Минем өчен бу көтелмәгән очрашу иде. Ә ул, сөйлисен күңеленнән үткәреп, көтеп алган. Юл уңае урам башындагы бер йортка сугылдык. «Дөрес барабызмы», – дип юл гына сорыйсы идем. Күңел тарткан капкага кагылдым. Нәзилә апа белән шулай таныштык. Пенсиядә икән үзе. 13 ел почтада эшләгән, аңа кадәр ярты гомер дигәндәй умартачы булган. Теле телгә йокмый, тыңлап кына торасы килә аны. Җитмәсә, «мин сине көттем» ди бит. Бер белмәгән, бер уйламаган кеше, югыйсә.
– Миндә бераз сиземләү, алдан күрү сәләте бар. Машинагыз капка төбенә килеп туктагач та, «килделәр» дип уйлаган идем. Мин газета-журналлар укып барам, күп журналистларны танып беләм. Син «юл сорарга гына кердек» дигәч, тоткарламадым. Димәк тагын килерләр әле, дидем.
Ул чынлап та артык бер сүз әйтмәде. Барасы юлыбызда адашмас өчен кайсы тыкрыктан борыласын, кайдан җайлырак узасын аңлатты да, хушлашты. Ә, юк, әйткән икән. «Кайтуыгызга чишмә суыннан чәй куеп торырмын. Керергә уйласагыз, өйдә булырмын, икеләнеп тормагыз», – диде.
Менә шунда сихерләндем төсле. Нәзилә апа белән якыннан танышасы, аның тормышы, почта эше турында сораштырасы килде. «Карашы күз алдымда тора. Гел нидер әйтәсе килгән кеше төсле калды», – дим юлдашыма. Ә алда зур чара. Авыл бәйрәме. Күпме халык белән аралашу, контактлар алышу. Һәркем үз язмышын сөйли, үткәннәре, хатирәләре белән уртаклаша. Чәй дә, сый да күп. Күңел биреп, яратып эшләдем ул чарада. Һәркайсын үз итеп тыңладым. Шуңадырмы, әңгәмәдәшләрем ачылып китеп сөйләштеләр, моңа кадәр берәүгә дә ачмаган яшьлек серләрен дә чишеп салдылар. Күңелле булды.
Вакытка карыйм. Көн кичкә авышырга тора. Юлдашым кайтырга ашыга төсле. Әмма минем Нәзилә апаны күрәсе килә бит. «Иртә белән юл күрсәткән апага кереп чәй эчеп чыкмыйбызмы?»
Нәзилә апа безне мөлдерәмә тулы чиләкләре белән каршы алды. «Керәбез», – дип, ышандырып китмәсәк тә, көткән ул. Эссе көндә салкын чишмә суы да таман гына иде.
– Тамагыңа салкын бәрмәсен. Минем кыз да бер ара «ябыгам» дип күпләп су эчә башлады. Су эчеп кенә кеше ябыга алса, миннән дә зифа хатын-кыз булмас иде. Мин ул суны ел буе чишмәдән ташып эчәм, – дип көлдерә Нәзилә апа. Чәе дә кайнаган. – Сиңа бер әйбер сөйлисем килгән иде минем. Баштарак хат итеп язып салыйммы, дип тә уйлап йөрдем. Ләкин аны кем укый бит, кем кулына керә... Үзе килгәч сөйләшербез әле, дидем аннары. Мин сине көттем, – дип, гадәти сүз сөйләгән кебек үзе пешергән ипине күкрәгенә куеп кисә, табынга хул исле яңа бал чыгара, иртә белән төеп куйган җиләген алдыма куя. Исең китәр. Ничә ел узса да, бу очрашу әле дә күз алдымда.
Минем бу йортка килен булып килгәнгә 40 елдан артык. Күрше авылдан мендем. Ирем миннән алты яшькә олы.
Яшь чакта урман буендагы кортлыкта умартачы булып эшләдем.
Ул вакытта хезмәт хакы түләү юк – колхоз үзендә булган әйберне бирә. Ярый, әби-бабай исән иде, алар пенсия алдылар. Колхоз балы да үзебезнең кулда булды инде. Әмма хикмәт балда да, акчада да түгел.
Балабыз булмады безнең. Сәбәбен ирдән күрделәр. Ул үсмичә кечкенә булып торган. Аннары кинәт үсеп киткән. Безнең авылда берничә кеше шундый. Берсенең дә баласы булмады. Мин килен булып төшкәндә авылда өч гаилә үги бала үстерә иде инде. Елы-елы белән ир балаларга нидер булган монда. «Бала сөясегез килер, үзегезгә иптәш булыр», – дип кайнатам безне дә бала алырга күндерде.
Алты ел торганнан соң барып алдык. Олы улыбызны яшьтә сигез айлык чагында Казанның беренче бала йортыннан алып кайттык. Хәйдәр Мингалиевич дигән кеше директор иде анда. Малай кечкенә генә, ябык, бер кочак авыру белән. «Күрә торып авыру бала алып ни эшләмәкче буласыз», – диләр. «Авылга кайткач терелә ул», – дип Ходайга тапшырдык.
Мин үзем сәламәт бит. Балага чит кешедән уз, үзеңнеке булыр, дип әйтүчеләр дә булды. Андый гамәл күңелемә дә килмәде. Ирең исән килеш... Без шундый тәрбия алган: кияүгә чыккансың икән – гомерлек, кайгысы да, шатлыгы да бергә. Аннары чит кешедән җирәнәм дә.
Әти, җаным, һаман безне көйли. Малай үсеп килә бит инде. Хәзер бу: «Кыз алып кайт, килен, савыт юарга булса да ярдәмчең, сердәшең булыр», – дип кабатлый башлады. Шулай итеп озакка сузып тормадык, икенче елны шушы ук балалар йортына кыз сорап килдек тә яшь ярымлык сабыйны алып киттек. Миңа 28 яшь. Шәфкать туташы «дөрес кеше түгелсеңдер, башың киткәндер синең» диде. Ул хатын хәзер карттыр инде, әмма исән булырга тиеш. Шушы язма аша таныр бәлки мине. Махсус аның өчен әйтәм: «Мин хәзер дә үз акылымда һәм бик бәхетле».
Өченче балабызны алганда олы улыбызга – 18, сердшем кызыма – 17 яшь иде, 11 класста укып йөри бу. Миңа – 42. Хәзер бер газетада «опекага бала бирәбез» дигән язу чыкты. Шуны күреп ир алышынды да куйды, «барабыз, алабыз», ди. Үзе анкеталар тутырды, документлар әзерләде. Тагын ике бала (бер кыз, бер малай) алабыз дип җенләнә генә. Өйдәге балалардан да рөхсәт кирәклеге ачыкланды хәзер.
Бу юлы опекага алырга уйладык. Беренчеләрен алганда безгә баланы «опека»га алып булганын аңлатмадылар. Бары тик «усыновление» аша гына бирделәр. Ә алай балага хөкүмәттән фатир да, бер ярдәм дә юк икән. Бу юлы опекага алырга тәкъдим иттеләр. Һәм безне Казанга укырга җибәрделәр. Бер рус хатыны лекциясен сөйли, мин борын төбенә «без бу мәктәпне үттек инде... монысын да беләбез... боларын да күрдек» дип сөйләнеп утырам. Бер кисәтте бу, ике, өч, түзмәде, куып чыгарам ди башлады. «Үзем дә чыгып китәм, миңа сезнең китап сүзләрегез кызык түгел», – дип ике бала тәрбияләп үстергәнне аңлатам, әмма ул татарча белми, минем русчам чамалы. Тәрҗемәче таптылар. Аңлашкач, безне җибәрделәр.
(Юридик яктан баланы опекага һәм уллыкка алуның аермасы зур.
Уллыкка алынган бала үзең тапкан бала кебек хокукларга ия була. Әмма финанс яктан баланы опекага алу отышлырак: опекунга да ай саен хөкүмәттән түләүләр каралган, ата-анасын югалту сәбәпле бала да үзенә тиешле барлык пособиеләрне ала. Бары тик опекун гаиләгә даими отчетлар биреп торырга кирәк.)
Компьютердан гына Чаллы балалар йортындагы бер малайның фотосын күрсәттеләр. Без алдагы икесен алган балалар йортына барырга булдык. Хәйдәр Мингалиевич: «Сез туймадыгызмы әле?» дип каршы алды. Әмма монда безгә сәламәт бала күрсәтмәделәр. Бу яшьтә операцияләр ясатып, больницалар юлын таптап йөреп булмас, инде дидек. Юлыбыз уңмагач, мин бөтенләй алмыйк, дим. Ирем Чаллыга ашкына.
Мин Чаллыга бала алам дип бармадым. Шәһәр булса да карап кайтырмын, дип кенә чыгып киттем. «Картаеп беткәч җүләрләнмик соң, хәзер нигә кирәк инде безгә ул яшь бала», – дип Чаллыга кадәр тарткалаштым. Яшебез бар бит. Бер дә балабыз булмаса бер хәл. Ләкин, шөкер, икене үстердек. Җаваплылык бит ул... Иремә шуларны аңлатып хәлләрем бетте. Ә аның колагына әллә керде, әллә юк. Ярар, ярар, диде дә үзенекен эшләвен дәвам итте.
Фотодан караңгы чәчле, таза, нык бала күрсәткәннәр иде безгә. Тәрбияче ачлык заманыннан калганга охшаган ябык кына, сап-сары башлы ике яшь ярымлык бала ияртеп чыкты. Җитмәсә үкереп елый теге, туктата торган түгел. Ирем: «Фотодан безгә бу баланы күрсәтмәделәр, монысын алмыйбыз», – ди хәзер.
Ә миндә алдан күрү сәләте бар. Күп еллар сыналган инде ул. Бу көнгә кадәр биш-алты ел элек өч тапкыр бер үк төш күрдем. Урамда бәби күтәреп йөрим имеш. Теге бала бер кулы белән муенымнан кочкан, икенче кулын күлмәк изүемә тыккан. Күршеләр «нинди бала бу» дигәч, өченчесен алып кайттык, дим. Сары башлы бу ябык малайны күргәч тораташ кебек катып калдым. Төшемә кергән бала бит бу! Моңа кадәр онытылып торган төшем тормышка ашуын аңлаудан йөрәгем шашып тибә башлады.
«Юк инде, кадерем, без хәзер нәкъ менә шушы сабыйны алабыз, ул безнеке», – дидем.
Кешегә авырдан ияләнә торган бала булса да, ике-өч тапкыр килеп киткәч, сабый миңа «мама» диде. Алырга килгәндә ашыйлар иде. Ашап бетерергә өлгермәгән икмәген киендергәндә дә куймады, бәбчегем. Мамадышка кадәр учында кысып кайтты шушы сыныкны.
Балалар йортыннан алып чыкканда каравыллар кычкырып елады малай. Әмма ишекне ачып урамга чыгуга, кинәт елаудан туктады. Кайтып җиткәч балалар каршы алырга чыктылар. Кызым «энем» дип кочагын ачкан иде, йөгереп барып аны кочаклап алды. Әби коймак пешергән дә, тәрәзәдән сузып тора – бәбкәм үрелеп алып коймак ашады.
Күрше авылга балалар бакчасына йөрттек, – бездә бакча юк. Мәктәпне әйткән дә юк. Йөртеп укыттык. Авырлыклар күп күрдек. Кайбер тәрбиячеләр, укытучылар балалар йортыннан алынган сабыйлар белән эшли белмиләр, аларның психологиясен аңламыйлар. Дөресен әйткәндә, аңлыйсылар ыда килми. Баларны гаилә хәленә, кайда тууына карап аеру бар. Шушы афәт белән көрәшеп хәлләр бетте. «Ник аннан кайткан бала безнең балалар белән тиң укырга тиеш», – диде бер укытучы. Менә шуннан чамала безнең күргәннәрне. Җан-фәрман талаштым, кеше сүзен тыңламадым, балаларымны якладым.
Хәзер төпчегебезгә дә 19 яшь инде, өченче разрядлы ташчы, тракторчыга, сварщикка укыды. Машинада йөрү таныклыгы алырга йөри. Кызыбыз шәфкать туташына укыды, кияүгә чыкканына да ун елдан артык, ике бала үстерәләр. Олы малай да гаиләле – дүрт баласы бар. Оныклар сөябез хәзер.
Авыл җирендә сер саклаудан да авыр нәрсә бар микән ул. Гомер буе балаларны кеше сүзеннән сакларга тырышып яшәдек. Олы улыбызга 18 яше тулган көнне дөресен сөйләргә ниятләдек. Әтисе ишек алдына алып чыгып китте. Үзе генә сөйләшергә авыр булыр дип, туганын да чакырган иде. Курка-курка гына, җайлап әйткәннәр болар. Улым авыз чите белән генә елмаеп куйган да: «И-и-и, әти, ачтың Америка. Миңа Зарифҗан абый аны әллә кайчан әйткән иде», – дип ярып салган. Баксаң, малай җиденче класста укыганда ук: «Атаң эш кушкан саен эшлисең. Син аларның баласы түгел ич», – дип акыл саткан теге мужик. Малайны йортта булышмаска, безне тыңламаска өйрәтеп яткан. Марат кайтып әйтмәде. Шуның белән бетте бу сүз. Малай да, без дә бүтән ул темага кагылмадык. Ә кыз котны алды. Нык куркытты.
Әйтүен үзебез әйттек. Өченчесен алырга йөргәндә өйдәге балалардан да рөхсәт сорадылар дигән идем бит. Кыз каршы чыкты: «Үз балагыз була торып, котырдыгызмы әллә? Мәктәптә кеше күзенә ничек карыйм аннары?» – ди. Малай ипләп бала алган танышларны мисалга китереп карый. «Бәлки сине дә алганнардыр? Син үгидер, ә мин нәкъ әбием төсле», – ди бу. Бакчада нидер эшләргә дип алып чыгып китте дә абыйсы, шунда икесенең дә уллыкка алынган балалар булуын, безнең үзебез бала таба улмавыбыз турында сөйләгән.
Мин менә шулай табын арасында кайнашам, чәй әзерләп йөрим. Кызым кереп каршыга утырды да: «Әни, синнән бер әйбер сорыйм әле», – ди. Шап итеп урындыкка утырдым. «Мин бу сорауны гомер буе көттем. Сора әйдә», – дидем. Сорады инде. Абыйсына ышанмаган. Елмаерга тырышып, җавап бирдем. «Авызын ерып утыра җитмәсә», – дип кычкырып елап җибәрде. Кулларын болгый-болгый: «Ничек инде ул? Абый кара әле: син дә минем абыем түгел, әти, әни дә минеке түгел! Әби-бабайларым, туганнарым минеке түгел. Хәтта классташларым да. Барысы да ялган. Ник берсе дә миңа әйтмәгән?» – дип кычкыра-кычкыра елады бу. Бер атна буе җир белән күк арасында йөрде. Мәктәптән кайта да йөзәр сорау яудыра. Кәефе юк. Якын дустына да үпкәләгән, янә ул да белә торып берни сөйләмәгән имеш. Авылда бөтен кеше дә белә иде бит югыйсә.
Түзмәдем, каршыма утыртып тагын бер сөйләштем:
– Кызым, дустыңны үзең урынына куеп кара әле менә син. Иптәш кызыңның үги бала булганын белсәң, әнисеннән узып аңа бу хакта үзең әйтә алыр идеңме? Җавап бирергә ашыкма. Ныклап уйла, – дидем. Укытучысы да шул ук сүзләрне әйткән. Балакаем уйланып йөри торгач, «чыннан да андый әйберне кешегә бәреп әйтеп булмый икән» дип күнде. Тынычланды, алып үстергән өчен рәхмәтләр әйтеп үз хәленә кайтты. Кияүгә чыкканда гына туганнары турында сораштырды. Ләкин аның бер кеме дә юк иде. Олы улымның абыйлары, төпчек малаебызның да дүрт туганы бар. Аларның кайдалыгын беләбез.
Мин беләм, бүгенге көндә дә төрле сәбәпләр аркасында бала таба алмаган парлар бар. Ә кемдер нәкъ менә шушы минутта «баланы уллыкка алыргамы юкмы» дип икеләнеп торадыр. Әмма тормыш шундый катлаулы һәм беркемгә дә «менә болай эшлә, шушы карар дөрес» дип әйтеп булмый. Йөрәгеңне тыңларга кирәк. Әмма безнең гаилә тарихы тагын бер-ике генә баланы булса да әти-әниле итәргә кемнедер илһамландырса, мин бик шат булыр идем.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк