Мин әтисез үстем.
«Әтисез» дигән сүзне әйтүе генә җиңел. Шушы бер сүздә – гомер буена өзелеп көтү, бала күңелендәге яратуның башта – гаҗизлеккә, аннары нәфрәткә, иң ахырдан битарафлыкка әверелүе, очрашуны уйлап хыяллану, аны күрергә өметләнү һәм бу өметнең еллар узган саен акрынлап сүнүе, әйтелми калган күпме сүзләр... Аның нәрсә икәнен бары шул язмышны үзе кичергән кеше генә аңлый аладыр.
Әни безне – өч кызын ялгызы үстерде. «Минем әти кем, ул кайда?» дигән сорауларны биргәнемне хәтерләмим. Чөнки аның кемлеген дә, кайда яшәвен дә әни бервакытта да яшермәде. Балачакта әтисезлекне әллә ни сиздем дип тә әйтә алмыйм. Классыбызда күбебезнең әтисе юк иде, бәлки, шуңа микән, ниндидер гайре табигый нәрсә кебек кабул ителмәде бугай ул. Тик шунысын бик ачык хәтер-лим: классташ кызлар 8 Март бәйрәмендә үзләренә әтиләре биргән бүләкләр белән мактанышканда, минем дә сумкамнан әтиемнең бүләген чыгарып күрсәтәсем килә иде. Башлангыч классларда укыганда исә иң кыены – 23 февральгә әтиләргә бүләк ясарга керешкәч булгандыр. Яшел катыргыдан тырыша-тырыша танк ясарга маташканда, башыннан ахырына кадәр, аны кемгә бирермен икән соң, дип борчыла идем. Бу танкка сөенә торган әтием дә, бабам да, хәтта абый белән энем дә юк бит. «Әни, сине 23 февраль белән котлыйм!» – дип, үз кулларым белән ясаган шушы бүләкне күтәреп кайткач, әни мине кочак-лап елый һәм һәрвакыт гафу үтенә иде.
Ни өчен гафу үтенгәнен ул вакытта аңлап та бетермәгәнмен. Әтисез үстергәне өчен эчтән шулай көенгән, үзен гомер буе гаепле сизгән инде ул. Үскәч, бу хакта берничә тапкыр ачыктан-ачык сөйләшкәнебез булды. «Әтиле итә алмадым сезне, рәнҗеп яшәмәгез инде миңа», – диде ул. Юк, һич кенә дә әнигә рәнҗү дә, үпкә дә юк күңелемдә. Һәр хатын-кызның ана буласы, балалар сөясе – табигать салган программаны үтисе килә. Әтиле булмасак та, бирә алганның барысын да бирде ул безгә. Гомере генә кыска булды, шунысы өзә үзәгемне. Кызларының үсеп, үз юлларын табуын да, үзенең чалымнары ярылып яткан оныкларын да күрергә өлгермәде...
Уйлап карасаң, бу дөньяда әтисез һәм әнисез бер кеше дә юк. Җир йөзендә җан булып яралу өчен аларның икесе дә кирәк. Аерма шунда гына, кайсыдыр әти, ә кайвакыт кайсыдыр әни бу җанны кабул итәргә теләми. Яисә кабул итә алмый, дөньяда бит төрле сәбәпләр булырга мөмкин.
Әнидән әти турында сөйләвен дә сораганым булмады бугай. Әйткәнемчә, сорамасам да, ул үзе сөйли иде. Аның хикәятләреннән күз алдыма чибәр, акыллы, шук-шаян, тапкыр сүзле мәһабәт ир-ат образы килеп баса. Һәм мин хыялымдагы шушы ир-атны – әтиемне чын күңелемнән ярата, аңа тартыла башлыйм. Соңрак, үсеп җиткәннән соң, аның чынлап та шундый кеше булганын беләчәкмен әле. Шуңа күрә әнинең аңа гашыйк булып, мине алып кайтуына гаҗәпләнмим дә.
Бераз үсә төшкәч, 11-12 яшь-ләремдә кирәк булды ул әти. Дус кызларыма кунакка барсам, аларның әтиләренә иркәләнгәнен күреп, шулар кебек иркәләнәсе, уенда хәрәмләшкән малайларны «әтигә әйтәм» дип куркытасы иде дигән яшерен бер теләк барлыкка килде. Төннәрен, өйдәгеләрнең барысы да йоклап киткәч, әтиле тормышны күз алдыма китереп, хыялларга чумам. Менә көннәрдән бер көнне дәрес вакытында класс ишеген сак кына шакырлар да әти килеп керер яки мине чакырып чыгарыр. Яисә дәресләр беткәч, өйгә кайтырмын да капка төбендә мине көтеп әти басып торыр. Беренче сүзе нинди булыр икән? «Исәнме, кызым, мин килдем», диярме?
Иртән торгач та шушы хыялым әле сүрелмәгән була. Тешләремне тагын да тырышыбрак чистартам. Чәчләремне тагын да шомарак итеп тарап үрергә тырышам. Мәктәптән кайтуга ук бутыйларымны колонкага алып барып юып куям. Мине күргәч, кызым җыйнаксыз икән димәсен. Шул мизгелдә күңелемне курку өтеп ала: «Кызым ничек укый икән?» – дип, көндәлегемне ачып караса? Андагы «өч»леләрне күрсә? Моннан соң үз-үземә, тагын да тырышыбрак укырга, «өч»леләр алмаска дигән максат куям. Һәр алган «биш»лем аның хакына – әнә нинди акыллы, тырыш, максатчан аның кызы. Белсә, ул тәгаен горурланачак минем белән. Тик... кайчагында класс ишеген сак кына шакысалар да, ул мине эзләп килгән әтием булып чыкмый. Капка тө-бендә таныш түгел абый очраса да, ул да йомыш белән килгән кеше генә икән... Әтием килми дә килми. Кайчагында аны көтә-көтә тәмам гаҗизләнеп, Ходайга ялварам: «И Аллам, озак көттермә инде, менә бүген, менә хәзер килсен. Минем аны көтәр түземлегем калмады ич инде».
Тагын да үскәч, газеталарда аның турында язылган язмаларны, аның фотоларын күреп, ниндидер аң-латып була алмый торган бер хис кичерә башладым. Ни өчендер бу фотоларга карарга да, аның турында язылганнарны укырга да ояла, үземне гаепле эш өстендә тотылган кебек тоя идем. Дөресен әйткәндә, ул хис миндә әле дә бар. Нилектән шулай икәнен аңлый гына алмыйм. Миңа ул газеталарны күрсәтүче һәрвакыт әни булды. «Кызым, монда әтиең турында язганнар әле, укы», – дип, алдыма куяр иде. Ә мин укый алмыйм, газета битен-дә елмаеп төшкән фотосына бик карыйсым килсә дә, карый алмыйм. Әнигә ярсып кычкырам: «Әйтмә миңа аның турында! Күрсәтмә фотоларын! Миңа кирәкле кеше түгел ул!» «Алай дип әйтмә инде, кызым, – дип юатмакчы була әни. – Синең тууыңны теләде ул. Исемеңне дә үзе сайлап кушты».
Беркайчан күрешкәнебез булмады дисәм дә, бер тапкыр очраштык без аның белән. Ләкин ул уйламаган җирдән генә – юлда очраклы очрашу иде. Автобуста каршымда утырып барган абзыйның үземә текәлеп-текәлеп каравын абайласам да, баштарак игътибар итмәскә тырыштым. Бәлки, берәрсенә охшатадыр, кем белсен. Газета укыган булып, каш арасыннан һаман да үземне күзәтүе ачуымны чыгара башлагач, түзмәдем: «Берәр танышыгызга охшаганмынмы әллә?» – дип сорап куйдым. Уңайсызланды. «Әйе шул, бер бик якын кешемә охшагансыз», – диде. Кайсы авылга кайтуымны, кайда укуымны сорашты. Ахырдан хәтта туган елым белән туган көнемә кадәр белеште. «Алары ук ник кирәк инде сезгә?» – дип, күзләренә карадым. Карашларыбыз очрашты. Мин аны шунда гына таныдым. Ул – ничә еллар буе минем тилмереп көткән кешем иде. Тиз генә башымны тәрәзәгә бордым. Битемнең уттай януын сизеп, кызарып чыкканымны ул да күрәдер дип оялдым. Ул – миңа, мин аңа башкача күз салмадык. Үзен таныганымны ул, әлбәттә, белде. Кайткач, бу хакта әнигә әйттем: «Теге кешене очраттым бүген», – дидем. Кем турында әйтүемне башта аңламады. «Кем булсын инде, аны!» – дидем, күңелемдәге зилзиләне ничек тә сиздермәскә тырышып. Нәрсәләр турында сөйләшүебезне, минем кичерешләремне бик беләсе килсә дә, артык дулкынлануымны күрепме, сорашырга җөрьәт итмәде әни. Ә мин ул очрашуның һәр мизгелен күңелемнән әле кабаткабат яңартып, шул хисләр өермәсендә озак яшәдем. Нинди иде соң әле аның күзләре? Ягымлы, җылы иделәр бит. Ә чәчләре? Чәчләре чаларган... Куллары нинди? Мөгаен, алар җылы һәм йомшактыр. Өстенә нәрсә кигән иде соң? Аксыл плащ иде кебек... Аннары үз-үземне битәрли башлыйм. Ник соң шул чагында аны ничә еллар буе көткәнемне, миңа аның бик кирәк булуын әйтмәдем? Ник күзләренә озаграк карамадым? Ә бәлки... ул да мине ошаткандыр. «Моңарчы ник янына бармадым икән», – дип үкенәдер. Бәлки хәзер килер.
Эзләп килүче булмады... Көтеп үткән еллар берсен-берсе алыштырды. Мин дә ак күлмәкле кәләш булдым. Ул елларда никах мәҗлесен зур итмичә, якын кешеләрне чакырып өйдә генә уздыралар иде. «Никахка әтиеңне дә чакырдым әле, кызым. Аллаһ алдында ул синең әтиең бит. Бәлки, килеп, котлап кына булса да китәр», – диде әни. Аның бу сүзе күңелемне тагын кузгатты. Мәҗлес тәмамланганчы күземне ишектән алмадым да бугай. Безне котлап әйткән сүзләрнең берсен дә ишетмәдем. Башымда бер генә уй: ара ерак түгел бит, бәлки, чынлап та килер. Кабат уянган өметләр шул кичтә үк янә сүнделәр.
Ә бер елны, түзмәдем, аны үзем эзләп киттем. Кайсы авылда яшәгәнен белсәм дә, йортларын белми идем. Урамда узып барган берәү өйрәтеп җибәрде. Капкаларына кадәр килеп җиткәч, кинәт кенә аякларымның көче бетте. Юк, өйләренә барып керергә кыюлыгым җитмәде. Куып чыгарсалар, хурлыгын күтәрә алмам дип курыктым. Урамның каршы ягына чыгып бастым да, юан өянке артына посып, бик озаклап тәрәзәләренә карап тордым. Бәлки, капкасыннан үзе чыгар, ерактан гына булса да күрермен дип өметләндем. Ул көнне кояш та миңа иптәш булыйм диптер, бик озак баемыйча торды бугай. Ахырдан ул да түзмәде: «Күренмәдеме?» дигән сыман, болыт итәген соңгы тапкыр күтәреп күз салды да, офык артына төшеп югалды. Үзен күрмәсәм дә, һич югында яшәгән йортын, ул йөргән урамнарны күрдем, дип юаттым күңелемне.
Психология фәнендә «Стокгольм синдромы» дип аталган термин бар. Журналыбызның алдагы санында нәкъ шул исемдәге язма да чыккан иде. Шундый бер чик җитә һәм җәфа чигүче берзаман үзен җәфа чиктерүчене аклый башлый икән. Кеше психикасының зур тетрәнү кичергәндә үз-үзен сакларга омтылуы дип аңлата моны психологлар. Мөгаен, миндә дә шушы синдром башлангандыр: тора-бара, ни өчен килмәвенә мең сәбәп табып, күңелемнән аны аклый башладым. Ничек килә алсын инде ул? Мөгаен, кеше белер, якыннарына бу хакта җиткерерләр дә аларга авыр булыр дип уйлыйдыр. Аннары, ул минем кайда яшәвемне дә белми бит. Бәлки, күп еллар килмәве өчен үзе дә уңайсызланадыр һәм шул аны тоткарлыйдыр.
...Әни бу дөньядан вакытсыз китте. Кырыгы узганчы, яшәгән йортында утны сүндермәскә дигән бер гадәт бар безнең якларда. Мин дә 4 яшьлек улым белән кырык көнгә кадәр авылда яшәп калдым. Июнь башы, бәрәңге бакчасының чүбе җиткән вакыт иде. Улымны ияртеп, һәр иртәне бакчага чүп утарга чыгам. Ә аңарчы идәннәрне юып, өйне матурлыйм. Тузаннарны кат-кат сөртәм. Карават-диваннар-ның япмаларын кат-кат тигезлим. Кухня шкафында иң тәмле конфетлар белән иң тәмле печенье яшереп куелган. Бакчага чыкканда иң матур яңа күлмәгемне киеп чыгам. Әнисез калуыбыз турында ул да ишеткәндер. Ике авыл арасы әллә ни ерак түгел, җиткергәннәрдер. Мондый чакта кайгыны уртаклашырга җиде ятлар да килә. Килми калмас. Ул килгәндә өс-башым өчен дә, җыелмаган өй өчен дә кыенсынырлык булмасын. Шкафта яшереп тоткан конфетлар да аңа. Чәй эчермичә җибәрмәм, әле бит чын-чынлап беренче генә күрешүебез булачак. Эчендә җаны бардыр, килми калмас…
Дөрестән дә, ул чакта атна буена өебездән кеше өзелмәде диярлек. Ә мин һәр көнне, һәр мизгелдә аны көттем. Урамдагы «шык» иткән тавышка да, «ул килде бугай» дип, йөрәгем ярсып типте. Капка төбенә туктаган һәр машинадан аның чыкканын көттем. ...Әнинең кырыгы да, елы да узды... Мин көткән кеше килмәде. Һәм мин аның турында башка беркайчан да уйламаска, аны беркайчан да көтмәскә үз-үземә сүз бирдем. Ул – миңа, мин аңа беркем түгел. Җиде ят без бер-беребезгә. Җиде ятны көтмиләр…
Моннан берничә ел элек шалтыратып, аның да үлеме турында әйттеләр. Ул хәбәрне ишеткәндә метрода бара идем. Ничек кенә тырышсам да, күз яшьләремне тыеп кала алмадым. Тирә-ягымда, каршымда утырып барган кешеләр, бик зур кайгысы бар, ахрысы, дигәннәрдер инде. Кайгыдан елау түгел иде ул. Соңгы өметемнең шулай бәгыремне телеп өзелүе иде.

Рөстәм ХӘЙРУЛЛИН, «Гаилә» мәчетенең имам-хатыйбы:
Ислам динендә ир-ат үзенең баласы өчен Аллаһ алдында һәм туганнар каршында тулаем рәвештә: матди яктан да, рухи яктан да җавап бирә. Динебездә алимент дигән төшенчә юк, динебездә тәэмин итү дигән төшенчә бар. Бу дөньяга килгән һәр баласының ашау-эчүен, киенүен, укуын ата кеше кайгыртырга тиеш. Гомумән, дин күзлегеннән караганда, баланың ата янында үсүе дөрес.
Бүген, донор булып, үзенең спермасын сатып акча эшләүчеләр дә бар. Донор буларак тапшырган шушы сперманы кулланып, хатын-кызлар балага уза икән, Аллаһ каршында ул шушы барлык балаларының да атасы булып санала. Һәм алар өчен тулаем җавап бирә.
Хөкүмәт кануннары буенча, әлбәттә, бу ирнең бала алдында җаваплылыгы булмаска мөмкин, ләкин динебез ягыннан – никахта туганмы, никахта тумаганмы, ул аның хакында беләме, белмиме – ул шушы баланың атасы һәм сорау аңардан булачак. Шуңа күрә хөрмәтле ир-атлар моны исләреннән чыгармасыннар иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк