– Безнең абый ничек шундый булды ул? Утыз ел бергә яшәгән хатыныңны бер-нәрсәсез урамга чыгарып җибәрер өчен нинди таш бәгырьле булырга кирәк бит? – дип аптырады Ләйсән. Башка туганнары җиңгәсен якларга булышырмы дип әйтеп-әйтеп карады да, аларның гаиләсендә бердәмлек юклыгына инанды. Ә Гөлнара дәшмәде. Башка берәү булса, көн-төн зарланыр, элекке ирен каргар иде.
«Кайчак тормыш мәшәкатьләре арасында иң мөһим нәрсәләрне онытып җибәрәбез. Ә бит кеше өчен иң зур байлык – йөрәгендәге мәрхәмәт, күңелендәге җылылык һәм башкаларның хәлен аңлый белү сәләте. Аның үзен дә авыр чакта коткарачак сыйфат. Тирә-ягыбызга игътибар белән карасак, һәркемнең үз шатлыгы һәм үз борчулары барлыгын күрәбез, берәүнең дә «келәте буш түгел», дип, юкка гына әйтмиләр. Кемгәдер җылы караш, наз, игътибар җитми, кемдер матди ярдәмгә мохтаҗ. Кайвакыт әллә ни зур сумма да кирәкми бит кешегә, тиеннәр тиенгә кушылгач җыела аның кирәге. Шуңа күрә яхшылык кылу өчен зур мөмкинлекләр эзләп йөрисе юк. Ихлас елмаю, вакытында әйтелгән җылы сүз яки ярдәм кулы сузу да кайчак кешенең көнен генә түгел, тормышын да үзгәртә ала.
Динебез дә безне мәрхәмәтле, киң күңелле булырга өйрәтә. Яхшылыкның кечесе юк, диелә бит. Чын күңелдән эшләнгән һәр игелекле гамәл Раббыбыз каршында да, кешеләр күңелендә дә кадерле. Тормыш юлында авырлыклар да, шикләнүләр дә очрый. Әмма күңелдә иман нуры сүрелмәсә, кеше һәрчак алга барырга көч таба. Иң мөһиме – йөрәктәге шул нурны саклау һәм аны башкалар белән дә бүлешә белү. Бәлки, нәкъ менә сезнең җылы сүзегез яки изге гамәлегез кемнеңдер күңеленә өмет чаткылары өстәр...»
– Әни, мәрхүм, гел шушы сүзләрне сөйләр иде. Их, ул исән булсамы?! Бу хурлыктан йөрәге ярылып яңадан үләр идеме... белмим, апаем.
– Җиңги, әйдә... Кодагый бик сабыр, бик акыллы хатын иде шул, син үзең дә аннан ким түгел. Алга таба яшәргә кирәк. Миңа күчеп кил. Йортымның ишекләре синең өчен һәрвакыт ачык, беләсең, – диде Ләйсән, күз яшьләрен яшерергә тырышып. Ул абыйсының холкы начар булганын белсә дә, аннан бу кадәр явызлык көтмәгән иде. Җиңгәсен кыш уртасында урамга куып чыгарган бит җүнсез! Әйберләрен дә алырга рөхсәт итмәгән.
Гөлнара эндәшмәде. Кулындагы сумкасына карап торды. Илле яшькә җитеп килгән хатынның бөтен тормышы шушы бер сумкага сыеп беткәнме әллә?! Нәрсә соң бу сумкада? Паспорт. Бушый язган акча янчыгы. Тарак белән көзге һәм... Һәм үзе белән йөртә торган догалар китапчыгы. Бетте.
Шушы көнгә калырмын дип кемнең дә булса башына да килми бит бу. Кеше тырыша, чаба, мал туплый, йортын карый. Хатын-кызның эшкә киткәнче һәм эштән кайткач та башкарасы күпме бурычлары, вазыйфалары бар әле. Күренми торган эшләр. Һәм болар барысы да гадәткә кергән инде, сулаган кебек, уйлаган кебек, кашыкны уң кулыңа тотып ашаган кебек гадәти.
Ә бер ай элек Гөлнара тормышында кинәт мәхшәр башланды. Бөтен нәрсә гадәти урыннарыннан кубып таралды, җимерелде кебек. Унсигез ел буе эшләгән оешмасы ябылды. Ябылуы бер хәл, андагы гаделсезлек җанны әрнетте. Җитәкчеләр үз кешеләрен закон буенча кыскартуга чыгарып, тиешле түләүләрен рәсмиләштерде. Ә гади хезмәткәрләр «үз теләге» белән эштән китәргә мәҗбүр булдылар. Арада бер-ике коллега үз хокукларын якламакчы булган иде, кая анда. Гөлнара бу явызларны җиңә алмасын күреп торганлыктан дәшми генә ризалашты. Яклаучысы юк шул аның. Кредитларын капларлык кына эш таба алганын белә ул. Ире белән берәр чарасын күрерләр әле, дип уйлады хатын.
Бу хәлләрне ире Рәфис белгәч, тәмам дөньяның асты өскә килде.
– Җебегән! – дип авызын ачкан ир гомергә әйтмәгән әллә нинди начар сүзләрне әйтеп бетерде. Баксаң, ул Гөлнараның эше, хезмәт хакы яхшы булган өчен генә түзеп яшәгән булып чыга. Яшерми дә бит шуны, ичмасам. Оялмый да.
– Туган ягыңа кайтып кит. Мин сине асрап ятарга тиеш түгел, – дип тәмам өйдән үк куа башлады. Утыз елга якын бергә яшәгән ире шулай җиңел генә аны урамда калдырыр дип башына да китермәгән иде Гөлнара. Өстендә ипотека, аннан тыш машинага алган кредит. Ә җәмәгате «фатир да, машина да минеке, минем исемдә», дип тора. Законга таяныр идең дә бит, монда да ир кызык итте шул. Алар гомер буе диярлек никах белән генә яшәделәр. Язылышканнарына ике-өч ел гына. Бөтен милек алдан алынган.
Туган як дигәннән, Гөлнара үзе Чиләбедән. Бүгенге көндә анда кайтыр нигезе дә, төп йорты да юк, бердәнбере – әнисе дә күптән мәрхүм. Кыш уртасында тиз генә эш табуы да ансат түгел бит әле ул.
Ә иң гаҗәбе – ярдәм кулы сузучы кеше туганы да, дусты да түгел, иренең сеңлесе булды. Ләйсәннең үз язмышы да хәйран калырлык. Ул күргән кайгы-хәсрәтләрне дошманыңа да күрсәтмәсен, диярлек. Башта өч бала белән тол калды ул. Рәфиснең кешелексезлеген шул вакытта ук тойды хатын. «Тапмасын иде, кем кушка аңа авырга узган саен бала табарга», – дип җикеренде абый кеше. Кияүләрен дә яратмый иде ул. Бераз шүрли дә иде аннан. Кулыннан килгән кадәр Гөлнара Ләйсәнгә булышырга тырышты. Улларына укуларына кирәк әйберләрне дә алып бирде, репетиторларын да түләде. Иренә әйтеп тормады. Ләкин кайгы үзе генә килми, күрәсең. Ирен югалту хәсрәтеннән чак калган хатынны авыррак хәбәрләр көтә иде. Олы улын хәрби хезмәткә алдылар, ә төпчегендә яман шеш таптылар. Ана йөрәге ничек түзгәндер. Олы улы армиядән ике тапкыр отпуск алып кайтырга мәҗбүр булды. Икесендә дә мәет озатырга – энеләрен күмәргә. Уртанчысы үзенә үзе кул салган. Ләйсән кайгыдан елый алмас хәлгә җиткән иде. Янәшәсендә Гөлнара булды. Җиңгәсе һәр көн диярлек килеп йөрде. Ашарга пешерде. Өй җыештырды. Төннәр буе сөйләшеп утырды. Ә бервакыт Ләйсәннең бөтенләй яшисе килми башлаган көннәрендә Гөлнара аны кулыннан җитәкләп мәчеткә алып барды.
– Сынаулар безгә юкка гына бирелми, – диде Гөлнара. – Түзәргә кирәк. Җиңәргә, яшәргә кирәк. Альберт хакына булса да. Аны өйләндерәсең, балаларын үстерешәсең бар, апаем.
Шул сүзләр Ләйсәнне караңгылыктан алып чыккан иде. Хәзер менә язмыш аларны янәдән сыный.
– Минем шәһәрдәге фатирда бер бүлмә буш тора. Авылдагы өй дә бар. Икебезгә дә җитә, бергә яшәрбез, – диде Ләйсән.
– Вакытлыча гына, апаем. Эш табуга ук китәрмен, – дип, Гөлнара уңайсызланып кына ризалашты. Өч-дүрт көн узуга, ул инде эш эзли башлады. Әмма яше иллене узган хатын-кызны һәр җирдә диярлек бер үк сүз белән каршы алдылар:
– Кирәк булсагыз, шалтыратырбыз... – Тик шалтыратучы булмады.
– Безнең абый ничек шундый булды ул? Утыз ел бергә яшәгән хатыныңны бер-нәрсәсез урамга чыгарып җибәрер өчен нинди таш бәгырьле булырга кирәк бит? – дип аптырады Ләйсән. Башка туганнары җиңгәсен якларга булышырмы дип әйтеп-әйтеп карады да, аларның гаиләсендә бердәмлек юклыгына инанды. Ә Гөлнара дәшмәде. Башка берәү булса, көн-төн зарланыр, элекке ирен каргар иде.
Яз җиткәч, алар авылдагы йортка күчеп торырга булдылар. Өй искергән булса да, ихатасы киң иде. Җире дә мул.
– Әйдә, бәрәңге утыртыйк, суган, кишер чәчик. Артык булганын сатарбыз, – дигән булды Гөлнара.
– Кем алыр икән бездән?
– Алырлар. Хәзер күп кеше әзерне ала, үзенең йә җире юк, йә үстерергә вакыты җитми. Ә безнең барысы да бар, шөкер.
Җәй уртасына бакча яшеллеккә күмелде. Кыяр, помидор, борычлар күз явын алырлык булып үсеп яталар. Яздан ук Гөлнара район базарына йөреп укроп, яшел суган сата башлады. Кыш буе пешереп саткан пирожкиларына да халык яхшы гына ияләшкән иде. Телефон номерын табып заказлар бирә башладылар.
Бер көнне авыл бәйрәменә Гөлнара чәкчәк белән гөбәдия пешереп алып килде. Күз ачып йомганчы татлы күчтәнәчне бүлгәләп, мактап ашап та бетерделәр.
– Кем пешерде моны? – дип, үзара сораша башладылар. Бәйрәмдә шәһәр кунаклары да бар иде. Кем белгән аларның берсе кондитер цехы җитәкчесе икәнен. Ризыкларны аеруча яратып пешерүчене эзләттеләр.
– Мондый тәмле гөбәдия күптән ашаган юк иде, чәкчәк тә авызда эреп кенә тора, – диде ул танышуга. – Безгә эшкә килергә теләмисезме?
Гөлнара башта ышанмады. Ә бер атнадан инде шәһәрдәге кондитер цехында эшли башлады. Аның кулыннан төшкән чәкчәк, кош теле, бавырсаклар тиз арада сатып алучыларның яраткан ризыгы булып китте.
Еллар узды. Тормыш акрынлап җайланды. Ләйсән белән Гөлнара бер йортта ике тугандай яшәп калдылар. Бер-берсенә киңәшче дә, терәк тә булдылар.
Ә Рәфис турында сүз чыкса, Гөлнара һаман да дәшмәде.
– Абый дөрес эшләмәде. Үкенер әле, үкенер... – дип, Ләйсән ачулана башласа да, гел туктатты.
– Каргама, тиргәмә, абыең бит ул. Ул үз гамәлләре өчен үзе җавап тотар, без үз тормышыбыз белән яшик, аны уйлап күңелеңне каралтма, – дип кабатлады җиңгәсе.
Гөлнара Рәфисне чынлап та кичергән иде. Бала таба алмаучы хатын-кыз белән бөтен ир кеше дә гомерен бәйли алмый шул. Ә Рәфис бу очракта үзен алданган дип хис итте. Ул хатыны кысыр буласын алдан белсә, аңа өйләнмәгән дә булыр иде. Әмма андый диагнозны кияүгә чыгып яши башламыйча алдан каян беләсең?! Үзенең явызлыклары белән ир Гөлнарадан бәхетсезлеге, бала сөя алмавы өчен үч алды. Гөлнара моны яхшы аңлый иде. Ире алдында тамчы гына гаебе булмаса да, аның ниләр кичергәнен тоя иде хатын. Әмма Гөлнара белә, әнисе бала вакытта ук аңына сеңдергән хикмәт бар: явызлык кылсаң, ул сиңа явызлык булып кайта, яхшылыкның да әҗере югалмый. Кайчак ул еллар узгач, бөтенләй көтмәгән яктан, савап булып, сөенеч булып, таяныч булып алдыңа килә.
Ләйсәннең олы улы Альберт өйләнде. Ул киленнең акыллы, ягымлы булуына бөтен кеше дә хәйран кала. «Минем киленем дә, җиңгәм дә икесе дә бер туфрактан, бер камырдан», – дип шаярта Ләйсән.
Фотолар ясалма фәһем ярдәмендә эшләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк