«Сөембикә» журналында төрле язмышлы кешеләр турында язалар. Үрнәк итеп куярдайлары да бар, гыйбрәт алырлыклары да... Уйладым, уйладым да, мин дә үзебезнең тарихны язарга булдым. Моны үрнәк алыр өчен дә, гыйбрәт өчен дә язмыйм, бары тик тормышта шулай да була ала икән дип кенә язам.
Моңа кадәр авылда без иң үрнәк гаиләләрнең берсе булдык дип әйтсәм дә, мактану да, ялганлау да булмас. Бер йортта өч буын шулкадәр тату, матур яшәдек. Моннан берничә ел элек «Сөембикә» журналы «Килен-кайнана» дигән конкурс уздырды. Шул вакытта да үзебез турында язарга иде дип кызыктым. Ләкин...
Мине әнә шул «ләкин» туктатып калды.
Баштан ук башлыйм әле. 21 яшемдә кайнана-кайнаталы, күп туганлы, зур хуҗалыклы йортка килен булып төштем. 1995 ел иде ул. Авыр вакытлар. Эшләгән кешеләргә – хезмәт хакларын, пенсионерларга пенсияләрен вакытында бирмиләр. Сыер, сарык, кош-корт һәм яшелчә бакчасы гына яшәтте авылларда безне ул елларда.
Мин килен булып килгәндә кайнанам белән кайнатам да әле шактый ук нык, үз көчләрендә, эшкә батыр кешеләр иде. Абзарларында – ике сыер, сугымга дип үстергән дүрт үгез, бәтиләре белән унбиш-егермеләп сарык, 25 сутый бәрәңге бакчасы, тавык-чебеш, ике оя каз һәм атна саен кайтып – мунча кереп, авыл күчтәнәчләрен төяп алып китә торган дүрт бертуган бар иде. Ирем төпчек малай булгач, без авылда, төп йортта яшәп калдык. Шәһәргә чыгып китәргә була дигән уй ул вакытта ни өчендер башка да килмәде.
Авылдагы тормышны тасвирлап торасы юк, мал-туар асрагач, эш бер дә кимеми. Җәй буена печәнен әзерлибез, тонналаган ашлыгын сатып алып, тегермәндә тарттырып алып кайтабыз, көзен-кышын таңнан торып терлек астын чистартабыз, мин кул белән ике сыерны савам, кайнанам сепаратын аерта...
Үгезләрне симертеп, егып чалыр вакыт җиткәч, дүрт бертуган (өчесе кыз, берсе малай) гаиләләре белән кайталар да, итне бүлешеп алып та китәләр. Әлбәттә инде, ит өчен алардан акча сораган кеше юк. Бер гаилә кешеләре бит, барысы да уртак. Баштарак, яшьлегем белән, мин моны шулай тиеш дип кабул иттем.
Аннары бераз дөньялар үзгәрә башлады, акчасы булганнар чит илләргә ял итәргә чыкты. Иремнең дә шәһәрдә яшәүче туганнары һәр елны чит илгә ял итәргә барырга ияләнде. Ә безнең җәй һаман да шул печән әзерләп, сыер артыннан чабып, болындагы үгезләрне көнгә өч тапкыр сугарып, каз-үрдәк үстереп үтте. Чит илләргә ял итәргә акчалары булган туганнарга ул итләр һәр елны бушка күчтәнәчкә таратылды.
Безнең дә балалар үсә, шәһәргә китсәләр, аларга да акча кирәк булачак бит, итне сатып бирик, дип әйткән сүземне кайнанам белән кайнатам ишетергә дә теләмәде. «Үз балаларыбызга ни йөзебез белән сатып бирик? Алар да шушы йортның кешеләре бит», – диделәр.
Дөрес, туганнарны бер дә булышмый дип тә әйтә алмыйм, печән вакытларында кайтып булышкаладылар үзе. Ләкин җәй буена балалары бездә – әби-бабай янында ятты. Ул балаларны көн саен пешереп ашатырга, артларыннан җыярга, киемнәрен юарга (әле автомат кер машиналары чыкмаган заман) да кирәк бит. Боларның күбесен кайнанам түгел, мин башкардым. Булышкан ярдәмнәре безнеке белән чагыштырырлык та түгел. Иремнең абыйсының хатыны миннән алты яшькә өлкәнрәк, ә ул миннән күпкә яшь күренә.
Тавыш чыкса чыгар, инде күпме түзәргә була, дип, сүзне үзем башладым. Үгез чалгач, туганнар, гадәттәгечә, ит алып китәргә кайтканнар иде.
– Берегез дә акчасыз кешеләр түгел. Ирле-хатынлы акча эшлисез. Быел итне сатарбыз, дидек. Хакы авылдагы хак булыр, – дидем. Кайната-кайнана, ирем, авызларын ачып, шаккатып калды.
– Булмаганны! – дип тузына башлады кайнанам. – Нишләп үз балаларымнан акча алыйм, ди. Нәрсә уйлап чыгарасың тагын? Син генә хуҗамы әллә бу йортта?
– Мин генә хуҗа түгел. Ләкин малны карау күбрәк безгә төшә бит. Безнең хезмәтебез ич ул. Берегезнең дә дәүләт эшендә бушка эшлисегез килми, акчасын аласыз. Менә минем дә моннан соң бушка эшлисе килми, – дидем мин усалланып.
Туганнар әзер иткә орынып та карамыйча, күчтәнәч итеп биргән сөт-каймакларны, йомыркаларны да алмыйча, үпкәләп китеп бардылар. Кайнана-кайната минем белән сөйләшмәс булды. Ирем дә алар ягына басты. Бер мин начар, саран килен булып калдым.
– Тик торганнан тавыш чыгардың. Әти белән әнинең күзенә ничек карарга хәзер, – дип әрләде ирем. – Барысыннан да гафу үтен.
– Ник мин гафу үтенергә тиеш? Әллә дөрес әйтмәдемме? Алар иртәнге җидедә йокыларыннан торганда без бит инде ике сәгать мал арасында эшләп йөреп арыган булабыз. Алар шимбә-якшәмбе ял итә, безгә бармы соң ял? Алар ел да чит илгә чыга, без районга концертка да бара алмыйбыз. Акчасыз кешеләр түгел бит алар, барысын да бушка алып китәргә, – дип, үземнекен расларга тырыштым. Ирем эндәшмәде. Дөрес сүзгә нәрсә дисен?
Кайната-кайнана белән дуслык бетте. Элек ял көннәре җитсә, кайнана камыр куеп, тәмле таба ашлары пешерә иде. Хәзер пешерми башлады. «Сез үстергән иткә орынасым да килми. Ашыйсыгыз килсә, үзегез пешерерсез», – дигән иремә.
– Әни, бу нинди сүз инде тагын. Нишләп ул безнең генә ит булсын, бергә яшәгәч, уртак бит инде, – дигәнемне тыңлап та бетермәде.
– Ярар, алай сүзгә кала торган булгач, күп итеп асрамыйк, малларны киметик. Минем дә яшем бара, безгә дә балаларны урнаштырырга кирәк, бушка хезмәт итә алмыйм инде синең балаларыңа, – дидем.
Шуннан соң күп тә узмады, кайната авырып китте.
– Синең аркада авырый әти. Син нервасына тидең, – дигән сүз ишеттерде балалары. Бу сүзләрне ишетүе бик авыр булды. Менә син әй, гомер буе яшәдек, нервасына хәзер генә тигәнмен булып чыга икән. Имеш, минем сүзне күтәрә алмаган.
Кайната артыннан кайнананың да зиһене чуала башлады. Зиһен китү аларның нәселләрендә дә бар, кайнананың әнисенең дә башы китеп, өйдән чыгып йөри торган гадәтләре булганын белә идем. Кайнанага гел каравыл торырга кирәк: йә барып газны борып куя, ишегалдына чыгып китсәң, эчтән ишекнең келәсен элә, йә яланөс урамга чыгып китеп, күршеләр алып керә...
Эшкә дә барырга кирәк, малларны да карыйсы. Өйдә авыру кайната, зиһене чуалып ала торган кайнана... Теге вакыттагы сөйләшүдән соң, иремнең туганнары да еш кайтмый башлады. «Кайтсак, йә аларныкын ашап китәрбез тагын», – дип әйтәләр икән. Моны ирем җиткерде. Алар миңа һаман да үпкәләрен онытмады шулай.
Инде бик авырга киткәч: «Үзегез кайтып карый алмасагыз, алып китеп, чираттан карашыгыз. Биш балага бүлгәч, күп тимәс, бер ай беребездә, бер ай икенчебездә булырлар», – дидем.
Авылга, киленнәре авыру кайнанасы белән кайнатасын өйдән куа икән, дигән гайбәт таралды. Мин аларны өйдән куаммыни? Үзем генә карап өлгерә алмыйм, кайнананың чыгып киткәнен кайчагында күрми дә калам. Аннары әллә ничә сәгать аны су буйларыннан, посадкалардан, күршеләрдән эзләп йөрим. Аны бәйләп тә куя алмыйсың, өй ишеген дә гел бикләп кенә йөреп булмый, абзарга ике минутка гына чыгып кергәндә дә юк булып куя ул.
Олы кызлары әти белән әнине алып китеп, ике ай үзләрендә яшәтеп алган иде. «Үземә дә операция ясатырга кирәк. Эшләмичә өйдә дә утыра алмыйм, шәһәр җирендә аяк атлаган саен акча түлисе», – дип, кабат авылга кайтарды. Башка туганнары алып китеп, бераз үзләрендә яшәтергә теләми, ахрысы. Миңа турыдан-туры әйткәннәре юк, иремә генә җиткергәннәр: «Йорт сезгә каласы. Шулай булгач, әти белән әнине сез карарга тиеш», – дигәннәр.
– Ярар, алай булгач, үзебез карарбыз. Ләкин мин дә әле пенсия алмыйм, көн дә эшкә барам. Алай-болай әни өйдән чыгып китеп, адашып үлсә, мине гаепләмәсеннәр, – дидем.
Тагын берәр кешедә шундый хәл бар микән? Авыру әти-әнисе булган туганнар аларны ничек карый икән, төп йортка кайтып карашалармы, үзләренә алып китеп, чираттан карыйлармы? Зинһар өчен, берәр киңәш языгыз әле миңа?
Фото ясалма интеллект ярдәмендә эшләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарийлар
0
0
Сенлем мин Дэ теп килен булып 35 ел яшэдемХэленне БИК тэ анлыйм,балам,нэкь тэ минем тормыш синдэ
0
0
1
0
Туры әйткән,туганына ярамаган,ди халык.Бу очракта да шул хәл килеп чыккан.Төп йортта үзем дә яшәдем,таныш әйберләр.Ләкин йорт сезгә кала дип,ата-ананы кайгыртмау дөрес түгелдер инде.Аллаһ каршында ни диярләр?
0
0
0
0
Дорес эшлэмэгэнсен
0
0