Әйтмәгез әле шушы сүзне! Торалар да «карт бит син», диләр. Шулай дигән саен яшьләрдән уздырып яшисе, кеше «аһ» итәрлек берәр нәрсә эшләп куясы килә. Шуңа күрә ишегалды тутырып чебеш үстерәм, абзардан мал өзмим, бакчам да ялт иткән. Кыяр утыртсам күршеләргә таратырлык булып уңа, кишерем белән суганнарымны балалар фотога төшереп мәш киләләр, кабакларымны мәктәпкә, мәдәният йортына күргәзмәләр эшләргә таратам. Чәчәкләрнең кешедә булмаганын утыртырга тырышам. Йортка кунак килгәч шуларга хозурланып, хәйран калып йөрүләреннән күңелем күтәрелә. Э-э-эх, яшьләргә аңлашылмыйдыр инде ул: һич кенә дә картаясы, бирешәсе килми бит. Яшең зур булса да, үзеңне карт итеп кабул итәсе килми. Кулыңнан килгән эшкә куанып яшисе килә бит әле. «Карт» дигән сүз йөрәгемә ярамый.
Кояш баеганын карап торырга яратам. Офыкта сүрелеп барган көннең алсу шәүләсен, кояш нурларының, кызарып, йорт бурасының бер почмагына серле яктылык белән сарылуын күзәтергә яратам. Шунда: «Эх, менә шушы кояшлы көн кебек, сокландырып, матур итеп китеп барырга иде...» – дип телим. Аллаһымнан аек акыл, исән чагымда җаным теләгән эшкә егәрем җитәрлек саулык сорыйм гел. «Минем эшләгәнне яратмасаң, хупламасаң, бу җирдә яшәтмә, гомеремне дә ал, саулыгымны гына алма. Чөнки миңа бу гомер эшләп, эшемнән канәгатьлек алып яшәр өчен кирәк. Авырып, кеше ярдәмен көтеп, тилмереп ятарга насыйп итмә, берүк. Гомер бирәсең икән, эшләрлек, үз көнемне үзем күрерлек саулык бир, Раббым», – дип ялварам.
Бер танышыма шуларны сөйләгән идем, ачуланды. «Аллаһ риза булмас бу сүзеңнән, Ходайга шарт куймыйлар. Дөрес уйламыйсың, дөрес сөйләмисең. Мәчеткә укырга кил. Намазга бас. Аллаһы Тәгалә кемгә күпме яшисен үзе хәл итә, кылган гөнаһларыңа, булган игелекләреңә карап, картлыгың нинди буласын билгели. Карт башың белән юк сүз сөйләп йөрмә, догада, намазда бул», – дип тезде генә бу. «Үзең карт син!» – дидем дә китеп бардым. Ире гомер буе җитәкче булып эшләде, танышым – сату өлкәсендә. Хәзер икесе дә дин юлында: безнең ише «кара халык»ны дөрес яшәргә өйрәтеп яталар. Дингә килсәләр дә холыклары үзгәрмәде. Элекке кебек боерык бирергә, үзләрен башкалардан өстен куярга җаен гына карап торалар.
Балалар да кайткан саен һаман бер сүз тәкрарлыйлар. Бәрәңгене дә күп утыртам икән мин, яшелчәне дә. Алардан торса, абзардагы малны бер көндә бетерерләр иде, алган чебешләремне, үрдәк-казларымны бүген үк юк итәрләр иде. Шашлык пешереп, мунча кереп, ял итеп кенә ятарга булсын! Эшләрендә арыйлар. Соң, алар арыйлардыр да, мин пенсиядә бит, алар кебек эшкә йөрмим. «Әни, әти исән чакта дәшмәдек. Икегезгә уртак эш, үзләре беләләр дип уйладык. Ә хәзер син берүзең, ул кадәр эшне эшләве авыр бит. Карт бит инде син, яшең зур. Болай интекмә, зинһар», – дип песиләнеп торалар. Әйе, яшем зур, быел шөкер 84 тулды. Әмма мин карт түгел, юкны сөйләмәсеннәр!
Шушы язларны сабырсызланып көтеп алдым. Эшсезлектән аптырап ничә генә пар оекбаш бәйләгәнмендер. Тик тормас өчен, бераз хәрәкәт булсын дип, барам да аш бүлмәсенең, ишек төпләренең идәнен сөртеп киләм. Башка җиргә балалар келәм җәйделәр. Анысын үзләре суырткыч белән чистарталар. Ярый гөлләрем, тәрәзә төпләрем бар һәм абзарда кәҗә-сарыкларым куандырып тора. Песи белән күз карашабыз да, парлашып йорт-җирләрне әйләнеп керәбез. Ә көн үтми дә үтми. Быелгы кыш аеруча озын булды кебек.
Язга чыккач җиңел сулап куйдым. Кышны исән чыгуыма куанып орлык чәчтем, үсентеләремне өлгерттем. Хәзер рәхәтләнеп яшелчә үстерергә бөтен мөмкинлекләре бар бит аның. Суы һәр хуҗалыкка кергән, теплицасы булмаган кеше юк. Бакчаны да элекке кебек көрәк белән казып интекмиләр, авыл буйлап ат эзләп йөрмисең. Оныклар мотоблок белән күз ачып йомганчы рәткә китереп куялар. Алар өчен уен гына ул.
Мал тотуның да бер авырлыгын күрмим. Ашатырга печәнен, көрпәсен өйгә китереп, келәтеңә урнаштырып бирәләр. Мал астын чистартуы да бик ансат, ирем исән чакта абзар идәннәрен бераз кыйгачлап, улаклы итеп эшләде. Опилкасы, саламы кул астында. Сыерны бетердек инде, кәҗә белән сарыкны гына карарлык түгелме мин?! Шушы җан ияләре белән сөйләшеп йөрүләре үзе җанга дәва бит. Кәҗә сөтен балалар ашамыйлар. Аның каравы күрше урамнан бер гаилә сатып ала. Таныш-белешкә күчтәнәчкә дә биреп җибәрәм. Үзем дә бик яратам.
Айга бер-ике тапкыр балаларны, оныкларны барлап, шәһәргә дә барып кайтам. Яшьлекне искә төшереп Казан урамнарын урап кайту бик ошый миңа. Үткәннәр белән бүгенгене чагыштырып үзем генә йөреп кайтам. Соңгы баруымда метрога төшкән идем. Кердем дә тотынып бастым. Вагондагы халыкны күзәтәм. Мине күрү белән бер хатын урынннан сикереп торды да: «Садитесь, бабушка», – ди җаныкаем. Үзе эштән кайта торгандыр инде. Арыганлыгы йөзенә чыккан. Кул селтәдем, утырмыйм, дим. Шул арада бу беләгемнән эләктереп алып сөйри үк башламасынмы? Ике куллап теге вагондагы тотына торган әйбергә ябыштым. «Садитесь, вы же старая!» дип кычкыра ук башлады бу хатын. Кулымда таяк булса, билләһи башына бирер идем. Һич югы кулына булса да сугар идем. Барыбер утырмадым. Нинди «старая» булыйм мин сиңа, утырмыйм, рәхмәт, дип әйттем ич, дидем. Безне күзәтеп торган яшьләр шаркылдап көлә башладылар. Шунда бер егет: «Әбекәй безнең барыбыздан да ныграк әле ул. Бер дә картка охшамаган, күз тимәсен», – дип әйтеп куйды. Алланың рәхмәте яусын, шундый сөендем бу егетнең сүзләренә.
Әйтәсе килгән сүзем шул: кешегә кайгырту да, ярдәм дә кадерле әлбәттә. Әмма һәмма нәрсә урынлы булырга тиеш. Саулык та яшькә карамый ул. Кемдер гомер буе саулыкка туймый, ни хәл итәсең. Шуңа күрә Аллаһ Тәгаләдән үз көнемне үзем күрерлек, үз эшемне үзем эшләрлек саулык сорыйм да мин. Ирем дә шулай сорады гел. Ул үлеп киткәч, тамчы да жәлләмәдем. Чөнки ул авырып, газапланып ятмады, ниятләгәнен эшләп куя торган иде дә, шуңа кош тоткан кебек сөенеп йөрер иде. Ул яктан икебез дә бер камырдан булганбыздыр без.
Кайбер кешенең бер-берсенә «картым», «карчыгым» дип дәшкәненә дә без гел елмаеп кала идек. «Миңа беркайчан да карчык димә, ярыймы», – дип әйтеп куйдым иремә. Сүзендә торды, әйтмәде. Башкалар да әйтмәсен иде бу сүзне. Мин үз яшемне беләм. Әмма Ходай гомер биргән икән, димәк ул миңа яшәр өчен, эшләр өчен көч тә биргән, дигән сүз. Аннары телем бар бит минем, ярдәм кирәк булса, сорый алам.
Сәлам белән, Хәдичә апагыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк