелә иде инде. – Бер кызык әйтимме?

Бу як сабырсызланып китте:

– Ай Алла, хәзергенең кызыгы да куркыта бит әле. Йә, әйт, йөрәкне кузгатып, ни…

– Әни-и, мин авырлы…

Әни кеше бераз телсез калып торды, аннан шаулап кайнап китте:

– А-ай, балам, сөенчесенә – уң колагың! Ничек әйбәт булган! Менә, төнгә каршы нинди яхшы хәбәр ишетәм. А-ай, әттәгенәсе! Менә сиңа! Кияү ни, ди?

– Ул белми пока, сиңа гына әйтәм, башкаларга эндәшми тор, яме.

– Йә. Балниска бардыңмы соң?

– Бардым-бардым, йөз төрле анализлар тапшырдым – все нормально.

– Берәр нәрсә ашыйсың килмиме? – Әнисенең болай да нечкә күңеле йомшарып, тавышы нәзегәеп китте.

– Йә, ела инде хәзер. Каз ите ашыйсым килә что-то.

– Алып киткәнең бетте дәмени?

– Юк, мондыйны түгел, какланганын. Быелгыларга тоз сеңеп өлгермәгән әле, тәме юк.

– Ай Алла, күрше-тирәдән сораштырмасам…

– Кит, шулай итеп соранып йөрмәссең инде, булгач ашармын. Әйдә, үзеңнең хәлеңне сөйлә…

Ана белән кыз күңелләре булганчы, трубкалары төтәп китә язганчы сөйләште. Сорашырлык хәбәрләр сорашылып, сөйлисе сөйләнелеп беткәч, кат-кат хушлаштылар.

«Балам… авырлымын, диме…» Сания төнгә каршы килеп төшкән сөенечле хәбәр шаукымыннан арына алмады. Әле үзалдына кеткелдәп көлеп җибәрде, әле төпкә баткан күз кабакларын бер ачып, бер йомып, саран гына яшь бөртекләрен сыгып чыгарды: «Баламны, картлык юанычымны минем, йә инде…»

Аннан, капылт нидер исенә төшеп, ашыга-ашыга сандык суыткычын актарырга тотынды. Шакылдап туңган ап-ак тәнле симез-симез казлар, йомгак-йомгак майлар идәнгә тезелеп китте. «Әһә… Бар сыман иде шул…» Суыткычына төшеп китәрдәй булып актарынган әби эзләгәнен сөйрәп чыгарды. Анысы куш йодрыктай гына ит кисәге булып чыкты. Былтырдан калган какланган казның бер генә бот өлеше.

Бу табыштан, мичен томалап, татлы хыяллар белән йокларга ятарга йөргән Саниянең нияте кисәк үзгәрде. «Баламның… ашыйсы килгәч… булган итне, ни – аппарыйм». Уйланды да – хәл дә ителде. Юлга кияргә киемнәр әзерләнде, акча төйнәлде, күчтәнәчкә китәсе азык-төлек суыткычның бер почмагына күчеп ятты. «Күршеләренә төнгә кереп йөрмәс, иртәнчәк афтауызга чыкканда эндәшер. Миченә ягып, эт-песиен ашатып торсалар, ике-өч көндә урап та кайтыр, Алла бирса…»

Икенче көнне баштанаяк кәртинкә кебек киенеп, купшыланып алган Сания әби автобуста шәһәргә җилдерә иде инде. Алгы утыргычларда аяк астындагы җылыткыч­тан өргән җылы һавага оеп китеп утырса да, кызының «авырлымын» дигәненнән күңел төпкеленнән ирексездән калкып чыккан хатирәләрен сүтте.

…Сания Афзалны 17 яшеннән яратты. Солдаттан кайтып төшкән егетне туган-тумачасы, дус-ише өйдән өйгә йөртеп кунак итә иде. Яшькелт-соры гимнастерка, галифе чалбар, ялтырап торган кирза итекләр кигән буйчан егетне урамнан гармун тартып үтүчеләр арасыннан карашлары белән генә әллә кайдан аерып алды да күздән югалганчы күзәтте. Шул бер күрүдән татлы хыяллар, йокысыз төннәр алып килүче газаплы мәхәббәт уты кабынды кыз йөрәгендә.

Сылу гәүдәле, алсу битле, һәрвакыт көлеп торган кысыграк соргылт күзле, уймак кына кабарынкы иренле илгәзәк кыз булып үсеп җиткән иде ул. Афзал да аңлады аны һәм ахирәтләре аша кичке уеннарга чакыртты, сәбәп тапкан булып бозау фермасына килеп чыккалады, савымчыларның астыртын елмаюына игътибар итмәстән, Саниягә ярдәмләшкән булды, кызык хәбәрләр сөйләп көлдерде. Әнисе генә өнәп җитмәде аларның дуслыгын: «Шау кызлар арасында сөт өстендәге каймак кебек үскән егеттән фәтва булырмы икән, кызым», – дияр иде. Ә Сания ул вакытта Афзалның үзен генә түгел, аның апаларын да, әти-әнисен дә, хәтта ул яшәгән өйне, урамны, ул йөргән юлларны да ярата һәм сөйгәненә бер генә дә сүз тидерәсе килми иде. Әнисенә дә: «Ул әйбәт, әни», – дия иде. Әнисе генә: «Әйбәттер дә ул…» – дип үз алдына сөйләнгән булыр да пошынып калыр иде.

Бер ел тирәсе дуслашып йөргәч, алтын яфраклар шыбырдап җир өстен ябып, торналар иңрәп хушлашкан мәлдә туй үткәрделәр. Тәүге ел, яңа өйләнешкән яшь­ләргә хас булганча, гаилә тормышына, ир белән хатын булып яшәргә өйрәнүгә багышланды. Сания, төп йортка төшкән килен буларак, таңнан торып кайнана йортындагы мал-туарны карады, аннан фермасына йөгерде. Афзал колхозда тракторчы. Әлбәттә, эше җитәрлек, әмма буш вакытлары да юк түгел. Тора-бара Сания шуңа игътибар итте: ире йорт-кура тирәсендәге мәшәкатьләргә бөтенләй кысылмый булып чыкты. Мал-туар карау да, киртә-кура чистарту, су алып килү, мунча ягу, бакча утырту, бәрәңге күмү, алу кебек эшләр тулысынча хатын-кыз җилкәсендә иде бу өйдә. Ир кеше бары печән әзерләүдә катнаша да (анысында да хатынсыз булмый), утын алып кайта…

Сания кара эшкә күнеккән, әтисез үстеләр бит, монда да сер бирмәскә тырышып, йөгергәләп йөрде. Эштә бозауларының, өйдә кайнанасы белән иренең күңелләрен күрде. Һич бетмәс, кимемәс эшкә генә бирешмәс иде дә Сания, кемдә дә шулдыр инде, барыннан да бигрәк һаман балага уза алмавы борчыды аны. Бергә яшәүләренә ике еллап узып барганда, бу мәсьәлә бер хатынны гына түгел, кайнанасын да, әнисен дә, ирен дә борчый иде инде. Ул-бу сүз чыкканда да кайнанасы «балагыз булса әллә», «оныклар сөйгәндә», «улымның баласын кулга тотып буламы инде», дигәнрәк хәбәрләр ычкындыргалады. Ире дә: «Без бәбәй алып кайтмыйбызмы ул?» – дигән сорауны еш бирде.

Ә каенсеңелләре табын саен күзгә карап: «Туганыбызга бала кирәк бит», – диюне гадәткә кертте.

Ә бала булмады да булмады. Саниягә «баласыз» мөһере басылды. Елдан-ел холыксызлана, тотнаксызлана барган ире, эчкән йә талашкан саен, кеше-мазарга карап тормастан: «Кысыр!» – дип кычкырды. Шушы бер сүз белән хатынының авызын ябып, изеп ташлый иде.

Больницага да бармады түгел, барды Сания. Тикше-релде, анализлар тапшырды. «Барысы да нормально бугай, ирегез белән бергә килеп тикшерелегез», – дип кайтардылар. Тегесе бара буламы соң: «Мин нәрсә сиңа, позориться итеп йөрергә. Беләсең килсә, армиядә миннән бер марҗа авырлы булып калды. Күп җанга тисәң, киттем-бардым шунда кире», – дип кенә җибәрде. Бу хәбәрне апасы да: «Әйе, бер кыз «балаң туды», дип хат язып ятты, без күрсәтмәдек», – дип дәлилләде. Бер ятып дәваланып караган иде, ире:

«Нинди бетмәс балнис ул, дөньяңны кем карый», – дип ачулангач, кабат йөрмәс булып, ышанычын югалтты.

«Ышаныч югалды» диюгә генә сыеп бетмәс иде Саниянең кичергән хәсрәтләре. Хатыннар кулында бала күргән саен эче өзелде, күкрәкләре чәнечте. Яңа туган сабыйларны кысып-кысып кочаклыйсы, суырып-суырып үбәсе килде. Төшләрендә бала имезгәнен, тупылдатып сөйгәнен күреп уяныр да мендәрен кочаклап-кочаклап үксеп елар иде. Шулай үтте яшь чаклары. «Баласыз» тамгасы астында булгач, бернинди ташламага да өмет итмәде, каенсеңелләренең дә, кайнанасының да сугым сую, каз өмәләре, бәрәңге алу, печән чабу кебек иң авыр эшләрендә йөрде, күңел бушлыгын шуның белән басарга, үзенә пошынырлык вакыт калдырмаска тырышты.

Саниянең 45 яше тулып узган елның язында, көтмәгәндә Афзалы трактор астында калып үлде. Гаражда ремонт вакытында ирләр эчкән дә, бу исерек килеш домкрат белән тракторын кыек-мыек күтәртеп, астына кереп яткан һәм тегесе ычкыныпмы, сыныпмы китеп, авыр тимер масса ирнең үпкә-бавырларын изгән. Бу вакытта кайнанасы да юк иде инде. Болай да коты булмаган дөньясында бөтенләй ялгызы утырып калды.

Шулай да кеше рәтеннән мал-туарын, кош-кортын карады, бозауларын да ташламады. Күпләр колхоздан чыгып бетсә дә, кеше арасында йөрүен әллә ни күреп, эшли бирде. Ире исән чакта аралаша алмаган күршеләре белән якынаеп китте, ачыла төште.

Беркөн эштән кайтып юынып торганда, күрше авылда яшәүче өлкән каенапасы килеп керде. Сания аптырап китте, Афзалны җирләгәндә, аның үлемендә дә, эчүендә дә, баласыз, бәхетсез булуында да киленнәрен гаепләп, каргап кайтып киткәннән соң аларның бу өйгә аяк басканы юк иде әле. Сания аптырап калса да, көчәнеп елмайган булды, түргә чакырды:

– Үтегез, Мәликә апа…

Каенапасы, борынын чөеп кенә карап, авыр гәүдәсе белән тап-топ басып, түр якка атлады:

– Үтәм, әнием йортына киләм бит, чит җиргә түгел.

Сания үзе, йомышка килгәндәй уңайсызланып, һаман кулъюгыч янында таптанды. Мәликә өйнең эчен үткер карашлары белән сөзеп чыкты да, ниһаять, борылып:

– Йә, шәпме? – диде.

– Әйбәт әле, үзегез…

– Сүз сөйләшергә килдем, тыңла, килен. Энем белән ничек яшәсәгез дә, аз гомер бергә булмадыгыз. Бала тапмасаң да, ташлап китмәде, өстеңнән йөрмәде – кемнең тырышлыгы белән дип уйлыйсың? Мин тыеп тормасам, әллә кайчан теге марҗасына шылган булыр иде. Озын сүзнең кыскасы шул: бу йорт минем әнинеке, сез үзегез өй салмадыгыз бит. Энем дә, калдырыр балагыз да булмагач, нигә берүзеңә иркен өй тотарга? Монда минем уртанчы малайның гаиләсен чыгарыйк.

– Ә... ә… мин кая китим соң?..

– Син безгә күч, мин төпчек малай белән генә бит. Бергә-бергә көн итәрбез әле.

«Әйе» дә, «юк» та димәде Сания. Шулай да үзенә бу йортта көн беткәнен аңлады. «Бергә-бергә» дигәне дә хезмәтче хәлендә йөрү икәне көн кебек ачык. Әйтәсен әйтеп бетергәч, ничек килгән булса, шулай чыгып та китте каенапасы. Хатын авыр уйларга чорналып калды.

Шушы хәлдән соң «Колхоз җитәкчесенә барып, берәр почмак сорыйм микән, әллә читкә үк чыгып китәргәме, мине нәрсә тота», – дип йөз төрле уй уйлап йөргәндә, яучы килеп төште. Кемнән-кемнән – Ибраһим карттан бит әле. Авылдагы хөрмәтле, абруйлы кешеләрнең берсеннән. Гомер буе тимерче булып эшләде, кулы коеп, теле сөйләп, күзләре көлеп торыр иде. Кешелекле, иге-лекле, оста, җор сүзле булганы өчен дә яраттылар

бу агайны. Ничә еллар тавыш-тынсыз гына гомер итеп, сигез баланы бергә үстереп аякка бастыргач кына дигәндәй, ике ел элек карчыгы вафат булды. Балалары укымышлы кешеләр, барысы да шәһәрдә, кайсылары бөтенләй еракта да, диләр. Сания тәмам каушап калды.

Яучыны җавапсыз борып чыгаруга атна-ун көн тирәсе үткәч, ялгыз хатынның ихатасы тәңгәленә ят машина килеп туктады. Эченнән таныш булмаган хатын төште. Караса – артыннан Ибраһим карт та ияргән.

«Вәт, юләр… Бу бабай баласын ияртеп апкилде микән, ай Алла…»

Килүчеләр хуҗабикәне кечелекле сәламләп түргә үтте, хәл-әхвәл, дөнья торышын сорашты. Сания, яшь кыз шикелле уңайсызланып, урындык читенә генә терәлеп утырды да, аптыраган кешедәй әлке-салкы гына җавап­лар биргәләде. Ниһаять, картның кызы төп сүзгә күчте:

– Сания апа, безнең сезгә ни йомыш белән килгә­небезне беләсездер инде. Сез дә ялгыз, әти дә ялгыз… бергә яшәп китсәгез, ничек әйбәт булыр иде.

Сезне хөрмәт итеп, төбәп килдек инде…

Сания ни дияргә дә белмәде:

– Уйламаганны… Иргә чыгу ике ятып бер төшкә кергән нәрсә түгел иде…

Хатыннарның сүзе шушы тәңгәлдә төртелеп калгач, Ибраһим карт үзе дә телгә килде:

– Ни, Сания килен… Сания карендәш, сине үз итеп, ошатып яучылаган идем… Какмам-сукмам, пака үземне дә, мал-туарымны да карыйм әле, алтмыш ике ир кеше өчен артык зур яшь түгел ул… Ни, ихлас чакырам…

Ярты айдан соң шушындый ук сөйләшү тагын бер кабатлангач, Сания «ни булса, шул булыр» дип, Ибраһим карт йортына күчте дә чыкты. «Ну, бабай!» – дип бер гүләделәр дә тындылар авылда.

Яңа урында яңача тормыш башланды. Ир тарафыннан игътибарга, ихтирамга, назга өйрәнмәгән хатынга башта барысы да сәер тоелды. Беркөн карты малга печән салганда кипкән чәчкәләр җыеп керткәч, көлеп җибәрде хәтта. Ә инде туган көненә җылы кофта тотып кайткач, ирексездән күзләренә яшь тыгылды.

Карты хатынының кулына сәнәк-көрәк тоттырмады, сыер савудан тыш, абзар тирәсенә чыгармады, суларын да өлгергән кадәр кертеп биреп, чыгарып түгеп куйды. Авызыннан бер яман сүз чыкмый икән үзенең, еш кына шаяртып, якын-тирәдәгеләрен көлдереп, күңелләрен күтәреп җибәрә. «Моның карчыгы нинди бәхетле булган», – дип уйлый иде еш кына Сания картына карап.

Матур гына итеп ярты елдай яшәп ташладылар. Балалары да килгән-киткәндә әтиләренең караулы, таза, пөхтә дөньяда утыруына, апаларының итагатьле, ачык булуына сөенеп бетә алмый. Сания дә зур гаилә тормы­шының кайнап торуына, яшәешенә өйрәнеп китте.

Шыбырдап кар сулары эреп аккан, кыек башларында чыпчыклар чыркылдашкан җылы иртәдә утарда сыер сава иде ул көнне Сания. Күңеле нигәдер язгы көн шикелле үзгәреп, ашкынып торган мәл. Җиленнең соңгысын тарткалагач, бозавын ычкындырыйм дип калкынган иде, капылт күз аллары караңгыланып, аяк буыннары бушап төште. Ул арада сыеры, сабырсызланып, тулы чиләгенә тибеп, сөтне чайпалдырып җибәрде. «Ай Алла, нәрсә булды бу...» Көчкә калкынган хатын киртә коймасына терәлеп басты, багана төбеннән җепшек карны йомарлап алып, битен, маңгаен сыпырды. Күзе-башы ачыла төшүгә, икенче бәла калкып чыкты – эче өзелеп, укшытып җибәрде. Тоташ тәне белән тартышып-көчәнеп, эчеп кенә чыккан ике касә чәен чыгарып салды. «Салкын тимәгәндер лә, чир микән…» Ярый әле карты ат эчерергә елга буена төшкән, оятка калыр иде. Хатын бераз хәл алгач, бозавын кушты да, калган сөтен тотып өйгә керде.

Ике-өч көннән тагын да шундыйрак хәл чыкмаса, Сания тегесен оныткан да булыр иде. Чәй әзерләп йөргән җиреннән кайнар самавыр белән авып китә язды. Ярый әле карты елдам гына торып, кулыннан самавырын алып өлгерде. Куркуыннан хатыны янында ата каздай бөтерелде:

– Авырып тора идеңме әллә, Сания? Нишләп миңа әйтмәскә? Ят, ятып тор андый вакытта, качып барган эш бармы?

Сания уңайсызланды:

– Куйчәле, өй эчендә авырып утырырга, ни. Эштә йончып йөрсәм, бер хәл (картының киңәшен тотып, эшен дә калдырган иде).

Ибраһим карт башта фельдшерны чакырмакчы иде, аннары хатынын үзе алып барырга булды. Тегесе карышты. Карты өзми дә куймый:

– Бар дигәч – бар, зыяны булмас, – дип тезде, – Факиһә апаң да шулай балниска якын бармады, тыңламады… Алай ярамый, үзеңне карарга кирәк.

Яшь кенә фельдшер кыз моңа кадәр медпунктына аяк басканы булмаган апаны кызыксынып каршы алды. Үзеннән күпкә өлкән Ибраһим бабайга чыгып яшәп ятканын ишетеп белсә дә, бер дә күргәне юк иде.

Саниянең сөйләгәннәреннән соң бераз уйлангандай торгач, ниндидер карарга килгәндәй, елдам атлап барып шкафыннан калын китап китереп чыгарды да өстәленә салып, кирәкле битне эзләп тапты. Аннан белдекле генә итеп:

– Апа, сезгә ничә яшь әле? – дип сорады.

– Кырык сигез…

– Күремегез киләме әле?

– Ы-ы… соңгы вакытта килгәне дә юк шикелле.

Тәк, бер түгел… ике ай буладыр…

– Ну вот, шулайдыр дип уйлаган идем… – кыз нәфис бармагының алсу тырнак очын китап битендәге таблицага төртте.

– Нәрсә инде?

– Сезнең климакс башланган, апа.

– Кли-макс-с…

– Әйе, сезнең яшьләрдәге хатын-кызлар авыруы. Симптомнарыгыз да шул, күремегез дә туктаган. Шулай ук баш авыртырга, әйләнергә, костырырга мөмкин, дип язылган менә. Әнә, кайбер апаларда авыррак та үтә әле, ярый сезнеке более-менее.

Сания фельдшерның лекциясен тыңлап, кызның ихлас аңлатуына күңеле булып, эченнән: «Яшь кенә булса да, ничек күп белә», – дип сокланып кайтып китте. Өзек-төзек аңлатып, картын да тынычландырды.

Җиңелчә авыртынып йөрүенә күнегеп тә бара иде инде хатын. Бөркү җәйнең тәүге көннәрендә, тәрәзә төпләрендәге гөлләргә су сибеп йөргән җирдән, капылт иелгән уңайга корсагының өске өлешендә генә нәрсәнеңдер су эчендәге балык шикелле кыймылдап, дулап китүенә дертләп, кулындагы чүмечен төшереп җибәрде. Үзе «Ах!» итеп чүгәләп төште дә куркуыннан учы белән авызын япты. Озак, бик озак утырды Сания шул урынында. Куллары соңгы вакытта калынаеп киткән билен, ката төшкән эчен капшады, миеннән йөз төрле уй үтте. «Китче! Юктыр-юктыр… булуы мөмкин түгел!.. Әгәр дә чынлап… Юк-юк! Климакс дигәне шушылай буладыр, бәлки… Ә нәрсәсе кыймылдый соң? Әллә икенче берәр авыру микән? Рак булып куйса? Нишләргә? Кемнән сорарга?»

Кабаттан фельдшер кызга барып тормады – оялды. Картына: «Районга барып, анализ бирергә куштылар», – диде дә юлга чыкты. Тегесе: «Калырга булса, калып күрен, ят дисәләр – ят, кирәк нәрсәне үзем алып барырмын», – дип калды.

Үзенә нинди врач кирәклеген сиземләп, хатын-кызлар өелешкән кабинетка чиратка басты Сания. «Минем яшьтәгеләр монда йөрмиләрдер инде», – дип тартынып кына килсә, монда яше дә, карты да кайнаша. Һәркемдә һәртөрле сәбәптер, күрәсең. Корсаклары борыннарына җиткән йөклеләр дә, чырайлары сытылып, авырып утырганнар да, моңсыз гына хәбәр сатканнар да байтак.

– Нәрсә борчый? – врач, 30-35 яшьләрдәге хатын, язып утырган кәгазеннән күзен аермый гына гадәти соравын бирде.

Ишек төбендә торганда кат-кат кабатлаганнары җилгә очтымыни – Сания тотлыкты:

– Борчымый да… күреним, дигән идем…

– Чишенегез, креслога менеп ятыгыз.

Медсестраның сорауларына бутала-бутала җавап биргән арада, хатын креслога үрмәләде. Ул арада кулларына ак перчаткаларын тарткалап киеп, ялтыр тимер-томырларын тотып, янына килеп баскан врач үз эшенә кереште:

– Тынычланыгыз… шулай… эчегезне катырмагыз. Эһе… тәк… тә-әк… Катырмагыз эчегезне! Эһе… Бә-әй! Нигә авырлы икәнегезне әйтмисез?!

– …

– Сездән сорыйм бит... Бу нинди качышлы уйнау?

– …

Каты карашлы врач авызына су капкандай булган хатыннан җавап ала алмасын аңлады булса кирәк, катгый гына итеп:

– Төшегез, кушеткага ятыгыз. Айгөл, авырлыны учетка ал, анализларга юнәлтмә яз, – дип уңлы-суллы күрсәтмәләр бирде дә тәбәнәк тапчанга күчеп яткан Саниянең эчен тагын авырттырып баскаларга, тоткаларга кереште.

– Ничәнче авырыгыз?

– …Беренче…

Бу юлы врач телсез калды, аптыравы йөзенә, ышанмавы күзләренә чыкты. Ахырда кызарынып, хатасын сүз белән төзәтергә ашыкты:

– Ничек инде, бер дә авырга калмаган идегезмени?

– Бер дә.

– Ирегез бармы?

– Булган иде… үлде… дүрт ел элек…

– И? Что-то мин сезне аңламыйм. Әле нәрсә, дәваланган идегезме?

– Юк ла… икенче бабайга чыккан идем.

– Ә-ә, вот оно что! Хәзер аңлашыла.

– Н-нәрсәсе аң-лашыла?..

– Икенче ирегездән балага узуыгыз аңлашыла. Торыгыз, киенегез.

Врач, өстәл артына утырып, язуын дәвам итте. Сания бутала-бутала ашыгып киенеп, өстәл янындагы утыргычка терәлде. Аның врачтан үз хәле хакында күбрәк сорашасы, беләсе килә иде. Сак кына сүз башлады:

– Беренче ирем белән егерме җиде ел яшәдек… балабыз булмады…

Врач күзлеген борын өстенә төшереп, карашын күтәрде:

– Тикшерелгән идегезме?

– Мин – әйе. Ирем йөрмәде инде.

– Сезгә нәрсә дигән иделәр?

– Барысы да әйбәт, дигән булдылар бугай…

– Шулай булгач, – врач тагы да «аңлашыла инде» дигән мәгънәдә иңбашын җыерып куйды.

– Аптырыйм шул… Иремнең читтә баласы бар, диделәр.

– Алары хакында белмим, апа, берни дә әйтә алмыйм, әмма факт – сез түлле һәм әлеге көндә, якынча чама белән, унҗиде-унсигез атналык йөк йөртәсез һәм сезгә, – врач «сезгә» дигәнгә аерым басым ясады, – яшегезне исәпкә алып, икеләтә-өчләтә сакланып йөрергә киңәш итәм.

Кайтырга автобусны көтеп тормады Сания. Автобустагы халыкны күреп, кемнәрдер белән сөйләшеп торырлык хәле дә, теләге дә юк иде. Тау аша турыдан җәяү атлады. Район үзәген көчкә чыгып, кеше күзеннән читләшкәч тә, кыстап килгән яшьләренә юл куйды. Беркатлы яшьлеген дә, бушка үткән чәчкәдәй чакларын да, Афзалның атлаган саен йөзенә бәреп бар хокукларыннан яздырган, чикләгән, баскан, туктаусыз тыпылдаган тамчы шикелле миен чүкеп торган «кысыр»ын, мыскыллауларын, «читтә балам бар», дип күрәләтә алдауларын, «китәм», дип куркытуларын, кимсетүләрен, үзенең тупылдатып бала сөяр чакларында чит балаларга карап өзгәләнүләрен бер-бер артлы хәтерләп барды, ике битеннән ике су юлы шыбырдап акты да акты… Авылга килеп кергәндә хатынның бит-күзләрен җылы җил сыйпап киптергән, кайнар кояш йөрәген назлап эреткән, хозур табигать тынлыгы җанын тынычландырган, күңеле буп-буш, җип-җиңел һәм… яңа кичереш­ләргә шар ачык иде.

Рәсем: Асыл Әхмәтова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар