«И кызым, сабыр бул. Утын бирсә, аны сүндерергә суын да бирә ул, – дип юата торган була аны дәү әнисе Минзифа. – Күрәчәгең булса, күркә кочаклап йоклыйсың. Беркемнең дә сарае буш түгел, сарык булмаса, тавык булса да ябалар...»
Сабыр итми кая барасың? Була, аның да: «Ни өчен? Бу сынауны миңа нинди гөнаһларым өчен бирдең?» – дип Аллаһка инәлгән чаклары да булмый түгел. Авыру бала белән нишләр ул, кемнәрдән ярдәм көтәр?
«Гомерем буена күтәреп йөрергә кушасыңмы аны миңа? Минем дусларым балаларын күтәреп түгел, җитәкләп йөртә», – дип, ире чыгып киткәндә, кызына әле 2 яшь тә тулмаган була. Аякларына егылып елар, китмәвен сорап ялыныр, дип көткәндер. Өч елдан соң кире әйләнеп кайта ул кайтуын. Берни булмагандай, сезнең белән яшисем килә, дип, ишекне ача да керә. Бу кешегә карата күңеле бер каткан Рузилә аны инде кабул итә алмый. «Шушы еллар эчендә син миннән бер тапкыр булса да, ничек яшисең, дип сорадыңмы? Ә бит минем яшисем килмәгән вакытларым да булды. Тормышыма сине яңадан кертеп, йөрәгемне кабаттан яралыйммы?» – ди ул аңа. «Менә анысын син түгел, бала хәл итсен», – дип, кызы яткан бүлмәгә юнәлә әти кеше.
«Әни ничек уйласа, шулай була. Моны ул гына хәл итә ала», – 5 яшьлек балага каян килгәндер бу зирәклек, Рузилә аңа бүген дә гаҗәпләнә.
Рузилә Бәдретдинова белән без кызларыбыз беренче класста укыган чактан ук таныш. Аның кызы Рената белән минем кызым Зилә элеккеге классташлар. Дүрт елының һәр көнен мәктәптә уздырган бу ханымга карап соклана идек. Без балаларыбызны ишектән кертеп җибәрәбез дә, тизрәк үз эшебез белән йөгерәбез. Ул кичкә кадәр монда. Иртән сигез тулганда килә дә, дәресләр бетми торып, мәктәптән чыкмый. Юк, укытучы да, тәрбияче дә түгел Рузилә. Гомумән, биредә эшләми. Көнен мәктәптә уздыруы бары кызы хакына. Ике кулы белән култыгыннан тотып парта артына кертеп утырта да, коридордагы диванга сөялә. Калдырып кайтып китсә, тәнәфесләрдә класстан чыга алмыйча, ялгызы гына моңаеп утырыр бит баласы, кирәк йомышын үти алмыйча тилмерер... Югыйсә Ренатаны өйдә генә торып та укыта алыр иде ул. Аны иртүк елата-елата уятып, киендереп, өченче каттан кулларында күтәреп төшереп (пандусны аларга бары 2019 елда, анда да Рузилә моның өчен җаваплы кешеләрнең ишекләрен кат-кат шакыганнан соң гына куялар әле), карга-яңгырга карамый мәктәпкә йөртмәсә дә беркем гаепләмәс иде. Әйе, кызына белемне укытучылар өйгә килеп тә бирә алыр анысы. Ә аралашу? Бу дөньяның, кешеләрнең нинди булуын кайдан белер ул, гомумән, яшәргә ничек өйрәнер? Дәресләр тәмамланганын көтеп, һәр көнен мәктәптә уздыруы да менә шуның өчен инде. Башка балалар белән бергә үссен кызы, үзен ялгыз итеп сизмәсен... Моның өчен барысына да түзәргә риза ана йөрәге.
Алар ияләнгән инде: узып баручыларның борыла-борыла артларыннан карап калуларына да, сиздермәскә тырышып кына үзләрен күзәтүләренә дә. «Күрәсеңме, әнисен тыңламыйча баскычка менгән дә, егылып төшкән», – дип, тиктормас сабыен тыйган әниләрне ишетеп, елмаеп кына куя Рузилә. «Нишләп Рената йөри алмый?» – дигән сорауны еш бирәләр аңа. Бу сораудан үксеп елап җибәрмәскә дә үзендә күптән көч тапкан ул.
Әгәр... Алты айлык авырлы чагында көчле стресс кичермәсә... Вакытыннан алда суы китмәсә... Баласын инде таба башлаган Рузиләне табиб калдырып чыгып китмәсә... Аның болай эшләргә хакы булмавын Рузилә соңыннан гына белә. «Көчән, бәгырькәем, көчән! Балага зыян китерәсең бит. Башы кысылып калды, көчән!» – дип, янындагы акушерка ничек кенә өзгәләнсә дә, смена алышынып, янына икенче бер табиб килмичә, тулгакны көчәйтә торган препарат билгеләмичә, кызы туарга ашыкмый. Килодан чак кына артыграк булып туса да, җитлекми туган балалар бүлегендә бер айдан артык авырлык җыеп ятса да, сигез айга кадәр барысы да әйбәт кебек була.
– Бик тыныч бала булды. Күзгә күренеп үсте, – ди Рузилә кызының сабый чакларын искә алып. – Ай саен педиатрга күренеп тордык. Күренгән саен, кило ярымга арткан, дип сөенеп кайтып китә идек. Ренатага сигез ай тулды. Аның һаман да терәүсез генә утыра алмавына аптырадым. Беренче улым Раил дә ашыгыбрак туган иде, ләкин ул сигез айда инде утырды. Ренатаны күтәреп, неврологка киттем. «Сез җитлегеп туган балалар белән чагыштырмагыз, – диде табиб. – Аның үсеше бераз акрынрак бара, ашыктырмагыз». «Гәүдәсе авыр, симерткәнсез, шуңа күрә утырмый», – диделәр. Ашавын чикләп, бер яше дә тулмаган баламны диетага утырттым. Кемгә генә күренсәк тә, шикләнерлек сүз әйтүче булмады. Югыйсә утырмавына гына түгел, аякларын аз селкетүенә дә игътибар итәргә кирәк булган да бит...
Неврология бүлегенә беренче тапкыр дәваланырга кереп ятканда, җитлекми туган балалар бүлегендә бергә булганнар монда инде өченче тапкырын килгән булып чыкты.
«Сез әллә авылда яшисезме? Ун ай буе нәрсә көттегез? Мөмкин кадәр тизрәк дәвалана башларга кирәген беркем дә алданрак әйтмәдеме?» – дип гаҗәпләнде андагы табиблар.
Хастаханәдән безне «перспективалы» дип, өметләндереп чыгардылар. Бер яшь тә ике айда тагын килдек. Анысында инде инвалидлык рәсмиләштерергә куштылар.Кызымның диагнозын беренче тапкыр шунда ишеттем. «Туган вакытта имгәнү нигезендә килеп чыккан балалар церебраль параличы». Кабул итәргә теләмәдем. Дөресен әйткәндә, ышанмадым. Безгә бит теге юлы андый диагнозны куючы булмады, «перспективалы», диделәр. Минем өстәлгә сыгылып төшкәнемне күреп, табиб юатырга ашыкты: «Сез нәрсә? Бу бит бер генә елга. Инвалидлык алсагыз, дарулар бушлай булыр, санаторийларда бушлай дәваланырсыз, ул сезгә светофорның яшел уты кебек, күп нәрсәләргә юл ачачак...» Инвалидлыкны башта – бер, аннары ике елга бирделәр. 5 яшендә инде 18 яшькә кадәр озынайттылар. Менә шул чагында тәгәрәп еладым.
Шулай да ана йөрәге кызының диагнозы белән килешергә теләми. «Менә тагын аз гына тырышсак... Тагын бер-ике тапкыр реабилитация узсак... Кайдадыр бик яхшы табиб бар икән, шуңа гына күренсәк...» Кешене өмет яшәтә, диләр. Өмет бирешмәскә көч тә бирә.
– Өметем шулкадәр зур иде. Бернәрсә белән исәпләшмичә, үз-үземне аямыйча, Ренатаны аякка бастыру уе белән генә яши башладым. Елга икешәр тапкыр аның белән Реабилитация үзәгенә барабыз.
Анда дәвалану айларга сузыла. Казанга кайтсак, массаж, бассейн, күнегүләр... Атнага ике тапкыр өйгә логопед килә. Олы улым белән Ренатаның яшь аралары 14 ел. Мин ул вакытта улым турында бөтенләй оныттым. Әле ярый Казанда әти-әнием булды. Иртән әниләре белән бакчага баручы балаларга карап шулкадәр кызыга идем. Минем дә кызымны шулай җитәкләп бакчага илтәсем, эшкә барасым, кешеләр арасында буласым килде. Кызыма билгеләнгән пенсиягә һәм аны караган өчен миңа түләнгән 10 мең акчага яшәүнең нәрсә икәнен үз башына төшкәннәр генә аңлый ала.
Башлангыч сыйныфларда яхшы укыды Рената. Укытучылары Румия Зөлфикаровна гел мактый иде үзен: «Тиз яза. Башка балалардан алдарак язып бетерә», – дип үсендереп торды. Ә менә рәсем ясау аңа авыр бирелде. Куллары хәрәкәтләнсә дә, вак эшләрне эшләгәндә бармаклары барыбер тыңлап җиткерми шул.
Бишенче класстан Рената инде өйдә генә укырга мәҗбүр булды. Бер кабинеттан икенчесенә күчеп йөрер өчен тәнәфес вакыты гына җитми иде аңа. Җитмәсә, янбаш буынына операция ясатырга туры килде. Гел утырып кына торганга, бер як буыны чыккан, икенчесе кузгалган, диделәр. Ясатыргамы, ясатмаскамы, дип, озак уйландым. «Тора-бара ул сызланачак һәм ятып кына тора торган булып калачак», – диде табиблар.
Операцияне Чабаксарда ясадылар. Ике аягын шпагатка җәйгән хәлдә сигез атна буена гипста ятарга тиеш булып чыкты. Гипс астында тәненең кычытулары! Аны салкын гына баса ала иде. Өстемә ике кат юрган ябынам да, кондиционерны тулы куәтенә кушам... Анысы әле түзәрлек булган икән. Гипсны алгач, каткан буыннарны яздыруы күпкә авыррак булды. Ренатаның кычкырганын күршеләр ишетмәсен өчен авызына мендәр каплыйм да, шакыраеп каткан аягын ничек тә бөктерергә тырышам... Аңа кагылып та булмый, шулкадәр авырта. Рената ул авыртуны әле дә сөйли.
Икенче аягына операция кирәк булмас, дигәннәр иде. Култыгыннан тотып йөрткәндә тора-бара анысы да эчкә таба каерылып китә башлады. Инде артта калды дигән газапларны өр-яңадан кичердек. Белмим, буыннарын яздырырга үземнең тырышлыгым җитеп бетмәдеме, операция аркасында шулай килеп чыктымы – аңарчы аягын үзе күтәреп ала алган кызымның атлау хәрәкәте бетте. Моңарчы мүкәләп йөри алса, анысы да онытылды.
Мәктәпне өйдә генә укып тәмамлады Рената. ЕГЭ биргәннәрен искә алсаңмы?! Бер камераны табуреткага урнаштырып, Ренатаның алдына куйдылар. Икенчесе арттан бөтен бүлмәне төшерә. Комиссия членнары дүртәү! «Класс белән биргәндә дә өч кенә кеше тикшерә, бер балага дүрт кешелек комиссиямени?» – дип көлдем инде. Биремнәрне инкассация машинасы белән алып килеп, камера алдында ачтылар. Рус теленнән сочинение язганда Рената ручкасын төшереп җибәрде. Үзе кузгалганчы алып бирим дип, бүлмәгә йөгереп кергән идем, мине шунда ук: «Ярамый! Шпаргалка керттеләр, дип, экзамен нәтиҗәләрен исәпкә алмаячаклар», – дип туктаттылар. Комиссиядәге укытучы камерага таба борылып, хәлне аңлатты: «Ручка төште. Без аны хәзер идәннән иелеп алабыз...» Андагы киеренкелекне күз алдына китерсәң! Шулай да Рената молодец, имтиханнарны яхшы тапшырды.
Хыялы университетка керү, юрист булу иде аның. Тик шул елны... мин бирештем. Гел авыр күтәргәнгә эчке органнарыма, кан тамырларыма зыян килгән булуы ачыкланды. «Балаң ялгыз калмасын дисәң, бүгеннән үзеңне кайгырта башла», – диде миңа операция ясаган хирург. Уку икенче планга күчте. Шулай да 18 яшьлек кыз нәрсә беләндер шөгыльләнергә, киләчәккә планнар корырга тиеш. Компьютер, телефон, интернетны яхшы белгән Рената җанына якын шөгыльне үзе тапты. Хәзер ул фото һәм видеолар монтажлау һөнәрен үзләштерә. Интернет аша аралашкан дусларының фотоларыннан туган көннәренә, бәйрәмнәргә бүләк итеп матур коллажлар ясаудан башлаган иде. Зур булмаган заказлар ала, үзен челтәрле маркетингта сыный. Бу өлкәдә әле беренче адымнарын гына ясавы.
Рената тугач, алдымда барлык юллар да өзелгән кебек тоелган иде миңа. Ә ул киресенчә булып чыкты. Аның белән икәү күпме дөнья күрдек, кайларда гына булмадык. Хәтта тауларга кадәр мендек. Һәм мин шул чагында яхшы кешеләрнең бик күп булуын аңладым. Үз туганнарымны әйтмим дә. Әтинең бертуган энесе Данил абый күрше йортта гына яши. Арча районы Курса Почмак авылындагы төп йортта сеңлесе бар. Бәрәңге кирәкме, алмасымы, яшелчәсеме – Рузилә, китерәбез, дип кенә торалар. Былтыр октябрь аенда аягымны сындырдым. Февральдә генә урамга чыга ала башладым. Авыр вакытыбызда кемнәр генә ярдәм кулы сузмады безгә. Үз әнием яныбызга ук күченеп килде. Астагы күршем: «Рузилә, көрәгеңне бир, машина урыныңны кардан чистартам», – дип менгән. «Кирәкми, без әле барыбер чыга алмыйбыз», – дисәм дә, «Матур булып торсын, кары бозланса, ничек чистартырсың аннары», – диде. Каршыдагы йортта яшәүче берәү, култык таягы кирәк булса, бездә бар, дип әйтеп җибәргән. Өске катта яшәүче олы яшьтәге Мәдинә апа ишегемне шакыды: ташлыйсы чүбең юкмы, дип сорый. «Кибеттән кирәк әйбереңне әйт, алып кайтып бирәм», – ди. Күрше подъездда яшәүче үзбәк егетләре, эштән кайткач, Ренатаны урамга алып чыгышалар. Хәзер аны өченче каттан коляска белән үзем генә алып чыгып, үзем генә менгерә алмыйм. Үзенең әти-әнисе урынга калганчы, ирем Ренат булыша иде. Күптән түгел кайнанамны җирләдек, хәзер менә кайнатам урын өстендә. Бер-беребезгә рухи ярдәм генә итә алабыз әлегә.
Бүгенгә кадәр кызымны аякка бастыру уе белән генә яшәдем. Нинди бәя, нинди хак түләсәм дә, кызым гына йөреп китсен, дидем. Хәзер менә бөтен уем: «Мин булмасам, балам ничек яшәр?» Бар кайгырганым шул.
Рената кечкенә вакытта күргән бер төшем истән чыкмый. Төшемдә ак каурыйларны бер-берсенә беркетеп, зу-ур ике канат тектем. Янәшәмдә утырган Рената, син нәрсә ясыйсың, дип сорады. «Кызым, йөрер өчен сиңа аяклар бирә алмадым, мин сиңа очар өчен канатлар тегәм. Син шушы канатларны тагып, очып йөрерсең», – дидем. Мөгаен, төшемдәге ул канатлар мин кызыма бирергә тиешле хыял канатлары булгандыр... Аяклар алып барып җиткерә алмас җирләргә дә хыял канатлары алып бара бит.
Фото: Анна Арахамия
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк