«Мине мәктәпкә илтергә кирәкми, үзем барам. Әбиең белән йөрисең дип, миннән бөтен класс көлә», – диде бервакыт кызым. Бу вакытта аңа әллә 9, әллә 10 яшь булгандыр. Зур шәһәрдә яшәгәч, мәктәпкә иртән үзем илтә идем, кичен исә иптәшләре белән бергә кайта.