Логотип
Күңелеңә җыйма

Каршы әйтмә

Безне дөрес тәрбияләмәгәннәр. Торам-торам да, тагын шул фикергә инанып куям. Әни белән мөнәсәбәтләрне генә алыйк. Әни кешегә каршы әйтергә ярамый бит инде. Аны хөрмәт итәргә, һәр сүзен тыңларга, гел «ярар-ярар», «яхшы-яхшы» дип, торырга кирәк. Каршы әйтсәң, баш бетте – син игелексез, тәрбиясез бала! Беренче булып әти каты итеп ачуланачак, «оялмыйча, шулай әйтергә ничек телең әйләнде», «әниегезнең йөрәген бетерәсез», «ул авырса, мин ни эшләрмен», дип, нотык укый башлый.


Безне дөрес тәрбияләмәгәннәр. Торам-торам да, тагын шул фикергә инанып куям. Әни белән мөнәсәбәтләрне генә алыйк. Әни кешегә каршы әйтергә ярамый бит инде. Аны хөрмәт итәргә, һәр сүзен тыңларга, гел «ярар-ярар», «яхшы-яхшы» дип, торырга кирәк. Каршы әйтсәң, баш бетте – син игелексез, тәрбиясез бала! Беренче булып әти каты итеп ачуланачак, «оялмыйча, шулай әйтергә ничек телең әйләнде», «әниегезнең йөрәген бетерәсез», «ул авырса, мин ни эшләрмен», дип, нотык укый башлый. 

Әле узган атнада кайткач: «Тавыкларыгыз болай да күп бит сезнең. Нигә тагын заказ бирдегез? Нәрсәгә кирәк ул сезгә?» – дигән идем. Китте әни кызып, китте кызып... Кайнана булса бер хәл, «килен кеше – ким кеше, гомергә шулай булган, бөтен дөньяга туган ачуын миннән алмый кемнән алсын ул, үз кызына кычкырмас бит инде», дияр идем дә кайтып китәр идем. Үз әнием бит бу. Ике көн буе мине тетәргә җитте бу тавык темасы. 

– Йомыркасын алып киткәндә, күпсенеп тормыйсыз әле, – дип башлаган иде... Тавыкны ике ел саен яңартып, яшәртеп торырга кирәклеген дә аңлатты. Шуннан, көтмәгәндә, минем киемне кирәгеннән ешрак яңартканымны да тәнкыйтьләп ташлады. Янәсе, кием тавык түгел, күкәй салмый, шул ук вакытта бәясе бозау алырлык икән, әмма шуңа да карамый, мин туздырган акчаны берәү дә санап, «нигә кирәк ул сиңа» дип торган кеше юк, ди. «Дәшмибез», – дип иремә карыйм. Көн җилле булса да, машинада арткы утыргычта яткан курткамны алып кимәдем. Авылга кайтыр алдыннан җомга гына алган идем әле. Әни күрсә, тавык темасына кушып тетмәсен тетәр, дидем. 

Ирем мыек астыннан гына көлеп тора. «Ярар инде, әби, ачуланма. Гәеп итеп әйтмәде бит ул, сезне кайгыртуы гына», – дип, салпы якка салам да кыстырмакчы иде. Әни авызын япты. «Мин сиңа башта ук, кызны азындырма, дидем, кияү! Сиңа аркаланып, эштән бизеп бетте. Алтын-көмеш алыштырып, башын кызылга буяп тик йөри. Тавык нигә кирәк ди бит  әнә, әле атасына бәрәңге күп утыртмаска акыл өйрәтеп ята», – дип, барыбызны да кыздырды җаным. Кайтып туктаган килеш, машина ишеген ачуга ялгыш әйтелгән сүздән бит ул. Ике көн буе, нәрсәгә тотынсак та, ни әйтсәк тә, әни тынычланмады. 
Бер ачуы килсә, чистый үтерә ул әни. Чыдарлыгың калдырмый. Яшем илледән узып бара, ә ул мине мәктәп баласы урынына эт итеп сүгә. Узган атнада алсуга буяган чәчем өчен эләкте. Аннан алдан кайтканда «нәрсә уйлап ясатасың ул тырнакны», дип бәйләнгән иде. Ирем шырык-шырык көлә. Атна пәнҗешәмбегә авыша башласа, кибеткә кереп әбисе белән бабасына күчтәнәч җыя башлый. Әллә берәр атна кайтмый торабызмы, дисәм, кашларын шундый итеп күтәреп карап куя, җавабын көтеп тә тормыйм. Үзенең әти-әниләре шәһәрдә аның. Безнең тормышка артык кысылмыйлар. Кайнанам мине хәтта ярата дисәм дә, ялган булмас. Без аның белән мода, психология турында да рәхәтләнеп сөйләшә алабыз, тормыш, яшәеш, бизнес, сәясәт турында да. Күп очракта фикерләребез туры килә. Ул башкача уйласа да, бу очракта мин синең белән килешмим, үпкәләмә, дип кенә әйтә. 

Әни турында сөйләгәч тә, шулай диде. «Әтиең сүзен тыңла, әниеңә каршы әйтмә. Ул тавыкны үзегез алып бирсәгез дә зыян итмәс. Син әниеңә хуҗалыкта файдалы берәр бүләк ал, эшен җиңеләйтә торган», – дип киңәшләр бирде. Кайнанам киңәшен тотып ирем белән кибеткә бардык та мотоблок алдык. Әтигә телефоннан әйткән идек, тыйнак кына куанды. Ул безнең кебек кулын чәбәкәйләп, сикергәләп шатланмый. «И балалар, алай расхудланасы түгел иде, рәхмәт инде», – дип кенә әйтә. Аннары сөенечен әнигә сөйли. Әни безгә тутырып әйтә. Рәхмәтен дә шулай ихлас, бөтен күршеләр ишетерлек итеп әйтә әни. Ихлас кеше ул, күңелендәгесе телендә. Мин аңа әллә ни үпкәләмим дә үзем. Әмма гел бала итеп ачулануы үзәккә үтә инде барыбер. Ходаем, эштәге коллегалар күрсә бу хәлне, бот чабып көләрләр иде миннән. 

Бу атнада авылга кайтыр алдыннан маникюр ясый торган мастерга барып килдем. Ясалма тырнакларны салдырдым. Аннары парикмахерга барып теге алсу чәчемне буятып кайттым. Кызык өчен генә буяп караган идем мин аны. Яшь вакытта андый мөмкинлек булмады безнең. Керфекләрне дә – үземнекен генә калдырдым, күзләрне бераз ял иттерим әле, дигән булдым. Гадәттә озынайтып йөри идем. Кайтып кергәч ирем бик озак текәлеп карап торды да: «Күрми дә йөрим икән, син шундый чибәр. Әбигә охшагансың, матурым», – димәсенме. Күңелләрем тулып китте. Ул миңа әнинең матурлыгы турында гел әйтә, әнине бик нык хөрмәт итә ирем. Анысын яхшы беләм.

Әни белән әти – гади авыл кешеләре. Гомер буе колхозда эшләделәр. Алты бала үстерделәр. Өч кыз, өч малай идек. Ике абыем вафат. Сеңлемне дә яман чирдән алып кала алмадык. Энем чит илдә яши. Бик сирәк кайта. Апа авылда, әниләр янында күрше йортта гына. Гарип ул. Шуңа күрә кияүгә дә чыкмады. Әни гомер буе апам өчен өзгәләнде, борчылды. Ә мин, ничек кенә булмасын, әнинең юанычы да, шатлыгы да, шул ук вакытта ачуын китерүче дә. Ул минем заманча карашларымны кабул итми. Башыма яулык бәйләвемне тели, киенү рәвешемне дә яратмый. Хәзер авылга шорты киеп кайтмыйм инде, фигурам әле дә кызлар кызыгырлык булса да, алай эшләмим. Чөнки әни кычыткан тотып чыга. «Кешечә булмадың инде», – дип әрли мине. Аның каравы, ирем белән кызымны бик ярата. «Шул балага бер иптәш тә табып бирмәдең», – дип, әрләвеннән туктады, ярый. Ирем минем бүтән бала күтәрә алмавым хакында сөйләгән, күрәсең. Ул теманы яптык. Менә хәзер тавык, бакча турында ялгыш әйткән хатамны да төзәтсәм, бәлки, әни дә тынычланыр... Үзе безне тәрәзәдән тәрәзәгә йөреп көтеп ала бит ул. Камыры кабарган, мунчасы ягылган, ашы плитәдә. Безгә эш күп тимәсен, ял итсеннәр дип, атна буе чаба, көче җитмәгәнен берәрсен яллап та эшләтеп куя кайвакыт. Тынгысыз җан. Кызу канлы да үзе. Ятимлектә үскәч, шулай үзен яклап, хаклыгын исбатлап яшәргә күнеккән ул.

Ләкин барыбер, безне дөрес тәрбияләмәгәннәр дип уйлыйм мин. Ни өчен әни белән ачыктан-ачык сөйләшергә, аңа үз фикереңне кыю әйтергә өйрәтмәгәннәр икән безгә? Мин әнигә үземнең ниләр кичергәнемне дә, аны ничек яратуымны да әйтә алмыйм. Әнигә бу сүзләрне ничек әйтәсен, күз алдына да китермим. Аның кычкыруыннан да, күңеле нечкәреп китеп елап җибәрүеннән дә куркам. Ә төптән уйлап карасаң, аның төп таянычы мин бит инде. «Илледән узсаң да, акыл кермәс сиңа», – дисә дә әни, ул миңа ышанып яшәгәнен, төпле акыллы, нык тормышлы кызы булганына куанганын беләм бит мин. Ул тавыкларны да, башка эшне дә киметергә кирәклеген, әнинең саулыгын кайгыртып кына әйтәм бит. Әтинең дә саулыгы яшь чагындагы кебек түгел хәзер. Шуларны ничек аңлатырга әнигә?! Минем аларны озаграк яшәтәсем, акыллы кияүләре белән, оныклары белән яннарына тагын бик күп еллар кайтып йөрисем килә. Аның өчен башыма яулык каплап, өстемә озын җиңле күлмәк кияргә кирәк булса, мин анысына да әзер бугай инде. Ләкин ул хакта әйтми торам әле. Тагын яллар җитә. Ирем әле бер кибеттән, әле икенчесеннән ят ризык, әби-бабасына күчтәнәч җыя. Мин әнинең ачуын китермәс өчен, ничек ипләп сөйләшергә, үземне ничек дөрес тотарга дип баш ватам. Яшем илледә димәссең. Үсмер кыз кебек әнидән куркып торам әле дә. Нигә шулай икән ул?!

Ясалма фәһем фотосы. 

Теги: язмыш

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар